Туфан Миңнуллинны искә алып: «Туфан ага бүген дә гади халык арасында»

f6f6c9667822df555051d0231037b8a1Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Туфан Миңнуллин турында истәлекләре белән уртаклашты һәм туган авылы – Мәрәтхуҗада музеен саклау турында сөйләште.

Депутат Лотфулла Шәфигуллинның республика Хөкүмәтенә үтенече бар: ул Туфан Миңнуллинның туган авылындагы йортына музей статусы биреп, бер хезмәткәр өчен булса да штат булдырырга сорый.

Лотфулла әфәнденең бу гозере беренче чиратта Туфан Миңнуллин белән бергә эшләгән депутатларга юлланган иде. Һәм аларга аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховҗиткерде. 

Августның соңгы атнасында Язучылар берлегендә Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды. Кичәдә депутатлар катнашты, алар арасында – кайчандыр Туфан абый белән бергә эшләгәннәре дә һәм әле дә хезмәтләрен республика парламентында дәвам итүчеләр бар иде. Лотфулла әфәнде генә үзе килә алмаган, әмма үтенечен җиткерергә сораган.

Кама Тамагы районындагы Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин туган йорт һәм аның янәшәсендә генә драматург үзе салган бүрәнә йорт, болардан тыш тагын – “Туфан чишмәсе” дә әле бер-ике ел элек кенә “Таттелеком” ширкәте тарафыннан төзекләндерелгән иде. “Таттелеком”ны җитәкләгән, дүртенче һәм бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булган Лотфулла Шәфигуллин күп кенә татар мәдәнияте һәм әдәбияте әһелләренең мирасын саклауга көч куйган кеше. Быел ул шуның өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 

– “Туфан Миңнуллинның нигезе яшәргә тиеш. Бу мәдәни һәйкәлне дәүләт карамагындагы музей-йорт буларак саклап калырга, бер хезмәткәр өчен булса да штат булдырырга кирәк”, – дип тәкъдим итте Лотфулла Шәфигуллин, — диде Данил Салихов.

Август ае татар мәдәни дөньясында Туфан Миңнуллин исеме белән бәйле. Исән булса, быел 25 августта драматургка 83 яшь тулган булыр иде. Исән чагында да аның туган көне мәдәни вакыйгага әверелә иде. Еш кына төп бәйрәм чаралары Олы Мәрәтхуҗада узды: кечкенә генә авылга җан өреп, бирегә театр артистлары, язучылар кайта иде. Туфан абый тырышлыгы белән авылга дәүләт программасы буенча, өр-яңа клуб төзелде. Лотфулла Шәфигуллин Туфан Миңнуллинның нигезенә эз суынмасын дип борчыла. 

Быел да Туфан Миңнуллинның туган көне Мәрәтхуҗада зурлап билгеләп үтелде. Татар теле укытучылары катнашында көн дәвамында төрле чаралар оештырылды. Кич белән Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемен йөрткән театры артистлары үз программасын тәкъдим итте.

“Быел депутатларны чакырырга булдык”

Туфан Миңнуллинны искә алу чараларын гадәттә май аенда уздыралар иде. Быел 2 майда драматургның вафатына 6 ел булды. 

– 2016 елда без Туфан абый спектакльләрендә яңгыраган җырларны барладык һәм Казанның Актерлар йортында концерт ясадык. Туфан Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны танылган артистлар, шул исәптән Татар дәүләт филармониясенең “Илһамият” клубы вәкилләре башкарды. 2017 елда Язучылар берлегенең Тукай клубында шигърият һәм җыр кичәсе оештырдык. Анда яшь шагыйрьләр һәм мәдәният институтында белем алучы яшь җырчылар катнашты. Быел без Туфан Миңнуллин белән бергә эшләгән депутатларны җыеп, истәлекләр кичәсе оештырырга булдык һәм бу идеяне Язучылар берлеге җитәкчелеге хуплап каршы алды, – дип сөйләде Язучылар берлегендә үткәрелгән чараның төп оештыручысы Зимфира Гыйльметдинова.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат бүлеген җитәкләгән Зимфира Гыйльметдинова Туфан Миңнуллин белән “Сәхнә” журналында эшләгән елларны сагынып искә алды.

Кунаклар исемлегенә егермедән күбрәк кеше – депутатлар, язучылар, Туфан Миңнуллинның якын дуслары, мәсәлән, Тәтештән Ирфан Халитов, Казаннан Илзирә белән Ришат Шаһиевлар кергән иде. Драматургның гаиләсе дә чакырылды. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзенең хәләл җефете Корбангали әфәнде һәм улы Данияр белән килгән иде. Исемлектәге кайбер кунаклар килә алмаса да, очрашу үткән өстәл янында буш урын калмады. Кичәне алып баручы вазифасын республика парламентының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз өстенә алды. Ул күчтәнәчен – 2014 елда Туфан Миңнуллинга багышлап төшерелгән һәм сценарий авторы үзе булган “Туфан – Туфан инде ул” документаль фильмы дискларын кичәне оештыручыларга – Зимфира Гыйльметдиновага һәм Данил Салиховка бүләк итте.

