Рәфгать Әһлиуллин: “Бердәмлек”нең беренче һәм соңгы мөхәррире булмаммы?”

Каләмдәшләр - Саранскидан Камил Тан­галычев (сулдан уңга), Самарадан Рәфгать Әһлиуллин, Ульяннан Исхак Хәлимов.  

Каләмдәшләр — Саранскидан Камил Тан­галычев (сулдан уңга), Самарадан Рәфгать Әһлиуллин, Ульяннан Исхак Хәлимов.

“Бердәмлек” татар газетасының алмашсыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның соңгы язмасы

Форумнан соң туган кайбер уй-фикерләр

Без “Бердәмлек”тә Казанда Бө­тенроссия VII төбәкара һәм милли масса­­күләм мәгълүмат чаралары фо­румы булып узуы һәм анда минем, “Бердәмлек”нең баш мөхәр­рире Рәф­гать Әһ­лиуллинның да, катна­шу­ым, төрле җәмәгать эш­леклеләре, жур­налистлар белән очрашып, мил­ли басмабызга кагы­лышлы мәсьә­лә­ләрне, проб­лемаларны алга куеп сөй­ләшүләребез ту­рында хәбәр иткән идек инде. Ә менә хәзер, берникадәр вакыт узгач, барсы хакында да тәф­силләбрәк язарга булдым.

Миңа ике елга бер Бөтен­россия кү­ләмендә үткәре­лүче шушы форумның дүртесендә дә катнашырга насыйп булды. Беренчеләре мәһабәт теплоходларда уздырылып, соң­гы икесендә журналистларны Казанның иң мәртәбәле кунакханәләренең берсендә — “Кор­с­тон”да кабул иттеләр.

Шушы үткән сигез елга әйләнеп карыйм да бу форумнарның безнең милли басмаларыбызны саклап калуда, үстерүдә ниндидер файдасы булдымы икән, дип уйлап та куйгалыйм. Булгандыр, мөгаен. Югыйсә, Татарс­танда гына түгел, кайсыбер Россия төбәкләрендә дә, кыен кризис елларына карамастан, татар телендә газета-жур­налларыбыз ябыйлмыйча, дөнья күреп торырлар идеме икән? Әнә быелгы форумда мөхтәрәм кунакларның бер­се — Татарстанның беренче президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе, Россия герое Минтимер Шәй­миевның әйтүенчә, Республикада бүген меңгә якын массакүләм мәгълүмат ча­ралары, шул исәптән 560 матбугат басмалары эшли. Шулар арасында байтак кына татарча газета-журналлар да, башка милләтләр — чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителү­челәре дә бар. Ә Россия тө­бәкләрендә — Ульян, Самара, Тө­мән, Киров өлкәләрендә, Удмуртия, Мордовия, Чувашия Республикаларында татар телле басмаларның кай­берләре хәзер инде үзләренең утыз еллык юбилейларын үткәрергә хәзер­ләнәләр.

форум вырез

Форум президиумында «Татарстан Яңа гасыр» телекомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов (сулдан уңга), «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия хөкүмәтенең милли эшләр буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм Татарстан журналистлары берлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

сми

Каләмдәшләр — Саранскидан Камил Тан­галычев (сулдан уңга), Самарадан Рәфгать Әһлиуллин, Ульяннан Исхак Хәлимов.  

Татарстандагы мәгълүмат кыры, вәзгыять, шул исәптән массакүләм мәгъ­лүмат чара­ларының эшчәнлеге күп тө­бәкләрдә яшәүче һәм эш­ләүче каләмдәшләребез өчен бер тәҗрибә кырына әйләнде. Өченче форумда Татарстаннан читтә яшәүче милләт­тәш­ләребезгә җирле татар басмаларына кушымта буларак “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан “Без — бергә” дип аталган айлык басма нәшер итү турында карар кабул ителеп, аның менә инде күп еллар тормышка ашырылып килүен дә билгеләп үтәргә кирәктер, дип уйлыйм.

Форумның шулай ук мөх­тәрәм кунак­лары милләт эш­ләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов һәм Россия журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев та бер юкка гына Татарстанны милли матбугатны үстерү буенча даими эш алып барулары өчен мактамаганнардыр. Михаил Ипатов Федераль агентлыкның һәрвакыт милли медиапроектларга яр­дәм итәргә әзер булуы турында да әйтте.

Ә менә Татарстан журналистлары берлеге җитәкчесе, Республиканың Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың чыгышында милли журналистиканың язмышы турында борчулы фикерләр дә яңгырады. Ул бигрәк тә соңгы елларда мәктәпләрдә милли телләр тиешле дәрәҗәдә укытылмавын билгеләп үтте. “Әгәр милли телләр 9нчы сыйныфка кадәр генә укытылса, алга таба югары уку йортларында бу юнәлештә белемнәрен дәвам итәргә теләүчеләр табылырмы? Бу очракта бездә милли телләрдә язучылар, журналистлар булырмы икән?” — диде ул.

Римма ханым шулай ук татар һәм башка милли телләрне укытуга тукталып, бу әллә кайдан гына килеп чыккан проблеманы тикшерү кайбер дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында һәм бигрәк тә социаль челтәрләрдә төрле милләт кешеләренең бер-берсен гаепләүләргә кадәр җиткерүе турында да әйтеп узды.

