Николай Санджиев Россиядәге милли телләрнең “икенче сорт”ка калуын әйтте

exhibition-dmitry-sandzhiev2Калмык шагыйре “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” җыелышында милли телләр һәм әдәбиятларга кагылышлы проблемаларга тукталып үтте.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышында калмык шагыйре Николай Санджиев милли телләрнең “икенче сорт”ка калуын әйтте. Түгәрәк өстәлдә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булып кайтты.

Калмык шагыйре, Калмыкия министры урынбасары Николай Санджиев сүзләренчә, Россиядәге 160 телнең иллесе генә әдәби тел булып санала. “Бүгенге көндә калмык теле үлеп баручы телләр рәтенә керә. Телне белүчеләр кими бара. Үсеп баручы буынның игътибарын җәлеп итәр өчен, туган телдә әсәрләр, гади генә шигырьләр түгел, ә тизәйткечләр, санамышлар булсын иде, уен форматында иҗат итәргә кирәк”, — дип саный ул.

“Форсаттан файдаланып, 2015 елдан уздырылып килүче түгәрәк өстәлне оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә, чөнки без, милли язучылар, шагыйрьләр, бергә күрешеп, аралашабыз, тәҗрибә белән бүлешәбез», — диде Николай Санджиев.

«Тәрҗемә итү мәсьәләсе көн кадагында тора. Милли телләрдә язучы авторларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү һәр милли әдәбият өчен проблема. Чөнки бу ситуацияне күптән түгел чыккан закон кискенләштерде, дәүләт телләре “икенче сорт”ка калды. Әйтик, Калмыкиядә дәүләт теле булып рус һәм калмык телләре санала. Калмык телен татар, бурят, даргин, авар һ.б. телләр кебек үк, мәктәпләрдә мәҗбүри укытылмаячак телләр төркеменә керттеләр. Моны ничек аңларга? “Икенче сорт”ка калу шул була инде. Шуңа күрә, тел мәсьәләсе авырлашкач, әдәбият һәм мәдәният мәсьәләсе дә авырлаша булып чыга. Әгәр дә бер халыкның теле, әдәбияты һәм мәдәнияте булмаса, ул халык та юкка чыгачак”, — дип саный ул.

  • Бу чара Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан тормышка ашырылган һәм милли әдәбиятларга ярдәм күрсәтү программасына кергән “Россия халыклары милли әдәбиятлары” фестивале кысаларында уза.
  • Фестиваль Казанда 27-30 август көннәрендә узачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 866

Комментирование запрещено