«Ышаныч булса, тынычлык та була» / Минтимер Шаймиев: «Если есть Каннский фестиваль, почему нет Казанского?» (ВИДЕО)

DEA39A6A-0D87-4E17-9438-3792BB957735_cx19_cy0_cw81_w1023_r1_s4 сентябрь Казанда XIV халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Анда быел 56 илдән 967 фильм тәкъдим ителгән. Шулардан 65е сайлап алу турын үткән. Ачылыш тантанасында Азатлык хәбәрчеләре дә булды.

Ачылыш тантанасы, һәрвакыттагыча, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә булды. Чара милли рухны чагылдырырга тырышты. Монда дини эчтәлектәге җырлар, классик әсәрләр башкарылды. Татарстан җыр һәм бию ансамбле, Идрис Газиев чыгышларын чит ил кунаклары бигрәк тә җылы кабул итте. Ә менә бәйгегә үткән киноларны тәкъдим итү урыс һәм инглиз телләрендә генә барды. Элек ул татар телендә дә була иде. Аның каравы актер Марат Бәшәров татарча чыгыш ясавы белән истә калды. Чыгышы шома түгел, әмма актер узган елны әйткән «татарча сөйләргә өйрәнәм» дигән вәгъдәсен үтәде.

Тантаналы өлештән соң фестивальне ача торган фильм күрсәтелде. Элек ачылыш тантанасында төп фильмны күрсәтүләрен сорыйлар иде, әмма бу эшләнми иде. Быел, ниһаять, тормышка ашты. Фестиваль Чыңгыз Айтматовка багышланган «Саякбай. XX гасыр гомере» фильмы (Кыргызстан, Татарстан) белән ачылды. Фильмның иҗат төркеме язучының әнисе Нәгыймә ханым турында сөйләде. Аның сүзенә күрә, Чыңгыз аксакал Саякбайдан фатиха ала, шуннан аның иҗаты дөньякүләм таныла. Фильм Саякбай белән Чыңгызның очрашуы турында.

Тантананы Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин һәм махсус кунак Наталия Громушкина алып барды. Соңгысы мөселман киносы фестивале үзенчәлекләрен тантана ахырында гына аңлады. Бу вакытта ул кунакларны кычкырып түгел, тыныч кына игълан итә башлады.

Тантаналы чарага кадәр Азатлык режиссерларга иҗат иреге турында сорау бирде. Мисалга Сенцов, Серебренниковны алып, эшегез куркыныч түгелме, дип сорады. Ләкин режиссерлар аларның кем икәнен белмибез, диделәр. Венеция кинофестивалендә Русия режиссеры Виктор Косаковский Олег Сенцовны искә алган иде. Казан кинофестивалендә йөз көннән артык ач торган Сенцовны белмиләр булып чыкты. Америкадан «Сугыш кыры» («Поле битвы») фильмы иҗат төркеме вәкиле Амина Жаман да шул исәптән. Ул иҗат иреге бәйсез кинода дип исәпли:

– Иҗат иреге бәйсез кинода, бәйсез спектакльдә була. Чөнки кеше аны үз акчасына куя, шуңа күрә беркем дә ничек төшерергә, кайда эшләргә, кемнәрне сайларга икәнен әйтеп тормый, басым ясамый. Фильмны сәнгать хакына, зур максатлар хакына төшерәсең икән, син иҗатыңда ирекле дигән сүз. Әгәр инде заказ икән, дәүләтнекеме, яисә аерым бер шәхеснекеме, димәк, синең өстеңдә хуҗа бар. Америкада бу – еш кына продюсер. Ул сценарийның көченә ышана һәм режиссер бу очракта башкаручы булып кала. Фильм дәүләт акчасына төшерелә икән, әйтик, Татаркино заказы белән, минемчә андый фильмнарда милли традицияләр чагылырга, шул рәвешле милли кинематограф үсәргә тиеш. Ләкин бу социаль проблемнарга күз йому дигән сүз түгел. Милләт язмышына тәэсир иткән һәр мәсьәләнең фильда чагылырга хакы бар.

Бөтен нәрсәне чангылдырып була. Билдән түбән тәгәрәмәскә генә кирәк. Мин матур, шул ук вакытта социаль мәсьәләләрне колачлаган кинематограф яклы. Сугышның фаҗигасен аңлар өчен аның бөтен вәхшәтен күрсәтмәскә дә мөмкин дип уйлыйм. Безнең «Сугыш кыры» дигән фильм шундый. Анда Гыйрак таксистына американ утыра. Икесенең дә гаиләсендә сугыш коточкыч эз калдырган. Гыйраклының баласы үлгән булса, американга, сугыштан соң акылына зыян килгәнлектән, баласы белән күрешергә ярамый. Ике халык, ике милләт очраша һәм сугышта җиңүчеләр булмавы ачыклана. Менә бу мисал да картина режиссерының иҗади яктан ирекле булуы турында сөйли. Ул аны күңеле кушканга, үз акчасына төшергән. Мин яшь режиссерларның үзләренә генә ышануларын теләр идем. Кемгәдер өмет итеп вакытыгызны әрәм итмәгез һәм үзегезне чикләмәгез.

Кытай режиссеры Ли Сяочуан да иҗатта чикләүләр була алмый ди. Ул Кытайда яшәүче татарлар турында бик белмәвен дә әйтте:

– Кытайда темаларга чикләүләр юк диярлек. Режиссерлар үзләрен нәрсә борчый, шул темага алына. Мин өлкән кешеләрнең тормышын яктырттым. Ул нинди: катлаулымы, бертөрлеме, картлыкта кешене ни көтә? Мөгаен бу иң популяр темаларның берседер. Ләкин тыелган темалар да бар. Бу кытай традицияләре буенча шулай. Әйтик, бер үк җенестәге кешеләрнең мәхәббәте. Бу хакта азрак фильмнар да бар, ләкин җәмәгатьчелек андый картиналарны кабул итми. Кытайда 56 милләт вәкиле яши. Алар арасында иң зурысы – кытайлар. Татарлар бик аз санда. Чынлыкта төрле милләтләрне бүлгәләү юк. Барысына да караш бертөрле.

Һиндстан режиссеры Джетла Сидхарда әйтүенчә, Һиндстанда кино индустриясе ирекле:

– Без үзебез теләгән темаларга кино төшерәбез. Ләкин чикләүләр дә бар. Бу мөселман киносына бәйле. Монда уйламаган җирдән проблемнар килеп чыгарга мөмкин. Мин үзем «Мәхәббәт һәм Шукла» фильмы директоры. Бу – утыз яшьлек таксист турында. Шушы яшенә җитеп, өйләнгән булуына карамастан, ул сексның нәрсә икәнен белми. Чөнки әти-әнисе, апа-сеңеләре белән бер бүлмәдә яши. Бу фильмда күрсәтелгән проблем, кызганыч, Һиндстанга хас. Беренче тапкыр гына килгәч, татар фильмнарын карамадым. Әмма музыкасына гашыйк булдым. Ә ризыклары безнең ризыкка якын икән.

Кыргызстанның Чыңгыз Айтматов исемендәге фонды вице-президенты Ассоль Молдокматова кинематограф берләшкәндә берни куркыныч түгел ди:

– Кыргыз кинематографы элек-электән XX гасырның могҗизасы саналды. Ләкин бу брендны тотрыклы рәвештә саклап калу авыр булды. Бигрәк тә үзгәртеп кору елларында. Бу елларда кинематограф уңышсызлык кичерергә мәҗбүр булды. Бүген исә Кыргызстанның өч кинофестивале бар. Аның берсе Лос-Анджелеста уза, икенчесе Азия илләрен берләштерә, өченчесе исә кыска метражлы фильмнар фестивале. Мин Кыргызстан кыска метражлы фильмнар иле дип тә әйтер идем. Режиссерлар берләшеп берничә максатны гамәлгә ашыра. Беренчесе – сан ягыннан калышмау, икенчесе – илне дөньякүләм кино мәйданнарында таныту һәм иң мөһиме – сыйфатлы фильмнар җитештерү. Режиссерларга тема ягыннан чикләү юк. Кыргыз киносы – мөстәкыйль кино. Монда Чыңгыз Айтматов исемен телгә алу да җитә. Аның әсәрләре буенча гына да берничә дистә фильм барлыкка килде.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанада кинофестивальнең абруе арта диде:

– Мин бу залда беренче тапкыр гына түгел, һәр яңа очрашуга бик шатмын. Бу бит мөселман киносының яңа үсеше дигән сүз. Ел саен фестивальдә катнашучылар да, тамашачылар да арта. Ул үз позициясен Русиядә генә түгел, дөньяда да ныгыта. Шунысы сөендерә, бер тапкыр килгән кинематографистлар Казанга кабат әйләнеп кайта, ә бу, фестивальнең абруе үсә, дигән сүз. Бүген ЮНЕСКОның мәдәниятара аралашуга багышланган халыкара форумы да башланып ките. Бу исә Татарстан төрле мәдәниятләрне тартып торучы үзәк дигән сүз. Безнең фестивальнең асылы – гомумкешелек, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, югары сыйфатлы кино үсешен тәэмин итү.

