Радик: “Инвалидлар кызгануга мохтаҗ түгел”

10Сызран шәһәрендә яшәүче батыр егетебез Радик Шәфиевны бу якларда белмәгән кеше юк. Ул — “Ихтыяр көче” дип аталган яшь инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Сызран шәһәре думасы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Серперның ярдәмчесе һәм, ниһаять, гади инвалид. Хәер, Радикның балачагы турында сөйләмәсәң, аның бүгенге көнен аңлап булмас иде.

Радик Ульян өлкәсенең Татар Сайманы авылында Шамил Әбделхак улы һәм Нәкыя Ибраһим кызы Шәфиевлар гаиләсендә туа. Бераздан гаилә Сызранга күчеп китә. Ул вакытта биш яшьлек Радикның сирәк авыру белән авыруы, киләчәк гомерен инвалид креслосында үткәрергә дучар ителгәне турында билгеле була инде. Сызранда Шамил Әбделхак улы төзү фирмасында эшли, ә хатыны Наилә Ибраһим кызы үзен тулысынча улына багышлый.

-         5 – 6 яшемдә үк тормышымның гади булмаячагын мин яхшы аңлый идем инде. Ләкин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем. Әти белән әни мине, башка балалар белән аралашуга өйрәтү өчен, Сызранның 57 санлы мөмкинлекләре чикләнгән балалар бакчасына йөртә башладылар. Ул вакытта үрмәләп булса да йөри ала идем әле. Авыру булуыбызга карамастан, безнең төркемдә көчле рухлы балалар шактый күп иде. Күбесе хәзер төрле тармакларда уңышлы гына эшләп киләләр. Без гел аралашып, бер-беребезне куәтләп, рухи яктан гел ярдәмләшеп яшибез. Бу балалар бакчасы миңа нык ярдәм итте. Шуңа да бүген мин үзем дә анда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәргә тырышам – бүләкләр ясыйм, очрашуларга барып йөрим.

Ә менә мәктәпне Радикка өйдән чыкмыйча гына тәмамларга туры килә. Әле бала чагында ук киләчәге үзенең никадәр белемлерәк, төплерәк, төпченүчәнрәк булуына бәйле булуын аңлап, яхшы укырга тырыша. Радик инде 14 яшендә интернетта үзенә шөгыль таба: компьютерда текстлар җыеп, визиткалар, буклетлар ясау белән шөгыльләнә башлый Белеме арткан саен егет тагын да катлаулырак мәсьәләләр чишәргә алына — компьютер программалары төзи, сайтлар ясарга өйрәнә. Әнә, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе сайтын да ул ясап биргән. Шул вакыттан бирле Шәфиев җирле татар оешмасының алыштыргысыз компьютерчысы да – үзе ясаган сайтны үзе һәм башкалар язган мәкаләләр белән тутырып бара. Шуңа да оешманың эше халыкка күренә, җәмгыятькә яңадан-яңа кешеләр килә, кыскасы, эшләре гөрләп бара.

1014 17 IMG_6073Радик мәктәптә укыганда ук рәсем ясау белән мавыгып китә. Нәрсәгә алынса да, яхшы итеп эшләргә өйрәнгән кеше буларак сызды-бозды рәсем ясап кыны уйнап утырмый, ул сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлап, шәһәр, өлкә, бөтенроссия, халыкара конкурсларда катнаша, үзенең рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыра. Ә бүген Радикның югары белеме дә бар инде. Ул Мәскәүнең психоанализ институтын тәмамлап, дипломга ия булган белгеч.

Инвалид коляскасында утырган Радикка карап һич кенә дә кызгану хисе кичермисең. Аның белән аралашырга кызык, аның белән эшләү күңелле. “Ихтыяр көче” дип аталган яшь инвалидлар иҗтимагый оешмасын оештыручы Россия журналистлар берлегенең өлкә оешмасы үткәргән “Намуслылык” өлкә акциясе лауреаты беркайчан да үзенең сызланулары турында сөйләми. Киресенчә, башка авыруларның хәлен сәламәт кешеләргә күрсәтергә, безне андыйларның хәленә керә белергә өйрәтә, инвалид коляскасына утырып, яисә ак таякка таянып урамга чыккан кешеләргә уңай булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында үзе дә уйлана, башаларны да уйландыра. Ул гына да түгел, хәленнән килгән кадәр ярдәм дә күрсәтә.

Кызганычка, Җир шарында инвалидлар саны елдан-ел арта бара. Бигрәк тә Сызранда алар күп – кемдер эштә, кемдер юл һәлакәтендә бәлага дучар булган, икенчеләре авыру булып туган… Бүген син ваемсызланып күңел ачасың, ә иртәгә… пандуслар, киң лифтлар булмаганлыктан өеңнән чыга алмыйча утырасың. Сызранда бүген һәр унынчы кеше – инвалид. Шуларның ике меңе – I төркем инвалидлары.

