«Татар моңы»на 10 ел: «Без сәхнәдән акыручы-сикерүчеләргә каршы» (ВИДЕО)

upload10 ел элек башланган «Татар моңы» фестивален бәяләүче сәнгатькәрләр аның башка бәйгеләрдән чынлап та моң белән аерылып торуын әйтә.

Татар моңы”ның быелгы гала-концертында башка тамашачылар арасында Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Язучылар берлеге рәисе Данил Сәлихов та күренде. Фестивальгә 10 ел тулуны сәхнәдәге алып баручылар һәм “Татар моңы”н сәламләргә менгән Милли шура рәисе Васыйл әфәнде әйтүдән тыш, сәхнә бизәлешендә, залда башка билгеләр күренмәде.

Концерт тыйнак, шау-шуларсыз узды, моны сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова татарның моңы үзе үк тыйнак, ул салмак, тыныч дип үзенчә аңлатты. “Татарның моңлы җырларын тантаналы рәвештә җырлап булмый, алар агылып баралар. Моң ул татар халкының канына сеңгән. Киләчәктә дә бу конкурс дәвам итәр дигән өмет-хыял белән яшим”, диде ул безгә. Аның фикеренчә, “Татар моңы”ның нәкъ менә Камал театры бинасында, нәкъ менә шундый форматта үтүе белән исеме җисеменә туры килә.

Махсус кунак булып килгән татар җырчылары да әлеге фестивальне уңай бәяләде. Филүс Каһиров фикеренчә, “Татар моңы” башка татар җыры фестивальләре арасында иң гаделләренең берсе, аннан танылучы җырчылар да шактый ди ул.

«Татар моңы» фестивале Марсель Вәгыйзов, Алинә Кәримова, Азат Фазлыевларга танылырга этәргеч булды дип уйлыйм. Мәскәү татарларыннан Марат Яруллин, Айдар Сәләхов кебек исемнәрне искә төшерәм. Мәскәү каласы татарлары үз җырларыбызны шулай ук яраталар. Миңа калса, анда да гала-концерт оештырсак, халык шулай ук килер иде. Мин үзем конкурста жюри әгъзасы булдым. Монда бар катнашучыларның да шартлары тигез, ничек бар, шулай җырлыйлар һәм алардан иң яхшылары сайлап алынды,” диде Азатлыкка Филүс.

Халык артисты, жюри әгъзасы Фердинанд Сәләхов “Татар моңы”н зәвыклы, эталон фестиваль итеп күрә, аны сикереп, биеп җырлаучыларга каршы куя.

“Радио-телевидениедә опера ишетү мөмкин түгел. Анда «сикерүчеләр» генә җырлый. Менә шул «сикерүчеләр»гә каршы торырга «Татар моңы» бар, шундый җырлар иҗат итүче композиторлар бар. Татар җырының планкасы барлыгы «Татар моңы»нда күренә. Мин 10 елдан соң әлеге фестивальнең булачагына шикләнәм”, ди Фердинад әфәнде. Без яшәсәк “моң”да яшәр дип тә өстәде халык артисты.

Ун еллык фестивальне беренче тапкыр караучы автор-башкаручы Илназ Гарипов, юбилей тамашасынының татар моңы белән түгел, ә бугаздан көй чыгарып башлауларына игътибар иткән һәм интернетта-социаль челтәрләрдә “Татар моңы” турында мәгълүмат бик аз булуын әйтте.

«Татар моңы» турында мин үзем телевидениедән ишеттем. Кызганыч, ул интернет челтәрләрдә бик әз. Минемчә, «Татар моңы» дигән проектны шул ук Instagramда да күтәрергә кирәк”, диде Илназ.

Халык артисты, гармунчы, жюри әгъзасы Кирам Сатиев исә борчылырга сәбәп күрми. 10 ел дәвамында фестивальнең исеме үзгәрсә дә, аның җисеме шул ук калды. Шул ук татар җыры, татар моңнары яңгырый”, ди танылган гармунчы. Татар телен, милләт буларак саклап калу, үстерүдәге роле кебек сорауларга Кирам әфәнде җавап бирергә теләмәде, мин сезгә музыка турында сөйли алам, сәясәткә керәсем килми, дип кырт кисте.

“Татар моңы”нда катнашучылар яшьләр булса да, тыңлаучыларның күбесе урта һәм өлкән буын иде. Яңа буын җырчылары әлеге фестивальгә телевидениедән күренеп тыңлаучыларын арттыру максаты куя дип аңладык. Аның телевизион булуы сәхнәдә танылырга теләүчеләрдә “Татар моңы”на игътибарны арттыра, тамашачы исә бушка чакыру алып килә яки, арзанга концерт карап кайта. Аңа билет бәяләре башка популяр артистларның концертларына караганда арзанрак була.

“Татар моңы” фестивален бигрәк тә милли җанлы татар әбиләре яратып карый. Мәсәлән, һәрбер чыгарылышын көтеп алган Саимә Хаерова гармунга игътибарны арттырырга кирәк дип саный: “Татарның моңын бигрәк тә гармун көйләре ача. Сәхнәгә күбрәк гармунчыларны чыгарсыннар иде. Хәзерге заманда татарның моңын шул гына ачып сала бит!” – ди ул бу хакта.

azatliq.org

* * *

Салават Фәтхетдинов: Җырчылар арасында шәхес булырдайлары бармы соң?

Татар халкының иң яраткан һәм хөрмәт иткән җырчыларының берсе Салават Фәтхетдинов белән әңгәмә коруыбызның сәбәбе — «Татар моңы» бәйгесенең юбилей сезоны. Беләсездер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Салават Фәтхетдинов менә инде 10 ел дәвамында «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының алыштыргысыз жюри рәисе булып тора. 

«Илһам Шакиров әйтмешли, җырлаучылар күбәйде, җырлый белүчеләр азайды. Эстрада казанында кемнәр генә кайнамый. Бәйгенең максаты – талантларны барлау, аларга киләчәк тормышларында юл күрсәтү. Мин бу бәйгегә зур өметләр баглыйм, катнашучыларга бик таләпчән карыйм», — дип башлады сүзен Салават.

Салават әфәнде, «Татар моңы»ның да 10 еллык тарихы бар!Беренче елларбелән чагыштырганда үзгәрешсизеләме?

- Үзгәреш җир белән күк арасы. Беренчедән, бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Соңгы елларда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп катнаша башлады. Төрле төбәкләрдән килгән яшь башкаручыларның саны ишәйде, чыгышлары да сыйфатлырак, көчле тавышлар килә. 

Икенчедән, репертуар төрлелегенә аерым басым ясар идем. Элегерәк бәйгегә бары бер халык җыры белән килүчеләр дә булгалады. 

Өченчедән, катнашучыларның милли киеменә аерым басым ясала. 

Соңгы 5 елда бәйгенең телевизион форматта эшли башлавын да яңа үзенчәлек дип атар идем. «Татар моңы» бик тәртипле, тыйнак конкурс. Шуңа күрә сәхнә киемнәренә аеруча зур игътибар бирәбез, соңгы елларда бигрәк тә. Җырчыларны киендерү — бәйгенең тагын бер үзенчәлекле ягы. Безнең халык элек-электән матурлыкка омтылган. Өстендә бизәкләп ясалган озын күлмәк, аякта читек булган. Ирләр башларына чигелгән түбәтәй, хатын-кызлар калфак кигәннәр. Менә шуларның барысын да истә тотып эш итәбез. Узган елгы гала-концертка гына сиксәнгә якын костюм тегелгән иде. Алар барысы да ябык, берсе икенчесен кабатламый. Сәхнә бит ул ярымшәрә чыгу урыны түгел. Һәр катнашучыдан халкыбызның тутыкмас моңнарына зур ихтирам таләп итәбез.

- Татар эстрадасында меңгә якын җырчыбар. Чит җирләрдән нәрсә эзлисез?

- Үзләрен җырчы, йолдыз дип йөртүчеләрнең саны мең генә түгел, артык. Французның бөек җырчысы: «Җырлавын һәркем җырлый, миңа шәхесне бирегез» дигән. Шәхес булырдайлары бармы соң? Күп җырчыларның кыяфәтләре дә, кыланышлары да бертөсле, җырлары такмак, моңнары юк. Кем җырлаганын отып калып булмый, кызганыч. «Татар моңы» дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерә, затлы тавышлы яшьләрне табып алып таныта, үстерә. Шундый бәйгеләр күбрәк булсын иде. Милләтне милләт итеп моң, дин һәм киемебез саклаган. Милләт яшәгән вакытта шәхес булырдай җырчылар да үсәчәк, иманым камил!

Татар жырчларын башкаручы башка милләт вәкилләренә ничек бәя бирәсез?

- Бервакытта да тәнкыйтьләмим. Аларга сөенеп карыйм. Ләкин татар җырларын җиренә җиткереп бары тик татар кешесе үзе генә җырлый ала, дип саныйм.

- Татар теленең, татар җырларының киләчәге бармы?

- «Бар» — дип өздереп әйтәм. Мин һәрвакыт бер сүзне кабатлыйм: мари, удмурт, чуваш халкы исән булганда, татар теле мәңге яшәячәк! Иң беренче эшне үзеңнән башларга кирәк. Гаиләдә урысча сөйләшеп татар телен, татар моңын саклап калып булмый. Шуңа күрә һәрбер йортта татарча сөйләшсеннәр, татар җырларын тыңласыннар. Авылларыбызда гармун моңнары беркайчан да тынмасын. Без татар дип горурланып яшик. Безнең мактанырлык әйберебез бар: ул — моң! Аны бездән берәү дә тартып ала алмый!

intertat.tatar

Просмотров: 848

Комментирование запрещено