Илдә яшәүче бер гаиләнең банкларга уртача 230 мең сум бурычы бар. Әҗәт күләмен Бөтенроссия халык фронты белгечләре исәпләп чыгарган.
Әйтүләренә караганда, исәп-хисап оешмаларыннан кредит алучылар саны арткан. “Бер гаиләгә күчергән очракта, әҗәт күләме 234 мең 600 сум тәшкил итә”, – дигән белгечләр. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 19 процентка күбрәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илдәге һәр дүрт гаиләнең берсе кредит йөген тарта. Анысы да монысы, быел банк белән вакытында исәп-хисап ясамау аркасында җыелган әҗәт күләме кимегән. Әлеге күрсәткеч бер гаиләгә уртача 14 мең 400 сум туры килә, дигәннәр. Чагыштыру өчен, былтыр ул 15 мең 400 сум тәшкил иткән. Тик сөенергә иртәрәк. Белгечләр фикеренчә, халыкның түләү сәләте яхшырмаган. Барысы да әҗәтлеләрнең бер кредитны икенчесе хисабына капларга тырышуына бәйле, дип аңлатканнар.
Быелның икенче чирегендә банкка мөрәҗәгать итүчеләр арасында кулга акча алучылар күбрәк. Шул рәвешле 1 триллион сумлык кредит рәсмиләштергәннәр. Икенче урында – ипотека алучылар. Аның күләме 642 миллиард сумга җиткән. Кредит картасы алырга теләүчеләр исә – өченче урында. Пластик карта хуҗаларының банкларга 193 миллиард сум бурычы бар.
Кредит алган гаиләләр Калмыкиядә (51 процент) күбрәк, ди. Моннан тыш, Тыва (49 процент) һәм Чуашстан (39 процент) республикаларында яшәүчеләр исәп-хисап оешмаларына ешрак мөрәҗәгать итә. Беренче бишлеккә Иркутск өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы (һәркайсында – 38 процент) да эләккән. Бөтенроссия халык фронтында билгеләп үтүләренчә, илдә яшәүчеләрнең исәп-хисап счетында җыелган маясы 27 триллион сумга җиткән. Шуның 21 проценты чамасы чит ил валютасында саклана.
“Ватаным Татарстан” (№ 125, 04.09.2018).
* * *
Специалисты Общероссийского народного фронта сообщили, что долг россиян перед банками растет в ускоренном темпе.
Расчеты были проведены на основании материалов Росстата и Банка России, сказано на сайте ОНФ.
Так, средняя российская семья по состоянию на первое полугодие текущего года должна кредитным организациям свыше 234 тысяч рублей. Данная цифра на 19% выше, чем за этот же период в 2017 году.
С начала 2018 года общий объем задолженность граждан увеличился на 9,2%, до 13,25 триллиона рублей. По данным экспертов, в прошлом году рост задолженности составил 3,5%.
Наиболее закредитованными оказались Калмыкия, там уровень кредитов на 51% превышает средний показатель в России. В Туве — на 49%, в Чувашии — на 39%, в Иркутской области и Ханты-Мансийском автономном округе — на 38%.
Просмотров: 896