… 2014 елда Радик һәм аның теләктәшләре “Ихтыяр көче” дип аталган яшь инвалидлар оешмасы оештырып җибәрәләр һәм үзләре откан беренче грантны лекторлар әзерләүгә тотып, семинарлар үткәрә башлыйлар. Ник дисәгез, “Башта картайган әти-әниеңнең, таякка таянган күршеңнең, инвалид коляскасына утырган классташыңның эчке халәтен аңларга кирәк. Сәламәт кешеләр авыруларны аңлый алса, күп проблемалар үзеннән-үзе юкка чыгачак. Инвалидлар кызгануга мохтаҗ түгел, алар да башка кешеләр кебек яшәргә телиләр. Бер-беребезне аңлау өчен башта мөмкинлекләребезне тигезләргә кирәк”, — дип саный Радик.

Әлбәттә, өлкәбезнең сәламәтлек саклау министрлыгы да бу проблеманы хәл итү өстендә эшли, моңа хөкүмәт акчасы да бирелә. Ләкин күптән төзелгән объектларга проект буенча планлаштырылмаган пандуслар терәп куйганда, алар күп очракта киңлеге, текәлеге буенча стандартка туры килми. Тотынып төшә торган киртәсенең булмавы да куркыныч тудыра. Һава сулап кайтырга теләгән инвалидның кыенлыклары моның белән генә тәмамланмый. Җиргә төшеп җиткәч, ул тротуар бордюрына килеп төртелә. Болар барысы да заманында авыруларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча эшләнгән эш нәтиҗәсе.

2015 елда “Ихтыяр көче” инвалидлар оешмасы ”Барьерсыз мохит” программасы буенча эшли башлый:

-         Элек Сызранда инвалидлар өчен уңайлыклар бик түбән дәрәҗәдә иде, — дип сөйли Радик. – Мин моның сәбәбен бу процесста кызыксынган якның катнашмавыннан, барьерсыз мохит тудыручыларның эшен тикшереп тормаудан күрәм.

Хәзер шәһәребездә авырулар үтеп йөрерлек урыннар байтак һәм аларның сыйфаты да башка. Төзүчеләр инвалид оешмалары белән (шул исәптән безнеке белән дә) киңәшеп эшлиләр. Яңа төзелгән коммерция объектларын гамәлгә тапшыру комиссиясенә мине дә керттеләр. Мин анда “Барьерсыз мохит” программасының үтәлешен тикшерәм. Бу тармакта күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр булуына карамастан, алга таба хәрәкәт бар, безне ишетә башладылар.

Әйе, инвалидлар проблемасы җәмгыятебез каршында кискен тора. Дөрес, өлкәбезнең күп авылларындагы социаль бүлекләр инвалидлар белән бик яхшы эшлиләр. Ләкин андагы эш, башлыча, олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның көндәлек ихтыяҗларын үтәү, дарулау белән генә чикләнә. Ә биредә сүз яшь инвалидларны тормышка яраклаштыру турында бара — эш бирү, инвалидлар социумы эчендә бикләнеп ятмау, һәр туган көнгә шатланып яшәргә өйрәнү… Бу юнәлештә Сызранның ”Ихтыяр көче” яшь инвалидлар оешмасы турында “Булдырганнар бит!” – дип әйтәсе килә. Менә инде яңа яисә төзекләндерелгән объектларны гамәлгә кертү комиссиясенә инвалидларның мәнфәгатьләрен яклаучы социаль хезмәткәрләр кертелгән, оешма тарафыннан “Чиксез мөмкинлекле кешеләр” дип аталган конференция үткәрелгән. Алар скайп аша Самарадагы коллегалары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып торалар, инвалидлар интернат-мәктәбенә сәламәт яшүсмерләр һәм студентлар кунакка килә, авырулар һәм сәламәт яшьләр арасында бәхәс-дискуссияләр, ә оешма әгъзалары өчен – юридик семинарлар үткәрелә. Егетләр шәһәрнең авторитетлы кешеләре белән еш очрашалар. Мәсәлән, паралимпиада җиңүчесе, пауэрлифтинг буенча Европа һәм дөнья чемпионы Ирина Демасова, вертолет спорты буенча Россиянең атказанган тренеры Геннадий Иванов аларны максатчан һәм ихтыярлы булырга өйрәтәләр. “Чикләүсез җәмгыять” дип аталган проектлары да бик уңышлы барып чыккан — яшь инвалидлар шәхси үсеш тренингларында катнашканнар, Самара дәүләт техник университеты филиалы һәм социаль-гуманитар колледж студентлары белән очрашканнар. Нәтиҗәдә сәламәт кешеләр авырулар турында фикерләрен уңай якка үзгәртеп, аралашып яши башлаганнар…

