Шаймиев призвал поставить точку в наименовании городских улиц на двух языках / Шәймиев урам атамаларын ике дәүләт телендә язу мәсьәләсенә нокта куярга чакырды

80EE1F26-5124-4110-AC0C-25B95944623A_w1023_r1_sГосударственный советник Татарстана Минтимер Шаймиев предложил писать названия улиц в республике на двух языках — русском и татарском.

Об этом он заявил на заседании оргкомитета по подготовке и проведению празднования 100-летия образования ТАССР, пишет «Татар-Информ».

— Все наименования улиц и так далее нужно на двух языках писать. Давайте уже наконец! А то всегда наполовину. Если поговорили, то что-то начинается. Поговорим, а потом забываем, не доделываем. Давайте поставим точку. Мы же сами не делам, а потом недовольны, — сказал Минтимер Шаймиев.

Президент Татарстана Рустам Минниханов поддержал предложение Госсоветника и поручил включить его в протокол оргкомитета.

idelreal.org

* * *

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Казан урамнары атамаларын татар һәм урыс телләрендә язу мәсьәләсенә нокта куярга чакырды.

«Беркайчан да ахырына кадәр җиткереп булмый! Әйдәгез, ниһаять, бөтен урам атамаларын һәм башкаларны ике телдә языйк! Югыйсә гел яртылаш була. Сөйләшкәндә башлана да, соңрак онытыла. Әйдәгез, нокта куйыйк моңа. Үзебез канәгать түгел бит. Үзебез эшләмибез дә, үзебез канәгатьсез булып йөрибез. Ахырына җиткермибез. Бу мәсьәләдә нокта куярга кирәк дип уйлыйм», диде Миңтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган утырышта. Дәүләт киңәшчесе сүзләрен «Бизнес Онлайн» китерә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шәймиев тәкъдимен оештыру комитеты карарлары беркетмәсенә кертергә кушты.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының этносоцилогия бүлеге галимнәре тикшерүләренә караганда, Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Урам атамалары татар телендә язылган очракта да, хаталар еш очрый. Кайсы җирдә латин имласы кулланыла, кайда – кирилл имласы. Тәрҗемәдә дә чуарлык. Югыйсә, расланган урам исемнәре реестры бар. Тәртип юк, системага салынмаган, дигән нәтиҗәгә килде социологлар.

azatliq.org

Просмотров: 900

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>