Пока ялтайцам удалось отстоять свою пусть неубедительную, но победу / Зират тирәсендә гауга

1-DSC_1393

В посёлках Угловой и Линевой (фактически являются одной татарской деревней Ялтай, обозначают разные концы одного села, ранее входили в состав колхоза «Дружба») сельского поселения Красный Яр Красноярского района Самарской области продолжается спор по вопросу расширения территории местного мусульманского кладбища. 31 августа местные жители опять собрались у кладбища и встретились с представителями прокуратуры Красноярского района. Ялтайцы заявили, что собираются бороться до конца и любой ценой отстоять столбы по границе увеличенной территории кладбища.

- На мусульманском кладбище в поселке Линевой сельского поселения Красный Яр похоронены наши близкие родственники. Решение о его расширении было принято очень давно, еще в 90-е годы, вновь строящихся граждан предупреждали, чтобы не строились вблизи кладбища. Однако власти никак не учитывали пожелания граждан. Только в 2010 году были предприняты конкретные меры по установлению новых границ кладбища. Так, приезжал на сход сельчан Глава Администрации сельского поселения Красный Яр Бушов Алексей Геннадьевич, который поддержал пожелания жителей села, но не оформил эти пожелания документально, — в один голос рассказывают сельчане.

1-DSC_13671-DSC_1368 1-DSC_1371 1-DSC_1373 1-DSC_1374 1-DSC_1381 1-DSC_1385 1-DSC_1393 1-DSC_1394 1-DSC_1395 1-DSC_1396 1-DSC_1402 1-DSC_1405 1-DSC_1406 1DSC_1408

- Территорию кладбища увеличили по решению сельского схода и с разрешения Главы администрации сельского поселения Красный Яр. При расширении кладбища силами и на средства жителей обоих поселков были поставлены столбы для забора по новым границам кладбища. 13 августа 2018 года Администрация сельского поселения Красный Яр Самарской области пыталась снести забор данного кладбища с помощью спецтехники. Собравшиеся жители поселков Линевой и Угловой не дали снести столбы забора по новой границе кладбища. Администрация сельского поселения сначала согласовала расширение кладбища, а теперь сама же пытается снести забор. Действия Администрации нарушает право всех мусульман поселков Угловой и Линевой быть захороненными рядом с нашими родственниками. Мы не хотим занимать места в православных кладбищах соседних сел! Кроме того, на работы по возведению новых столбов для нового забора были затрачены собранные средства мусульманами поселков и вложен наш труд, — изложили свою позицию ялтайцы и попросили запретить «демонтаж» столбов и ограды по новым границам кладбища, оформить увеличенную территорию под кладбище. В противном случае обещали массовые беспорядки и столкновения жителей поселков Угловой и Линевой с работниками, исполняющими приказ о сносе столбов.

Исполняющий обязанности прокурора Красноярского района Александр Левыкин, выслушав всех участников встречи, убедился в том, что ялтайцы единогласны в своем пожелании, и лишь собственники единственного дома являются противниками расширения кладбища. По словам жителей, эти домовладельцы и вовсе не проживают в селе, их дом пустует и находится в продаже, однако не востребован из-за непосредственной близости от кладбища.

Сотрудник прокуратуры обещал запретить снос столбов по новым границам кладбища, также рассмотреть все варианты решения данного конфликта.

Пока ялтайцам удалось отстоять свою пусть неубедительную, но победу. Однако впереди новые судебные заседания и разбирательства.

Собственный корреспондент.

Посёлки Угловой и Линевой сельского поселения Красный Яр Красноярского района.

* * *

Зират — изге урыннарның берсе булып санала. Анда кычкырып сөйләшергә дә ярамый диләр картлар. Ә менә Красный Яр районының Угловой (Ялтай) һәм Линевый бистәләре зираты тирәсендә зур гауга чыкты.

