Яхшылыкларыгыз изгелек булып кайтсын

c71c8be5b0f53fdd4d933e1fa327e77cХалыкта “Карактан кала, уттан калмый”, дигән әйтем бар бит. Кызганычка, быел гаиләбез бу сүзләрнең хак булуына үз мисалында инанды. Июльдә, йортыбызда көчле янгын чыгып, бөтен мал-мөлкәтебез белән өебез дә, каралты-куралар да янып, көл булды.

Бу кара көннәрдә туганнарыбыз, якыннарыбыз, авыл халкы, дүрт мәхәллә дә безгә, кулларыннан килгәнчә, ярдәм иттеләр. Хәтта Самарадан бер дә белмәгән кешеләр дә хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Без аларның барсына да чиксез рәхмәтлебез! Аллаһы Тәгалә аларга, якыннарына исәнлек-саулык, озын гомер бирсен, бәла-казалардан сакласын иде. Бу мәрхәмәтле кешеләрнең безгә күрсәткән яхшылыклары изгелек булып кайтсын.

Шамил һәм Рәшидә ӘХМӘТОВЛАР.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 980

Комментирование запрещено