Кариев театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде / Директором театра им. Г. Кариева назначена Гузель Сагитова

061(1)Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Ул яңа вазифага 5 сентябрь көнне керешәчәк. Моны «Татар-информ» хәбәрчесенә Гүзәл Сәгыйтова үзе раслады.

  • Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын «Филология» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматуриясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган.
  • «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә тапшыруларны алып баручы һәм редактор булып эшләде. 
  • Гүзәл Сәгыйтова — «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 

2013 елдан бирле Кариев театры директоры булып Мансур Ярмиев эшләде. 

tatar-inform.tatar

* * *

Директором татарского государственного театра юного зрителя имени Г. Кариева назначена Гузель Сагитова. К своим обязанностям она приступит 5 сентября. Информацию об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» подтвердила сама Гузель Сагитова.

∙ Гузель Рамзилевна Сагитова в 2004 году окончила обучение в Башкирском государственном университете по специальности «Филология». В 2007 году окончила аспирантуру. Кандидат филологических наук, доцент Казанской государственной консерватории, заведующая кабинетом татарского языка. Автор около 30 работ по татарскому языку, журналистике, татарской драматургии. Кандидатская диссертация посвящена драматургии Аяза Гилязова.

∙ Работала в телерадиокомпании «Татарстан — Новый век» ведущей передач и редактором.

∙ Гузель Сагитова — одна из основателей творческого объединения «Калеб».

С 2013 года директором Кариевского театра работал Мансур Ярмиев.

tatar-inform.ru

Просмотров: 617

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>