Ул Владимир Путинның күптән түгел Төньяк Кавказда “Машук” белем бирү форумында ясаган белдерүендә һәр елны Россиядә күп милли телләрнең юкка чыгуына борчылуын искә алып узды. “Владимир Владимирович СССРда телләрне саклап калу программасы булуы турында әйтеп, аларны яңадан торгызу кирәклегенә басым ясады. Ә бу безнең өчен мөһим һәм күптән көтелгән сүзләр”, — диде Римма Ратникова.

Үзенең төп чыгышында милли тел­ләрне укыту проблемаларын чит­ләтеп узган Минтимер Шәймиев та бу сөйләшүгә кушылмыйча булдыра алмады. Ул моннан бер ел элек Йошкар-Олада Владимир Путин тарафыннан әйтелгән сүз­ләрнең кайбер журналистлар һәм сәясәтчеләрнең бозып, күпертеп аңлатуларын белдерде. Югыйсә, Россия президенты буларак, аның төп телне укытырга кайгырту күрсәткәне турында теләсә кайсы ил башлыгы шулай эшләр иде диде. Дәүләт киңәшчесе туган телләр белән бәйле хәлләрнең бик нечкә материал булуына, аңа сак кагылырга кирәклегенә дә басым ясады. “Хәзер төпле карар кабул ителгәч, хафалану бетеп, кешеләр тынычланырга тиеш”, — диде Минтимер Шәймиев.

Үткән еллардагы форумнардан үзгә буларак, бу юлы урыннардан чыгыш ясаучылар аз булды. Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат җи­тәкчесе Наталья Сорока өлкәдә, рус телле басмалар­дан тыш, “Хәзинә” исемле газетаның татарлар, ә “Уралым” басмасының башкортлар өчен нәшер ителүен белдерде. Аларның икесе дә ун мең­нән артык тираж белән халыкка бушлай таратыла. Бөтен чыгымнарны да үз өсләренә җирле эшкуарлар алган. Аның әйтүенчә, тик бу газеталарны укучы никтер өенә яздырып алырга теләми. Бу бушлай килгән әйбернең кадере булмавын аңлата торгандыр.

Ә менә Грозныйдагы “Столица плюс” шәһәр басмасының баш мөхәррире Иса Закриев милли телләргә хөкүмәт ярдәме булмаса, алга таба алар “кухня” теле дәрәҗәсенә төшәчәк, дип белдерде.

Мин дә бу милли басмаларга кагылышлы проблеманы күптән түгел Самарада Россия журналистлары берлеге тарафыннан үткәрелгән “Инфорум” фести­валендә күтәреп чыккан идем. Тик анда моңа игътибар итүче генә кү­ренмәде.

Соңгы вакытларда башка регионнарда да шундый “Инфорум” фестивальләре уздырылып килә. Бурятиядә булып үткән соңгы медиафорумда “Северная Осетия” газетасының баш редакторы Алан Касаев илебездә тиз рәвештә “Этник массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтү турында закон” кабул итәргә кирәклеген әйтте. Башка очракта иң якын көннәрдә күпчелек милли басмалар чыгудан тукталачак, дип белдерде ул. Биредә эшләүчеләрнең яше инде 60тан узып киткән. Ә хезмәтнең чет­рекле, хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле яшьләр милли басмаларга эшкә килергә теләмиләр. Ә Алан Касаевның фикеренчә, бер генә милли басма да үзен үзе тәэмин итә алмаячак. Бик тә урынлы, бик тә дөрес әйтелгән сүзләр бу. Тик аларны өстәге түрәләрдән кем дә булса ишетергә, аң­ларга теләр микән? Әнә Казанга быелгы форумга кил­гән күптәнге танышларым — Ульян, Төмән, Сарански өлкә­ләрендә нә­шер ителүче татар басмаларының мөхәр­рирләре Исхак Хәлимов, Алсу Сәгыйтова, Камил Тангалычев әлегә җирле хаки­миятләрнең даими ярдәмен тоеп, артык зур проб­лемаларсыз яшәп яталар бит. Нигә аларның бай тәҗрибәсен бөтен Россия күләмендә кулланмаска, моңа кем гаеп­ле? Арадашчы булып зур абруйлы Татарстан хөкүмәте чыга алмас идемени?

Шуңа өмет итеп, хыялланып, форум утырышы тәмамлангач, мин мөхтәрәм җи­тәкчебез Минтимер ага Шәймиевка мө­рә­җәгать итәргә булдым: “Бер­дәмлек”нең дөнья күргәненә быел 29нчы ел китте инде, миңа тиздән 75 яшь тула. Ә алыштырырга яшьләр килми, чөнки хезмәт хакыбыз түбән. Өйләренә яздырып алучы укучыларыбыз булса да, эшләргә журналистларыбыз бул­магач, “Бер­дәмлек” ябылмас­мы, ә мин аның беренче һәм соңгы мөхәррире булмаммы?”

Минтимер ага мине елмаеп тыңлады да: “75 яшь — әле картлык түгел, әнә миңа хәзер 83 инде, ә мин һаман эшлим, син дә эшлә әле”, — дип әйтеп куйды.

Рәхмәт инде, шулай дәрт­ләндереп җибәргәне өчен. Ди­мәк, Аллаһы Тәга­ләдән исән­лек-саулык сорап, аяктан егылганчы эшләргә кирәк булачак. Ә шулай да түрәләрдән рәхимлек, ярдәм көтеп (бәлки, сайланачак яңа губернаторыбыз булышмасмы әле), “Бердәмлег”ебезне саклап калырбыз, дип ышанасы килә. Менә шундый борчулы, каршылыклы уй-фикерләр тудырды Казанда үткәрелгән бу соңгы форум.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Милли тема — ул бик катлаулы нәрсә

Просмотров: 1744

Комментирование запрещено