Камал театры яңа сезонын ача

000035 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең яңа сезонын ача. 113 сезон Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән башланып китәчәк. Бу хакта театрның Кече залында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

«Яңа көчләр, иҗади яңалыклар белән яңа сезонга аяк басабыз. Планнарга килгәндә, алар зурдан. Яңа сезонда да уңышлы күрсәткечләрне саклап калырга һәм артырырга тырышырга кирәк. Билгеле булганча, сезон һәр елдагыча К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән ачылачак. Алга таба «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе һәм 112 сезон премьерасы «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен тәкъдим итәбез. Спектакльләргә билетлар сатылып беткән, тамашачылар өстәмә көн сорый. Премьералар да күп булачак, Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” (“Гасырдан озын көн”) романын сәхнәләштердек. Ул 7 ноябрь көнне күрсәтеләчәк. Тагын бер яңа спектакль әзер, ул «Бию пәрие” дип атала. Әлеге хореографик пьессаның премьерасы 14 декабрь көнне узачак. Әлеге әсәрләрне куючы режиссер — Илгиз Зәйниев», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның баш режиссеры әйтүенчә, бу сезон гастрольләргә бай була, артистларга бик күп җирләрдә чыгыш ясарга туры киләчәк. «График бик тыгыз. 14-16 сентябрьдә Камал театры артистлары Үзбәкстанда өч спектаклен күрсәтә. Гастрольләр Мәскәү, Уфа, Яр Чаллы, Түбән Кама, Самара, Әлмәттә дә оештырылган. Аннан тыш, төрле фестивальләрдә дә катнашабыз», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 838

Комментирование запрещено