Ул чараның географиясе үсүенә дә тукталды, киноның сыйфаты үзгәрүен дә телгә алды. Мөхәммәтшин әйтүенчә, беренче фестивальгә 2005 елда 12 илдән 40 кино кабул ителсә, хәзер 56 илдән 967 гариза кабул ителгән. Ул Татарстан президенты котлавын да җиткерде.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сәхнәгә ЮНЕСКОның элекке җитәкчесе, Болгарстан сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Ирина Бокова белән күтәрелде:

– Мин инде хәзер берүзем генә йөри алмыйм. Мирасыбызны мәңгеләштерү юнәлешендә эшләгән елларда ЮНЕСКО җитәкчесе Ирина Бокова белән таныштык. Ул фестивальнең ачылышында да катнашасы килүен әйтте.

Ирина Бокова исә Казанның мәдәнияатара аралашу үзәгенә әверелүе табигый дип белдерде:

– Элек борынгы Татарстан белән танышсам, бүген мин заманча Татарстан белән танышам. Кино фестивале аралашу өчен менә дигән мәйдан. Ә 14 ел узуы аның уңышына ишарә. Миңа Казанның мәдәниятара аралашу үзәгенә әйләнүе табигый тоела.

Миңтимер Шәймиев фестивальнең ничек башланып китүен искә алды:

– Ничек килеп чыкты бу? Шул елларда Каннда Русия күргәзмәсе булды. Анда Татарстан да катнашты. Шунда кинофестивальләр уза торган сарайларны карап йөрдем дә, Канн кинофестивале бар икән, ник Казан фестивале булмаска тиеш дип уйладым. Мөселман дөньясы катлаулы. Анда аңлашылмаган мәсьәләләр шактый. Менә шуларны яман кешеләр оста файдалана һәм каршылыклар китереп чыгарырга омтыла. Безгә исә аңлашу, аралашу кыйммәт. Кинофестиваль әнә шуңа омтылышларның берсе ул.

Кинофестивальне ачык дип игълан иткән мөфти Равил Гайнетдин дә башлану тарихын искә алды һәм кинофестивальне җитди адым дип бәяләде:

– Фестивальләр күп, халыкара мөселман киносы – бердәнбер. Дөньяда негатив күп. Мөселманнарны да яхшы яктан гына күрсәтмиләр. Без ислам – яхшылык, тынычлык дине дибез. Шуңа күрә ислам рухын сәнгати яктан күрсәтергә булдык. Аның ачык, толерант булуын күрсәттек. Без ышанычлы аралашу кордык. Ышаныч булганда, тынычлык та була.

Быелгы фестивальнең берничә яңалыгы бар. Тамашачы аларны бердәй сөенеп кабул итмәде. Фестиваль үз эченә берничә форумны сыйдырган. Аларда кинога бәйге проблемнар сөйләшенер, яшь режиссер эшләре белән танышу булыр дип фаразлана. Бусы – сөенечле хәл булса, фестивальнең урыны үзгәрү тамашачыда ризасызлык тудырды. Бәйгегә кергән киноларны хәзер Казанның Бауман урамындагы «Родина» кинотеатрында түгел, «Ривьера» күңел ачу үзәгендәге кинотеатрда карыйсы. Фестивальнең даими тамашачысы Әлмирә Әдиәтуллинамоңа канәгать түгел:

– Фестивальдән милли кинога бик күп мөмкинекләр ачылуын көтәм. Ул –Казаныбызның төп вакыйгасы. Шуңа күрә аның Казанның үзәгеннән читкә күчерелүен авыр кабул иттем. Мин яшәгән җирдән Ривьерага туры автобуслар йөрми, такси тотып килдем. Бауманда, урамга чыксаң, җаның теләгән ашханәләр бар, «Родина» кинотеатрында намаз уку урыннары җайлы иде. Монда уңайлыклар алай күренми. Беренче катта намаз бүлмәсе бар диделәр, аны эзләп тапмадым әле.

Фестиваль кунакларга яраклаша бара дигән тәэсир кала. Быел аны ЮНЕСКО форумы кунакларына җайласалар, киләсе елда Казан саммит кунакларына күрсәтү өчен яз аена күчерелә дигән фикер дә бар.

azatliq.org

* * *

Накануне в Казани в КРК «Пирамида» открылся Казанский международный фестиваль мусульманского кино, который проходит в столице Татарстана в четырнадцатый раз. О том, как в Каннах Минтимер Шаймиев решал судьбу будущего кинофорума, кому посвятил стихи Марат Башаров и сколько призов ждут победителей — в репортаже «Реального времени». 

«И я пришел к Шаймиеву»

Открывая кинофестиваль, его президент, председатель совета муфтиев России шейх Равиль Гайнутдин вспомнил, что в 2005 году, когда Казань отмечала свое 1000-летие, захотелось сделать что-то необычное, и он пришел к тогдашнему президенту Татарстана Минтимеру Шаймиеву с предложением сделать фестиваль мусульманского кино, встретив полное понимание.

