Разил Вәлиев шәһәр хакимияте “Дубравная” станциясенә татарча атама бирергә тиеш дип саный / Разиль Валиев не согласился с отсутствием перевода названия станции «Дубравная» на татарский язык

1011Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шәһәр хакимияте “Дубравная” метро станциясенә татар телендә дә атама бирергә тиеш дип саный. Разил Вәлиев станция атамасы татар теленә тәрҗемә ителмәве белән килешмәвен әйтеп, шәһәр хакимияте җитәкчелегенә хат җибәргән. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

  • Казанда “Дубравная” метро станциясентөзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды. “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы — 730 метр, киңлеге — 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.

Разил Вәлиев бу мәсьәләгә карата депутатлар реакциясе булуын әйтте. “Бу исем шәһәр хакимиятендә каралган вакытта мин шәһәр хакимиятенең җитәкчелегенә үземнең бу исем белән, аны тәрҗемә итмәү белән килешмәвемне әйтеп хат җибәргән идем. Аннан соң алар миңа аңлатмалы язу җибәрделәр. Андый исемнәр, шәһәр исемнәре, авыл исемнәре тәрҗемә ителми дип язып җибәрделәр. Чыннан да, андый тәҗрибә бар. Соңгы вакытларда тәрҗемә итми башладылар. Әмма мин моның белән килешә алмыйм. Алар исем ике төрле булса, бутала диләр. Чыннан да андый буталчыклык бар. Мәсәлән, мин Түбән Кама шәһәренең ике исемле булуына баштан ук каршы идем. Без, татарлар, Түбән Кама дип йөрибез, әмма руслар аны берсе дә Түбән Кама дип әйтми. Билгеле, ике исем, бер караганда, катлаулы, әмма андый практика да бар. Мәсәлән, русча “Москва” дибез, татарча “Мәскәү” дибез”, — диде Татарстан депутаты.

Разил Вәлиев башка метро станцияләре атамалары ике телдә дә булу сәбәпле, ни өчен бу вазгыятьтә ике төрле стандарт дигән сорау белән бирелеп, “Дубравная” станциясе дә татар телле атамалы булырга тиеш дип саный. “Безнең, милли республикада яшәгән халык буларак, андый географик атамаларны, урам исемнәрен, метро станцияләре исемнәрен үзебезнең туган телебездә күрәсебез килә. Аның бит мисалы бар. “Козья Слобода” дип куйдылар бит, “Кәҗә Бистәсе” дип татарча яздылар. Мин аларга шул сорауны бирдем. Ни өчен сездә ике төрле стандарт, дип сорадым? Стандарт бер генә булырга тиеш һәм сез аны шәһәр советында расларга тиеш. Нишләп шәһәрнең бер башында тәрҗемә итәргә ярый, ә икенче башында ярамый? Алай була алмый! Мин моның белән төп принципта килешә алмыйм. Ул татарча да я “Имәнлек”, я “Имәнле” булырга тиеш иде. “Дубрава” туп-туры тәрҗемә иткәндә “Туйра”, бәлки “Имәнлек”тер, бәлки “Туйралык”тыр. Анысы инде комиссия эше, аларның бит шәһәр советында коммисияләре бар. Алар, минемчә, бу мәсьәләне уртага салып карарга тиешләр иде”, — диде Разил Вәлиев.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел дип саный. “Хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Ләкин моның өчен теләк кирәк. Безнең кайсы республикада яшәвебезне беркайчан да онытырга ярамый! Бигрәк тә бу мәсьәлә бүген актуаль. Телләр мәсьәләсе кискенләшкән чорда бу мәсьәләгә бик тә сак карарга кирәк. Татар телен мин бер җирдә дә икенче урынга, икенче сортлы дәрәҗәгә күчерүне хупламыйм һәм хупламаячакмын да. Хәтта бер бик принципиаль мисал китерәм. Миңа еш кына “Оешмаларның исемнәрен язганда алдан татарча язаргамы, русча язаргамы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Минем аларга Конституция нигезендә җавабым бар. Татарстан Конституциясендә акка кара белән Татарстанда татар һәм рус телләре бертигез хокуклы дәүләт телләре дип язылган. Рус һәм татар телләре дип язылмаган, татар һәм рус телләре дип язылган! Югыйсә, андый мәсьәләләр гадәттә алфавит тәртибендә язылалар. “Р” хәрефе бит “Т” хәрефеннән алданрак. Әгәр дә алфавит тәртибендә язган булсалар, без Конституциядә рус һәм татар телләре дип язган булыр идек. Конституциядә без, үзебезнең милли республика икәнебезне истә тотып, телләр турындагы мәкаләдә Татарстанны алга куйдык. Шуңа күрә шушыңа таянып, хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән идем. Соңгы вакытларда, мемориаль такталар куйганда да, башка шушындый эшләр эшләгәндә дә татарча язуны алга чыгара башладылар”, — диде Разил Вәлиев.

Бу хакта тулырак “Интертат”сайтыннан укып белә аласыз.

tatar-inform.tatar

* * *

Власти Казани должны были соблюдать двуязычие во время утверждения наименования новой станции метро «Дубравная», заявил председатель Комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиль Валиев в интервью корреспонденту ИА «Татар-информ».

О своем несогласии с отсутствием татарского названия станции депутат написал в письме, которое отправил в городскую администрацию.

Новая, 11-я по счету, станция казанского метро «Дубравная» была открыта 30 августа.

По словам Разиля Валиева, депутаты уже отреагировали на ситуацию с отсутствием перевода названия станции «Дубравная» на татарский язык. «Когда это наименование рассматривалось в администрации Казани, я направил руководству города письмо, где заявил, что не согласен с этим наименованием и тем, что его не перевели на татарский язык. Они мне выслали объяснительную, где сказано, что такие наименования, названия городов, деревень не переводятся. Действительно, есть такая практика. В последнее время перестали переводить. Но я не могу с этим согласиться», — рассказал депутат Госсвета РТ.

Напомнив, что многие названия станций метро в Казани имеют варианты на двух государственных языках, Разиль Валиев задался вопросом о существовании двойных стандартов.

«Нам, как жителям национальной республики, такие наименования, географические названия, наименования улиц, станций метро хочется видеть на своем родном языке. На это ведь есть примеры. Ведь дали станции „Козья слобода“ татарское название — „Кәҗә бистәсе“? Этот же вопрос я задал им. Почему у нас двойные стандарты? Стандарт должен быть один, и вы должны его утвердить в городском совете. Почему в одном конце города переводить можно, а на другом — нельзя? Так не бывает! Я с этим в принципе не могу согласиться. По-татарски это должно было быть „Имәнлек“ или „Имәнле“. Слово „дубрава“ в прямом переводе — „туйра“, возможно, наименование будет звучать как „Имәнлек“, а возможно, „Туйралык“. Это уже дело комиссии, у них ведь в городском совете есть своя комиссия. Я считаю, что они этот вопрос должны были обсудить», — сказал Валиев.

Депутат считает, что еще не поздно исправить ситуацию. «Исправить ошибку никогда не поздно. Но для этого нужно желание. Нам никогда нельзя забывать, в какой мы республике живем. Эта проблема актуальна особенно сегодня. В период, когда обострился вопрос языков, к этому вопросу надо подходить очень аккуратно», — сказал председатель Комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено