В Москве почтили память Мусы Джалиля и его соратников / Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

0095В день памяти Мусы Джалиля и его соратников в Москве состоялось возложение цветов к памятнику поэту-герою, сообщает пресс-служба Полпредства РТ в РФ.

У памятника Мусе Джалилю собралось много людей. Мероприятие открыл Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан — Полномочный представитель РТ в РФ Равиль Ахметшин. Он поблагодарил всех, кто пришел почтить память поэта и его соратников.

Ученик школы №1186 имени Мусы Джалиля Динияр Алюков прочитал стихотворение поэта «Не верь». Символом человеческого достоинства и мужества назвал Джалиля композитор и педагог Александр Мозелер. Равиль Ахметшин вручил ему памятную медаль, изготовленную по заказу Полномочного представительства РТ в РФ к 110-летию со дня рождения Мусы Джалиля. На лицевой стороне медали изображен Муса Джалиль в форме политрука, а на оборотной – слова поэта: «Жить так, чтобы и после смерти не умирать».

Медали вручаются людям, внесшим вклад в сохранение памяти и наследия Мусы Джалиля. Ими награждены более тысячи человек, которые проживают не только в России, но и за рубежом.

К памятным медалям прилагается обращение дочери поэта-героя Чулпан Залиловой к почитателям творчества ее отца. В нем говорится о благодарности дочери поэта всем, кто помнит и чтит память поэта, кто ценит и помнит его стихи, «его послание нам, потомкам, написанное кровью сердца».

Завершилась встреча церемонией возложения цветов.

tatar-inform.ru

* * *

25 августта, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салуны оештырды. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Татарстан якташлары” оешмасы башкаручы директоры Фоат Солтанов, Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов, Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры һәм педагоглары, мәдәният эшлекләре, ветераннар, җәмәгатьчелек һ.б. катнашты.

Равил Әхмәтшин чараны ачып, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасына килүчеләргә рәхмәт әйтте.

“Безнең ил көчле, бездә  халык бердәм. Кызганыч, кайберәүләр безнең яшьләрне, хәзерге заманны ачуланалар. Безнең яшь буын бик яхшы булуын искәртәм. Әгәр Ватан чакырса, аларның һәрберсе аны якларга чыгачак. 74 ел элек фаҗигале төстә һәлак булган якташларны беркайчан да онытмаячакбыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, — диде Равил Әхмәтшин.

Равил Әхмәтшин композитор һәм педагог Александр Мозелерга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган истәлекле медаль тапшырды. Медальнең бер ягында Муса Җәлил сурәте ясалган, икенче ягында шагыйрьнең «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын”, дигән сүзләре язылган.

  • Медальләр Муса Җәлилнең истлекләрен һәм мирасын саклауга өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Истәлек медальләре Россиядә яшәүчеләрдән тыш, чит илләрдәгеләргә, барысы меңнән артык кешегә бүләк ителгән.

Очрашу һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 955

Комментирование запрещено