«До сир пор наш фестиваль именно мусульманского кино — единственный в мире», — напомнил Равиль Гайнутдин. Он традиционно произнес мусульманскую молитву, попросив у Всевышнего мира, милости и благословения. «Показать толерантность ислама языком киноискусства, его дух, открытость — вот задача Казанского кинофестиваля», — заметил его президент.

Его воспоминания совпали с подобным же экскурсом в прошлое и первого президента Татарстана, Государственного Советника, специального посланника ЮНЕСКО по межкультурному диалогу Минтимера Шаймиева, который присутствовал в зале «Пирамиды» и вышел на сцену под гром аплодисментов. «Я был в Каннах с нашей делегацией, ходил, смотрел выставку и думал: «Если есть Каннский фестиваль, почему нет Казанского?» В результате решили и сделали.

Начав скромно, фестиваль постепенно завоевал авторитет в мире, и не только исламском. В этом году на него поступило рекордное количество заявок — 967 из 57 стран мира. Плюс 65 фильмов будет показано вне конкурса. Победители в номинациях получат 15 призовых статуэток — символов фестиваля. Девиз его прежний и очень гуманистический — «Через диалог культур к культуре диалога».

Выступая с приветственным словом к гостям и участникам Казанского фестиваля, председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин отметил, что ему доставляет огромное удовольствие участвовать в открытии кинофорума.

«Казань снова стала центром пересечения, взаимообогащения мировых культурных и духовных традиций, точкой пересечения для профессионалов и любителей кино. С каждым годом фестиваль все увереннее завоевывает сердца кинозрителей, укрепляет свои позиции, укрепляет авторитет не только в России, но и в мире. Символично, что сегодня в Казани открылся международный форум ЮНЕСКО, это еще раз подтверждает, что Татарстан является центром притяжения культур, хранителем межконфессионального и межнационального мира и согласия. Проведение таких мероприятий в нашей стране вносит весомый вклад в укрепление международных культурных связей», — отметил спикер парламента.

Он зачитал приветствие президента Татарстана Рустама Минниханова, в котором отмечается, что Татарстан на протяжении многих лет является местом проведения международных форумов, значимых экономических, культурных и религиозных мероприятий. «Казанский международный фестиваль мусульманского кино по праву стал одной из визитных карточек современного Татарстана, вобрав в свой насыщенный репертуар лучшие фильмы представителей исламского мира. Он доступным языком кинематографа рассказывает о непреходящих духовных ценностях. Весьма символично, что нынешний кинофестиваль проводится одновременно с Казанским форумом по межкультурному диалогу под эгидой ЮНЕСКО, в год празднования в Татарстане юбилеев двух выдающихся философов и просветителей -татарского богослова Шигабутдина Марджани и русского писателя Льва Толстого», — говорится в приветствии главы Татарстана.

«Я почему-то говорю по-русски»

Концертная программа церемонии открытия не блистала изысками и, скорее, была заполнена дежурными номерами. Традиционные песнопения в начале, традиционный номер Государственного ансамбля песни и танца РТ, традиционные, не блистающие особым мастерством выступления гостей феста Ирины Алферовой и Эммануила Виторгана…

Вели концерт Искандер Хайруллин и Наталья Громушкина. Хайруллин, как всегда, был уместен и обаятелен, корректен и элегантен. Громушкина, как подавляющее большинство соведущих, приглашенных для этой цели из Первопрестольной и, очевидно, получившая текст за пару часов до начала церемонии, путалась в названиях, сбиваясь на банальности: «Искупайте ее в овациях!» Так Громушкина анонсировала выступление, весьма блеклое, певицы Зары, которая, очевидно, должна была выполнить функции «главной звезды».

Порадовал Рустем Абязов и его камерный оркестр «Ля Примавера», который на этот раз очень удачно разместили возле сцены, и Марат Башаров. Последний вышел на сцену под мелодию Дунаевского из «Веселых ребят». Башаров сейчас не просто гость феста, он его участник. Актер сыграл небольшую роль в фильме «Мулла», который представлен на фестивале в номинации «Полнометражный игровой фильм». «Мулла» будет показан уже сегодня, а после просмотра Башаров пообщается со зрителями.

«Это наша татарская картина на татарском языке», — пояснил Башаров, посетовав, что в фильме он единственный говорит на русском, впрочем, тут же отметил, что с его московским мишарским выговором ему было бы проблематично говорить на татарском. «В этой картине мы хотим сказать, что мулла — это не дедушка, который любит деньги и пироги. Мулла — это тяжелый труд, это состояние души. Это великий, великий труд»,  рассказал Марат Башаров.

И прочел стихотворение, которое сочинил один из его коллег, посвятивший свой опус Равилю Гайнутдину. Это было очень хорошее стихотворение, рассказывающее о том, что каждый раз, всходя на минбар, мулла идет как на бой. И оно очень соответствовало духу открывшегося вчера фестиваля мусульманского кино.

realnoevremya.ru

Просмотров: 693

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>