Ларионова: «Биләрне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыенмыйбыз»

7DA9D156-4D9B-40AA-B8ED-52796C4DBEC4_cx0_cy3_cw0_w1023_r1_sБиләр шәһәрчеген дөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан эш алып барылмый. Бу хакта Казанда узган матбугат очрашуында Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма мөдире Татьяна Ларионова әйтте.

«Бүген Татарстан ЮНЕСКО исемлегенә яңа объект кертү, яңа намзәт чыгару максатын куймый һәм бу юнәлештә эш алып бармый», диде Татьяна Ларионова.

Ларионова сүзләренчә, Татарстанда дөнья мирасы объектлары Русия төбәкләре арасында иң күбе. Хәзер ЮНЕСКО конвенциясе таләпләрен үтәп, аларны сакларга кирәк. Татарстан Казан Кирмәне белән идарә итү планын ЮНЕСКОга юлларга тиеш. Ә Биләргә болай да игътибар җитәрлек дип саный Ларионова.

«Биләр, Сувар, Болгар – Болгар цивилизациясе музеенда күрсәтелгән. Анда саклау эшләре күптән алып барыла, бәлкем киләчәктә эшләр тагын да көчәер. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Алексеевски районының үз тәкъдимнәре бар. Алар алга таба каралачак», диде Ларионова.

Биләр – X-XIII гасырда Идел буе Болгар дәүләте шәһәре. XII гасырдан — аның башкаласы. Урта гасыр чорының зур шәһәрләреннән саналган, 8 миллион дүрткел метр мәйданны алып торган. 100 меңгә якын кеше яшәгән булуы ихтимал дип саный тарихчылар.

Бүген Татарстанда өч объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Бу – Казан Кирмәне, Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утравы.

Татар җәмәгатьчелеге, галимнәр Биләргә Татарстан җитәкчелегеннән игътибар юк, Зөя утравы белән Болгар гына абруйда, ә Биләр – үксез бала кебек дигән борчылуларын белдерә. Әйтик, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков борынгы Биләр шәһәре булган урын һичшиксез ЮНЕСКО канаты астында булырга тиеш дигән фикердә.

Бу фикерне Биләр тарихының төп белгечләре булган галимнәр Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин да инде күптәннән әйтеп килде.

azatliq.org

Просмотров: 527

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>