“Мәскәү — Татарстан күпере» Мәскәү яшьләре IV форумы көз көне булачак

view_1920607_184500924 ноябрьдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге “Мәскәү — Татарстан күпере» Мәскәү яшьләре форумын дүртенче тапкыр уздыра. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр елны әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Яшьләр алдында, гадәттәгечә, уңышлары белән Татарстан горурлана торган танылган якташларыбыз  чыгыш ясаячак.

Спикерлар, үз тәҗрибәләреннән чыгып, һөнәр сайлау турында киңәшләрен әйтәчәк, уңышлары хакында сөйләячәк, сорауларга җавап бирәчәк. 

  • Форум беренче тапкыр 2015 елдауздырылды. Ул  Татарстан АССР оешуга — 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 827

Комментирование запрещено