“Җеннәребез” килешә иде”

Спас районы башлыгы Камил Нугаев әйтүенчә, ул бу кичәгә чакыруны куанып кабул иткән, бөтен булган эшләрен калдырып, Язучылар берлегенә килергә вакыт тапкан. 

Бер елны Нәҗибә Ихсановага азнакайлылар ат бүләк иткәч, Туфан Миңнуллин ул атны арбага җигеп, Казанга алып кайтканын күпләр хәтерлидер. Шул чакта Идел елгасын кичәргә дә нәкъ Камил Нугаев ярдәм иткән икән: атны һәм аның йөген зур баржа белән икенче ярга алып чыкканнар. Хәзер әлеге арба Туфан Миңнуллинның Кама Тамагында музеенда саклана. “Туфан ага самолетта очарга, елгада боз кичүе аша чыгарга курка иде, ә без шуны белеп, шаярта идек”, — дип Камил Нугаев төрле кызыклы очракларны сөйләде. 

Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, 90нчы еллар башында республиканың авыл хуҗалыгы министры булган, аннан соң озак еллар Нурлат районы башлыгы булып эшләгән Фатих Сибагатуллин кичәгә үзенең яңа китабын алып килгән иде. Ул – “Мысли вслух” дип атала. Биредә аның төрле вакытта ясаган чыгышлары, мәкаләләре урын алган. Туфан Миңнуллин турында хатирәләре, фотографияләр дә бар.

– Арабыздан киткән кешеләрне, якыннарыбызны гел шулай искә алып торырга кирәк. Динебез дә вафат булганнарны хөрмәтләргә өйрәтә. Минем китаплар яза башлавыма Туфан этәргеч бирде: “Кызыксынуларың күп, аларны бер калыпка салып, китап итеп чыгарырга була”, — дип киңәш итте. Туфан Миңнуллин белән безнең “җеннәребез” килешә иде. Безнең сөйләшер сүзләребез бетмәде, – диде Фатих Сибагатуллин.

Аның сүзләрен раслап, Разил Вәлиев бервакыт Туфан Миңнуллин белән Нурлат районына баруларын искә алды. “Фатих Сәүбәновичта ике көн кунак булдык, шунда мин ике тапкыр “әйе” дип әйтергә өлгердемме икән? Ә менә алар сөйләште дә сөләште”, – дип кунакларны көлдерде Разил Вәлиев. 

“Бәхетнең искесе дә яхшы”

Истәлекләр уртаклашу Татарстанның күренекле артистлары ясаган музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Татарстанның халык артистлары – Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов халык җырларын башкарды, истәлекләре белән уртаклашты. Гармунда – Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов, скрипкада Динә Закирова уйнады. “Туфан абый скрипка көйләрен бик ярата иде”, – диде бу уңайдан Зимфира Гыйльметдинова. 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә СөнгатуллинаТуфан Миңнуллинның “Миләүшәнең туган көне” драмасыннан “Миләүшә җыры”н башкарды. Аны спектакльдә Нәҗибә Ихсанова башкара иде, дип искәртте артистка.

– Без Туфан абый белән бик күптәннән аралаша идек. Тукай премиясе комиссиясе утырышларында бәхәс чыкканда мин гел аның яклы була идем, – дип сөйләде Зилә Сөнгатуллина. – Әле яшьрәк чакта, ул депутат булганчы бер очрак истә калды. Яңа ел бәйрәмнәре иде. Очраклы рәвештә троллейбуста күрдем. Мин Туфан абыйны бәйрәм белән котлап, Яңа ел яңа бәхетләр китерсен, дип теләкләремне җиткердем. Ә ул җавапка: “Бәхетнең искесе дә яхшы аның”, — дип елмаеп җавап кайтарды. Тапкыр кеше, җор телле иде. 

Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова драматургның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә яңгыраган “Бишек җыры”н җырлады. 

– Минем кызым тугач, аны кайсы мәктәпкә укырга бирергә дип борчылган чак иде. Ул 12нче кызлар гимназиясендә белем алды. Туфан Миңнуллин бу гимназия өчен бик күп эшләгәнен беләбез, ул аларга яңа бина алырга ярдәм иткән шәхес. Кызым инде яңа бинада укырга өлгермәсә дә, бүген ничәмә-ничә бала өчен уңай шартлар тудырылды, – дип белдерде Римма Ибраһимова. 

“Законнарны сез укырсыз инде, мин – чыгыш ясыйм”

ТР Дәүләт Советының беренче чакырылышында ук депутат булып сайланган Сүрия УсмановаТуфан Миңнуллинны “арслан” дип атады. “Туфан Миңнуллин Арслан йолдызлыгы чоры тәмамланган Кыз йолдызлыгы чоры башланган көннәрдә дөньяга килгән. Холкында да аларның сыйфатлары – Арсланның кыюлыгы, Кызның гаделлеге чагылыш тапкан”, – диде Сүрия ханым. 

Сүрия Усманова парламентта эшләгәндә Фәндәс Сафиуллин һәм Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр белән фикердәшләр булуын, ул еллар тормышында җуелмас эз калдырганын әйтте.

– Туфан белән Фәндәс мине һәрвакыт чыгыш ясарга күндерәләр иде. Туфан Миңнуллин белән Фәндәс Сафиуллин проблеманы күтәрәләр, ә мин аларны яклап чыгыш ясый идем. Берьюлы парламентта Туфан Абдуллович татар опера сәнгате һәм опера театры, милли кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Аның фикерен мин чыгып дәвам итәргә тиеш, дип әйтеп куйды. Мин бит – табиб, опера сәнгате белгече түгел, дип тә аңлатып карадым… Икенче көнне кайбер газеталарда тәнкыйть язмалары чыкты, минем турыда – “табиб башы белән опера сәнгате турында сөйли”, дип язганнар иде. Шул рәвешле Туфан Миңнуллин кыю булырга, нинди өлкәгә кагылса да үз фикереңне курыкмыйча туры әйтергә өйрәтте, — дип сөйләде Сүрия Усманова.

“Трибунадан көчле итеп чыгыш ясардай, үз фикерен җиткерердәй депутатлар бүген дә җитми, — дип дәвам итте фикерен Сүрия ханым. – Безгә ул: “Законнарны сез укырсыз инде, мин – чыгыш ясыйм”, – әйтә иде. Ул һәрвакыт иң кирәкле сүзне әйтә белә иде”.

Фәндәс Сафиуллин да Туфан Миңнуллинның парламентта ясаган чыгышларын яхшы хәтерли.

- Туфан беркайчан да битараф калмый иде. Берсендә, рәтләр арасыннан трибунага атлаганда үз-үзенә сөйләнгәнен ишеттем. “Беләм инде үткәрмәягегезне, әмма барыбыр әйтмичә кала алмыйм, намусым кушмый”, – дип кабатлый-кабатлый трибунага менде. Ул намусына тугры булып яшәргә тырышты. Туфан Миңнуллин язучы, драматург кына түгел, ул – сәясәтче дә иде, – диде Фәндәс Сафиуллин. 

Фәндәс әфәнде дә үзенең китапларын бастырып чыгарырга заманында Туфан Миңнуллин күндерүен әйтте. “Минем фикерләрем беркемгә дә кирәк түгел дип уйлаган бер мәлдә, Туфан һәм Разил мәкаләләремне китапка тупларга кирәк дип аңлатты. Рәхмәт аларга”, – диде җәмәгать эшлеклесе.


“Туфан аганың Пәйгамбәрләрчә алдан күрә белү сәләте бар иде


Разил Вәлиев,
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре:

– Без Туфан ага белән 45 ел аралашып яшәдек. Ул табышмак иде, аның Пәйгамбәрләрчә алдан күрә белү сәләте бар иде. Депутатлык эшендә дә иң кирәкле сүзне иң кирәкле вакытында әйтә белә иде. Ул кешеләр белән аралашырга яратты. Үзе дә акыллы кешеләр белән аралашырга, тәкъдимнәрен ишетергә, фикерләшергә кирәк дип әйтә иде. Бу белемнәрне ул дәүләт эшендә һәм иҗатында да файдалана иде.

Аның 70 яшьлек юбилее уңаеннан бер мәктәптә узган чарага барган идек. Укытучы шунда: “Туфан Миңнуллинның асыл сыйфаты һәм популярлыгы шунда – ул гади халык арасыннан чыккан кеше”, – диде. Мин шаяртып: “Юк, ул гади халык арасыннан чыккан кеше түгел”, – дип бүлдердем. Туфан ага гаҗәпләнеп миңа карады. “Ул – бүген дә гади халык арасында”, – дип аңлаттым мин.

Туфан Миңнуллин ярдәм иткән кешеләр, аның тырышлыгы белән төзелгән һәм төзекләндерелгән мәктәпләр, китапханәләр, клубларның исәбе юк. Без аны әле елдан-ел ныграк сагыначакбыз. Ул иҗат иткән әсәрләрнең популярлыгы да артачак кына. Кеше янәшәдә булганда аның бөеклеген күреп җиткермибез, әмма еллар узган саен моны аңлый барасың. Бүген безгә бигрәк тә парламентта Туфан ага җитми.

intertat.tatar

Просмотров: 819

Комментирование запрещено