Илсөя Бәдретдинова: «Минем турында судлашып йөрерлек гайбәт таратканнар»

image (1)Гайбәтеңне сөйләсәләр, гөнаһларың кими ди, имеш… Бу сүзләр чыннан да дөрес булса, артист, җырчы халкыннан да гөнаһсыз кеше юктыр инде. Игътибар үзәгендәге кешене сөйлиләр шул. Хәер, «артист буласың юк иде» дип куяр иде безнең авылдагы бер абзый.

Танылган булуның бер ягы шул инде (уңай ягымы, тискәреме – монысын һәр артист үзе хәл итә) – һәр адымың исәптә, уңга каерылсаң да, сулга китсәң дә тамашачыңның җентекле карашыннан читтә калмыйсың. Берсе бер төрле күреп, икенчесенә сөйли, тегесе үз чиратында, үзенчә ишетеп, өченчесенә җиткерә, кыскасы, «ватык телефон» системасы тулы көченә эшли, һәм артист турында бер дигән гайбәт барлыкка килә!

Илсөя Бәдретдинова: «Минем турында судлашып йөрерлек гайбәт таратканнар»

Илсөя Бәдретдинова (җырчы): «Безнең татар халкының фантазиясе көчле… Аллага шөкер, гайбәтсез торганым юк. Татарстанда, Башкортстанда мин йоклап карамаган ир-ат артистлар юк инде, кеше сүзе буенча.

Әле күптән түгел барысын да сугып ега торган бер сүз таралды: имеш, администраторым Гүзәл белән минем арада мәхәббәт икән! Башка сыймаслык… Аннан судлашып йөрерлек гайбәтләр дә бар: Татарстанда билгеле бер официаль мәгълүмати сайт мине иң күп пластик операцияләр ясаткан татар артистлары рейтингына урнаштырган. Мин бу гайбәтне, гади дәүләт сырхауханәсеннән белешмә алып күрсәтеп кенә дә кире кага алам. Мөнәсәбәтләр ачыклап йөрергә вакытым гына юк… Гайбәтне сөйләп кенә калмыйлар, язалар да. Миңа гына язсалар бер хәл, улым Нариманга да язалар! «И балакаем, атаң шундый булды, анаң шундый… Син яхшы кеше булып калырга тырыш инде, без синең белән!» дип язып куйган берәү. Андыйлардан шуны гына сорыйсым килә: хәзер Нариманның әтисе юк, теләсә нәрсә сөйләп инде миннән дә биздерсәләр, үзләренә асрамага алырга риза булырлармы икән аны?»

Вадим Захаров: «Кызыбыз үзебезнеке түгел дип шикләнделәр» 

Вадим Захаров (җырчы): «14 июль көнне икенче кызыбыз туды. Бала көткәнне беркемгә дә әйтмәдек дисәм дә була. Иң якын туганнар, дуслар белде инде. Менә шул кызыбыз тугач, сүзләр килеп иреште: «Үзләренеке микән? Бала көтмиләр иде бит…» Үзебезнеке! Тагын кемнеке булсын инде…» 

Нурзадә бәби көтү-көтмәве турындагы серне чиште
Нурзадә (җырчы, автор-башкаручы): «Бер елны сольный концертымны яз көне – май аенда куярга уйладым. Минем туган көнем майда бит! «Һиндстан хикмәтләре» дигән программа иде ул. Берзаман миңа Айгөл Бариева: «Син корсаклымы әллә?» – ди… Егылып китә яздым! Шундый сүз чыккан икән, янәсе, мин әле көзен генә сольный концерт куйганмын да җиде-сигез айдан соң яңадан концерт куям. Болай ашыгуымның сәбәбе – бала көтәм икән, көзгә табасы, шуңа күрә сольнигымны язын уздырып куям, имеш… Әй көлдем инде! Айгөлдән, көлеп: «Атасының кем икәнен әйтмәделәрме?» – дип тә сораган идем әле».
Алмаз Мирзаянов (алып баручы-сүз остасы, юморист): Минем уйлап торасы юк инде, миндә шул өйләнү темасы!
Ник өйләнмисең, диләр, үзләре шуның сәбәпләрен табып куялар. Берәрсе белән очрашып йөри башласам, ник аның белән йөрисең, ул сиңа тиң түгел дип гаебен табалар. Гел йөрмәсәң, нишләп беркем белән дә йөрмисең, дип әрлиләр. Аңламассың… Ярый, мине искә алып сөйләшүләренә дә рәхмәт инде!»
 

 

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено