Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында Корбан гаете уңаеннан бик күркәм бәйрәм үтте: авыл халкын корбан итеннән хәзерләнгән ризыклар белән сыйладылар. Чара ачык һавада, мәчет янында узды. Бирегә чиратлап абый-бабайлар, апа-әбиләр һәм балалар җыелды. Мәчет тирәсе көне буе бәйрәм шау-шуы белән гөрләп торды.
Ашап-эчеп туйгач, Коръән аятьләре укылды, салаватлар әйтелде. Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов шушы мәҗлесне үткәргән-оештырган кешеләргә зур рәхмәтен белдерде.
Яңа Ярмәктә мондый бәйрәм – корбан ашы үткәрү традициягә әйләнде инде. Быелгы чараны оештыруда катнашкан Рузалия Гафуровага, Эдуард һәм Рузалия Зәйдуллиналарга, Пулатхановлар һәм Азизовлар гаиләсенә рәхмәтебезне белдерәбез! Бу шәфкатьлелек, пакълек hәм игелек бәйрәмендә Аллаhы Тәгалә сезгә hәм гаиләләрегезгә бәрәкәт hәм мәрхәмәт бирсен. Йортларыгызга иминлек hәм тынычлык иңсен!
Киләсе елларда да шушындый чаралар үткәрерә, барыбызга да исән-сау булып, аларда катнашырга насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтеннән калдырмасын иде! Котлы булсын бөек бәйрәмебез — Корбан гаете!
Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.
Камышлы районы.
Просмотров: 1144