Йөзләгән инвалидларны берләштергән “Ихтыяр көче” җәмгыяте җиң сызганып эшен дәвам итә. “Сызран бөтен кешеләр өчен дә уңай булсын өчен тырышабыз. Тренинглар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, кинодискуссияләрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары күтәрелә, читләшү киртәләре җимерелә. Бигрәк тә “Ихтыяр көче” активистлары оештырган “Яшьләр инициативасы” семинарыннан соң студентлар инвалидлар белән актив эшли башладылар. Бәлки шуңа да Яшьләр көнендә уздырылган бәйрәмгә инвалидлар күпләп килгән иде. Элек алар өйләрендә генә утырсалар, бүген, бер дә кимсенмичә, халык арасында йөриләр, күңел ачалар”, - дип сөйли Радик әфәнде. – Ә үткән елда Сызран инвалидлары оештырган чаралар тагын да күләмлерәк үтте”.

Шушы хезмәтләре өчен Радик Шамил улы Самара өлкәсе губернаторы исемендәге “Иҗтимагый эшчәнлек” (“Общественная деятельность”) һәм Сызран шәһәре башлыгы исемендәге “Танылу” (“Признание”) премияләре, бихисап Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Россия журналистлары Союзының Самара өлкәсе оешмасы тарафыннан ел саен оештырылып килүче “Намуслылык” акциясе лауреаты булып танылган.

Җәмгыятьнең кыерсытылган катламы проблемаларын хәл итәргә алынган Радик Шәфиев бүген инде Дәүләт Думасы депутаты Евгений Серперның ярдәмчесе, шәһәр Думасы каршындагы иҗтимагый Совет әгъзасы булып эшли.

-         Евгений Александровичка мин үземнең кандидатурамны үзем тәкъдим иттем. Иҗтимагый эш белән шөгыльләнгән арада без яхшы танышлар булып киттек, һәм ул безгә ярдәм итә башлады. Хәзер инде мин дә аңа ярдәм итәм. Халыкның депутат белән туры элемтәдә булуы, ә депутатның шәһәр проблемаларын белеп торуы бик тә кирәкле гамәл, — дип Радик яңа вазифалары белән таныштырды.

Шундый актив, эшчән һәм максатчан булуы өчен ул үзенең әти-әнисенә рәхмәтле. “Тормышта ирешкән уңышларым тик алардан гына, - ди ул. — Миңа чикләүләр булмасын өчен әти белән әни барысын да эшләделәр. Бала чагың нинди булса, тормышта да шундый буласың икән. Балачак — кешенең нигез ташы, диләр. Ә минем нигез ташым нык, чөнки мин үземне инвалид итеп тоймыйм.

Кечкенә чакта мин әле үземнең башкалардан аерылып торуымны аңламаганмындыр. Үсә төшкәч, үземнән олырак бер дустым бар иде. Әле дә хәтерлим, ул мине коляскага утырта да, чаптыртып башка балалар янына алып бара. Анда без рәхәтләнеп уйныйбыз, мине беркем дә кыерсытмый… Ул хәзер Мәскәүдә яши, ләкин араларыбыз өзелми, әле дә элеккечә нык.

Тормышым катлаулы булуга карамастан, мин бөтен нәрсәдән дә ямь табып яшим. Шул ук вакытта үз алдыма куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә, башкаларга иң яхшы дус булырга, эштә иң яхшы хезмәткәр, иң яхшы әңгәмәдәш булырга тырышам. Бу миңа бөтен тармакларда да уңышлы кеше булырга ярдәм итә.

Гаҗәп инде: үзе ярдәмгә мохтаҗ булган кеше башкаларга ярдәм итеп яши. Хөкүмәттәгеләргә күп мәшәкать ясый, ясавын. Ләкин бу мәшәкатьләр аның үзенең җылы оясын кору, ташламалар алу, тәмле ашау, йомшак йоклау өчен түгел. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә дөньяда яшәве күңелле булсын, урамнарда үз эшләре белән ашыгучылар инвалид коляскасы яисә ак таяк тоткан кешене күргәч, бер мизгелгә туктасыннар, ярдәм кирәкми микән, дип сорасыннар өчен эшли ул. Хәер, бөтен кеше дә Радик кебек уйласа, аның кебек яшәсә, инвалид сүзе безнең лексиконнан күптән төшеп калган булыр иде, дип уйлыйм.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (19), март — май 2018 ел.

Просмотров: 947

Комментирование запрещено