Татарстан министры мигрантларга татар теленнән имтихан бирү кирәк дип санамый

01ED73EF-FD2D-4258-AB7B-4CD1DCF8DA7D_w1023_r1_sТатарстанның хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова мигрантларга рус теленнән имтихан бирү дә җитә дип саный. Аның фикеренчә, татар теленнән, дәүләт статусында булуына карамастан, сынау уздыру кирәкми.

Бүгенге көндә Русиядә, шул исәптән Татарстанда да мигрантларга урыс теленнән тест һәм телдән имтихан тапшыру мәҗбүри. Татарстанда дәүләт теле булган татар теленнән исә сынау каралмаган. Матбугат очрашуында министрга, бу дәүләт теленә карата дискриминация сәясәте дип санамыйсызмы, дигән сорау юлланды.

«Бүгенге көндә мигрантлар республикага эшләргә килә. Канун нигезендә, урыс теленнән курслар каралган. Бу аларга үз эшләрен алып барырга җитә дип уйлыйм. Кем үзбәкчә, кем казакъча сөйләшә – алар татар телен дә аңлый. Урыс теленә караганда да яхшырак беләләр» дип җавап бирде хезмәт министры Эльмира Зарипова.

Журналистлар белән очрашуда урыс теленең мөһимлеге һәм мигрантлар аны начар белүе хакында әйтелде.

2015 елдан Русиядә вакытлыча яшәү һәм эшләүгә патент алыр өчен мигрантлар урыс теле, Русия тарихы һәм кануннары буенча тест һәм телдән имтихан бирергә тиеш. Милли республикаларның дәүләт телләреннән имтихан каралмаган.

Бүгенге көндә Татарстанда 70 меңнән артык мигрант теркәлгән.

azatliq.org

Просмотров: 698

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>