Җирле мөселманнар күп­тән инде зиратны киңәй­тер­гә кирәклеге турында сүз алып барды, бу хакта район ад­министрациясенә берничә тап­кыр хат та яздылар. Ни­һаять, 2011 елда Красный Яр авыл җирлеге администрациясе зиратны 2 гектарга зурайтырга рөхсәт бирде. Аның башлыгы Алексей Бушов, яңа чикләрне билгеләп, үз кулы белән казыклар да каккан иде. Шул ук елны халык акчасына төзү сеткасы сатып алынды. Угловой бистәсе халкы яз көне өмә оештырып, яңа территорияне койма белән уратып та алды.

Ә быел авыл җирлеге администрациясе “бу җирне үз белдегегез белән генә алгансыз” дип, койманы сүтеп ташларга боерды. Угловойлыларның буйсынмаучанлыгын күреп, август башында махсус техника, эшчеләр китерделәр. Моны ишетеп, Угловой һәм Линевый халкы зират янына йөгерде, массакүләм мәгълүмат чараларын, җәмәгать эшлеклеләрен чакырырга ашыкты.

Эшнең зурга киткәнен кү­реп, эшчеләр зират коймасына якын килергә кыймадылар. Ә нинди язулар нигезендә эшләүләре белән кызыксына башлагач: “Барлык документлар полициядә”, — дип кенә җавап бирделәр. Нинди язулар, кайсы полиция хезмәткәрендә — җавапсыз калды. Әлбәттә, авыл җирлеге администрациясе рөхсәтеннән башка бирегә килмәгән булырлар иде алар. Түрәләр халык җыенында чыгарылган карар турында оныттылар микән?! Бу турыда кул куелган язулар, документлар бар, ләбаса.

Бу юлы авыл халкы зират территориясен саклап кала алды. 3 — 4 сәгать җирле халык белән шулай тартышканнан соң эшчеләр: “Койманы барыбер сүтәчәкбез”, — дип янап китеп бардылар.

…31 августта ялтайлылар тагын зират янында җыелып, Красный Яр районы прокуратурасы хезмәткәрләре белән очраштылар. Халык бер карыш җирне дә бирмәскә, дигән ният белән килгән иде.

- Биредә безнең якын ке­шеләребез җирләнгән. Зиратны киңәйтү эшләре әле үткән гасырның 90нчы елларында ук башланган иде. Яңа хуҗаларга зират янында йортлар салмаска, дигән кисәтү дә ясалган иде. Җирне татар зираты өчен бүлеп бирү турында Красный Яр авыл җирлеге башлыгы Алексей Бушовның рөхсәте дә бар, тик документлар гына ясалмаган, — дип халык кычкыра башлагач, моңа каршы килүчеләр тынып калды.

- Авыл җыены һәм администрация башлыгы рөхсәте белән эшләнгән эш бу. Ә администрациянең соңгы га­мәлләре Угловой һәм Линевый авыллары халкының хокукларын боза. Без православ динен тотучылар зиратында ятарга теләмибез! — дип ялтайлылар бу башбаштаклык­лы туктатуны һәм зиратка кушылган кишәрлекне татар зираты итеп законлаштыруны таләп ит­теләр.

Вакытлыча Красный Яр районы прокуроры вазифаларын башкаручы Александр Левыкин халыкның бер фикердә булуын күреп, зират кишәрлегендә төзелгән бер йорт хуҗасының гына каршы булуын аңлап, зират баганаларын сүтеп алуны туктаткан һәм бу конфликтны чишү юлларын эзләячәге турында белдергән.

Әлегә ялтайлылар җиңүче булып чыктылар. Ләкин алда аларны суд мәшәкатьләре көтә.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Возводить такие скандалы возле кладбища, нарушая покой усопших — безнравственно

* * *

Ялтай бистәсенең зират коймасын тоту буенча өмә оештырылган (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 839

Один комментарий

  1. снесли новый забор мнение людей оказалось некому не интересно

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>