Татарское книжное издательство начнет выпускать аудиокниги / Татарстан китап нәшриятында быел аудиокитаплар яздырылачак

703A5812Начиная с этого года Татарское книжное издательство будет выпускать аудиокниги. Об этом на пресс-конференции в ИА «Татар-информ» сообщил директор издательства Ильдар Сагдатшин.

«В последнее время на аудиокниги большой спрос. Таких книг еще довольно мало, а у тех, что есть, не до конца решены вопросы авторского права. Эти аудиозаписи живут в различных интернет-ресурсах. Начнешь проверять — то их форматы не соответствуют, то имеются юридические вопросы. Мы до конца года планируем также выпустить довольно много аудиокниг. Эта работа уже постепенно ведется. В студиях озвучиваем книги, думаю, в первую очередь увидят свет аудиокниги Фатиха Амирхана, Дердменда, Мажита Гафури, а также татарские народные сказки», — отметил Ильдар Сагдатшин.

В 2018 году Татарским книжном издательством будут выпущены 124 наименования социально значимых книг.

tatar-inform.ru

* * *

Быелдан башлап Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгарачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

“Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур. Мондый китаплар әле күп түгел һәм булганнарында да авторлык хокуклары тулысынча каралмаган. Алар төрле чыганакларда, сайтларда «яши». Тикшерә башласаң, йә аларның форматлары туры килми, йә юридик мәсьәләләр бар. Без ел азагына кадәр шактый гына аудиокитаплар чыгарырга да планлаштырабыз. Инде бу эш акрынлап башкарыла. Студияләрдә тавыш яздырабыз. Быел Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Татар халык әкиятләре, Мәҗит Гафури һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз”, — диде Сәгъдәтшин.

  • Татарстан китап нәшриятында быел социаль әһәмияткә ия 124 исемдәге китап басылып чыгачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 864

Комментирование запрещено