Ислам нигезләрен өйрәндек

maxresdefaultБылтыр Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында беренче тапкыр дини укулар оештырылды. Көздән алып җәйгә кадәр, атнасына ике мәртәбә, хатын-кызларыбыз ислам дине нигезләрен һәм гарәп графикасын үзләштерделәр.  Шуңа багышлап шигырь яздым.

Көз аеның матур бер көнендә
Телефоннан килде бер хәбәр.
Дин сабагын укытырга диеп
Иске Ярмәктән имеш киләләр.

Бу хәбәрне ишетүгә минем
Күңелем шундый шатланды.
Билгеләнгән көнен көтеп,
Канатланып шунда атладым.

Барып кердем клуб бинасына,
Мәрьям апай шунда утыра.
Гөлчәчәк тә, аның сеңелесе
Сумкасына нидер тутыра.

Әкрен генә шулай җыелабыз,
Фәния апай керде ишектән.
Шушы матур хәбәрне дә бит ул
Бүген генә әле ишеткән.

Гөлфия һәм Әминә дә килгән,
Йөрергә дә ерак димәгән.
Алар килгән белем алыр өчен,
Күңел ачар өчен килмәгән.

Дәвалаучы авылыбыз халкын
Зөлфиябез килгән шатланып.
Янәшәсендә ярдәмчесе Тамара
Хәрефләргә карый таң калып.

Корьән китабыннан бик тырышып
Сүрәләрен укып маташа.
Аны тыңлап тору нинди рәхәт,
Бу бит үзе сихри тамаша.

Алия һәм Алисәне әйтим -
Бик тиз алар отып алдылар.
Гарәп хәрефләрен үзләштереп
Күңел сандыгына салдылар.

Рәмзия дә укырга тырыша
Күңел биреп һәрбер сүзенә.
Насыйп итсен Раббым җиңеллекләр,
Әҗерләрен аның үзенә.

Бу укуларны оештырган өчен
Рузалиягә рәхмәт әйтәбез.
Тик бу эшнең дәвамы булсын дип
Очрашулар янә көтәбез.

Иске Ярмәк мәчетеннән килеп
Хәзрәтебез безне укытты.
Зур сабырлык белән һәр хәрефне, 
Һәр иҗекне безгә аңлатты.

Шигыремнең азагында, үзе руль артына утырып, хәзрәтне безне укытырга йөрткәне өчен, аның хәләл җефете Зөһрә ханымга да, хәзрәткә дә рәхмәтләребезне әйтеп, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, Аллаһы Тәгалә әҗерләрен язсын, кайгы-хәсрәт сездән ерак йөрсен, диясе килә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1205

Комментирование запрещено