Диңгездән сәлам: җырчылар чит илдә ничә сумлык отельләрдә ял итә?

b0c8350a928a968050ccabe2b283f061Җәй – яллар чоры. Бүгенге көндә күп кенә җырчылар чит илләрдә ял итә. Күбесе инде барып кайтырга да өлгерде. Артистларның Instagram челтәрендә ял вакытында төшергән фотосүрәтләре яңарып тора, карап кына өлгер. Кайберәүләре үзләренең нинди отельдә торулары хакында мәгълүмәт тә бирә. “Интертат” хәбәрчесе җырчылар ял иткән отельләрнең бәяләрен белеште.

Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсе белән Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итеп кайтты. Фотосүрәтләреннән күренгәнчә, ул биш йолдызлы Venezia palace отелендә торган. Отелнең рәсми сайтында бу отельгә дүрт кешелек, алты төнлек юллама 2376 доллардан тәкъдим ителә. Безнең акча белән санасаң, 161 000 сум була. Бу бәягә әле юл чыгымнары кермәгән. Казан-Анталия-Казан чартер рейсына билет уртача 25 000 сум тора. Димәк, дүрт кешелек гаиләгә 100 000 сум. Отель һәм юлны санасаң, бер атна өчен 261 000 сумлык ял килеп чыга. Бер кешегә 65 000 сум.

Җырчы Лилия Муллагалиева балалары белән 4-10 июнь көннәрендә Төркиянең Алания шәһәрендә ял итте. Билгеле булганча, алып баручы Зөлфәт Зиннуровыңда гаиләсе белән яллары шул шәһәрдә узды. Артистлар дүрт йолдызлы “Клуб Титан” отелендә торганнар. Туристик юлламалар тәкъдим итүче сайтта бу отельдә ял итү 2 кешегә алты төнгә 59 755 сумнан башлана, диелгән. Дүрт кешелек ял, димәк, 120 мең тирәсе. Юлны да кертеп санасаң, мондый отпускның бер атнасы 220 000 сумга төшәчәге аңлашыла. Бер кешегә 55 000 сум.

Төркиянең Алания шәһәрендә җырчы Диләрә Илалетдинова да  ял иткән. Инстаграм челтәреннән күренгәнчә, ул биш йолдызлы Sunprime Numa Beach отелендә булган. Туристик сайтлар бу отельгә ике кешелек җиде төнлек юлламаны (юлын да кертеп) 84 мең 789 сумнан алып 101 мең 660 сумга кадәр бәяли. Димәк, бер кешегә бер атнага 42 000 сум. 

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Аланиянең биш йолдызлы Oz Hotel Sui отелендә ял итте. “Отель хакында сорап күп язасыз, шуңа күрә әлеге постта барыгызга да җавап бирәм, — дип язган иде инстаграмында Зәмирә. — Кухня бик яхшы, балалар өчен аерым ресторан бар. Зурлар һәм балалар өчен бассейн, су таулары (водные горки) бар. Сөлгеләр бушлай бирелә. Диңгез отельдән 500 метр ераклыкта урнашкан, шуңа күрә махсус автобуслар йөртә. Кыенлыгын сизмибез, 5 минут саен йөреп торалар. WI-FI бөтен территория буенча шәп эшли. Минуслар да бар. Мини-барда эчемлекләрдән бары тик су гына. Тирә-якта төзелеш эшләре бара. Кайбер балконнар карьерга карап тора, матур түгел. Гомумән, балконнардан диңгез күренми». Отельдә җиде көн ял итү, юлын да кертеп, 173 973 сумнан тәкъдим ителә. Димәк, бер кешегә 43 000 тирәсе. 

Җырчы Данир Сабиров гаиләсе белән Төркиядә ял иткән. Martı Myra биш йолдызлы отелен сайлаган. “Отельнең уңай яклары бик күп, анда эшләүчеләр гел ярдәм итәргә генә тора. Ашау яхшы, балалар өчен аерым ресторан бар. Бүлмәләр чиста. Отельнең мәйданы зур, тирә-якта наратлар үсә. Диңгезнең дә суы чиста. Аниматорлар катнашында кызыклы шоу-программа карарга мөмкин”, — дип язган җырчының тормыш иптәше Миләүшә Сабирова Инстаграм челтәренә. Отельдә бер атна ял итү, юлын да кертеп, ике кешегә 131 489 сумнан башлана. Димәк, бер кешегә 65 000 тирәсе. 

“Татар радио”сы алып баручысы Ләйсән Таишеваның да ялы Төркиядә узган. Ул тормыш иптәше һәм улы Ролан белән Төркиянең Сиде шәһәрендәге Silience Beach Resort отеленә урнаша. Турагентлыклар сайтларында отельдә җиде көнлек ял, юлын да кертеп, ике кешегә109 747 сумнан башланганы язылган. Димәк, бер кешегә 55 000 тирәсе. 

Җырчы Эльвира Хамматова Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Шарджада урнашкан Red Castle Hotel дүрт йолдызлы отелен инстаграмда билгеләгән. “Ялның һәр ягын уйлап бетерергә тырыштым, бу отельне сайлап ялгышмаганмын”, — дип язган җырчы үзенең Инстаграм челтәренә. Отельдә җиде көн тору ике кешегә 78 мең 151 сумга төшә, бу бәягә очыш да кергән. Димәк, бер кешегә 39 000 сум тирәсе. 

Җырчы Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова балалары белән июнь аенда Төркиянең Сиде шәһәрендә ял иттеләр. Җырчы гаилә биш йолдызлы Alba Queen отелендә тукталган. Бәяләргә килгәндә, отельдә ике кешегә бер атналык ял, юлын да кертеп, 112 965 сумга төшә. Бер кешегә, димәк, 56 000 тирәсе.  

intertat.tatar

Просмотров: 999

Комментирование запрещено