Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе белән танышты

1_1271675_bigТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе белән танышты.

Искәртәбез, музей Казанның Тукай урамындагы 74 нче йортта урнашкан. Габдулла Тукай әдәби музее 1986 елда – бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулган көнне ачылган. 2016-2018 елларда бинада ремонт-торгызу эшләре башкарылган.  

Рөстәм Миңнеханов бинаны, музей интерьерын, яңартылган экспозицияне һәм музей тирәсендәге территорияне карап чыкты. 

Музей экспозициясе анда килүчеләрне Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра. Музейда шагыйрь исән чакта чыгарылган китаплары, фотографияләре, шулай ук ул хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар, аның шәхси әйберләре куелган.  

Рөстәм Миңнехановка Тукай иҗаты турында балаларга сөйләргә тиешле робот-экскурсоводны күрсәттеләр. Робот-экскурсовод рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә.   

Экскурсия вакытында мәртәбәле кунаклар өчен шагыйрьнең шигырьләре дә яңгырады. Тукайның «Туган тел» җырын кунаклар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан чакырылган артистлар белән бергә башкардылар.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Татарстан Республикасы Халык рәссамы, Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы Ильяс Айдаров белән дә сөйләшеп торды. Залларның берсендә аның эшләреннән күргәзмә оештырылган. 

Экскурсия тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, музейның үзен һәм Тукай иҗатын популярлаштырырга кирәк. «Уку вакытында укучылар да музейга килергә тиеш. Җәен безгә экскурсиягә туристлар килә. Һичшиксез, аларны монда чакырырга кирәк», — дип тәкъдим кертте Рөстәм Миңнеханов.  

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов музей тирәсендәге территорияне карап чыкты. Ул шулай ук Юнысов мәйданының тышкы кыяфәтенә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, монда дүрт тарихи бакча урнашкан, һәм ул аларны төзекләндерергә тәкъдим итте. 

Тукай музее экспозициясен шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, башка рәсми затлар, шулай ук республика мәдәният җәмәгатьчелеге вәкилләре карады. 

president.tatar.ru

Просмотров: 1386

Комментирование запрещено