Когда дело спорится / Борчылырга урын юк

f3b362933418adad2f07d289fdf04a30

Зерноток фермера Булата Минсагитовича Салахова из села Камышла.

Труженики хозяйств Камышлинского района, не жалея ни сил, ни времени, в поте лица трудятся на полях и токах. Безусловно, работ во время страды невпроворот – всё нужно успеть вовремя, в установленные сельскохозяйственные сроки.

 

Мы посетили хозяйство местного фермера Булата Минсагитовича Салахова, а именно побывали на зернотоку, откуда гул работающей зерноочистительной машины ОВС-25 был слышен издалека. Здесь зерно нового урожая сортируется, очищается, затем закладывается на хранение, на семена.

На зерноочистительном комплексе работали трактористы Раиль Габдрахманов, Асфан Шаймарданов, Исламнур Шаймарданов. После уборки озимых выдалась короткая передышка. Поэтому эти люди, способные при необходимости с утра и до поздней ночи косить, подбирать валки, пахать и сеять, со всей ответственностью выполняют порученное дело на зернотоку.

Неподалеку комбайнер Идрис Каняев и водитель Камаза Анвар Зарипов были заняты подготовкой своей техники к выходу на поле на уборку яровых культур. Каждый из них прекрасно знает технику и всегда на переднем крае сельскохозяйственного производства.

– Мне приятно, что в хозяйстве трудятся достойные люди, на которых можно опереться. Все они надежные в деле, для которых работа – на первом месте, — отзывается о своих тружениках глава фермерского хозяйства. – Примером для молодых коллег своей ответственностью, исполнительностью хотел бы назвать ветеранов Мазита Фаттахова и Абузяра Фарукшина.

Словом, за полученный урожай главе фермерского хозяйства беспокоиться не надо, практически у всех тружеников за плечами не одна уборочная, так что каждый знает свои обязанности и прекрасно с ними справляется.

Илюся ГАЙНУЛЛИНА.

«Камышлинские известия».

* * *

Камышлы районы хуҗалык­ларында урып-җыю кампаниясе бара. Ашлыкны җыеп алып, ындыр табагына, амбарларга вакытында илтеп салмасаң, һава торышының яңгырга китү куркынычы да, бөртекләрнең коелу ихтималы да бар.

Камышлы фермеры Булат Минсәгыйть улы Сәлаховның ындыр табагында көнозын ашлык чистарткыч гүләп эшләп тора. Монда бөртекләр сортларга бүленә, чистартыла, чәчүлеккә дигәннәре аерып алынгач, ашлык саклагычларга салып куела.

Без килгәндә ашлык чис­тарту комплексында механи­заторлар Раил Габдрахманов, Әсфән һәм Исламнур Шәй­мардановлар эшли иде. Уҗым бодаен җыеп алганнан соң, эшләрендә берникадәр тәнәфес барлыкка килгән икән. Шул вакытны әрәмгә уздырмас өчен, алар ындыр табагындагы вак эшләрдән дә баш тартмыйлар, бөтен җаваплылыкларын җигеп эшлиләр.

Шунда ук комбайнчы Идрис Каняев һәм КамАЗ йөртүче Әнвәр Зарипов та бөтерелә. Хәзер алар техникаларын сабан культураларын җыеп алуга әзерлиләр. Үз машиналарының холкын яхшы белгән механизаторлар аларның нечкәрәк урыннарын алдан җайлап, майлап куюны кулай күрәләр.

- Хуҗалыклы кешеләр эшли бездә, — дип горурлыгын яшерми хуҗалык җитәкчесе Булат Сәгыйть улы. — Аларга таянып була. Бигрәк тә урып-җыю вакытының җаваплылыгын тоеп эшләүләре куандыра. Хезмәт ветераннары Мәҗит Фәттахов һәм Әбүзәр Фарукшин кебек хезмәткәрләрне дә яшьләргә гел үрнәк итеп күрсәтәм.

Биредә җыеп алынган ашлык өчен борчылырга урын юк икән. Егетләр алларына куелган бурычларны төгәл үтәп баралар.

 

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА,

“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 967

Комментирование запрещено