Яңа укучыларны яңа директор каршылады

6Үткән шимбәдә Россиянең шәһәр һәм авыл урамнары буйлап бәйрәмчә киенгән, чәчәк букетлары күтәргән балалар мәктәпләргә ашыктылар. Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Үзәк урамы да чәчәкләр күплегеннән чуар булып күренде. Мәктәпнең ишек алдында үсеп утырган 45 яшьлек ак каеннар (нәкъ шушы каеннарны утырткан укучылар быелгы Сабан туе алдыннан үзләренең 45нче очрашуларын уздырганнар иде) беренче сыйныфка килгән ундүрт укучыны яратып каршы алдылар.

Быел Иске Ярмәк мәктәбендә директор да яңа — моңа кадәр шушы авылның балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Равилә Хәйдәр кызы Гыймадиева, дулкынлануын яшерергә тырышып, директор сыйфатында беренче мәртәбә мәктәп йортына җыелган укучыларны, ата-аналарны һәм ветеран укытучыларны сәламләде.

6

- Искиткеч белем дөньясына рәхим итегез, — диде ул, беренче сыйныф укучыларына карап. — Ишекләрен киң ачып биредә сезне белем дигән сихри дөнья көтә. Ул сезгә олылар тормышына кереп китәргә ярдәм итәр. Укыгыз, югарыга ашкыныгыз, шушы мәктәптә укуыгыз белән гомер буе горурланыгыз!

Өлкә мәгариф министрлыгы Төньяк — Көнчыгыш бүлегенең Камышлы районы буенча җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин, халыкны мәктәпнең яңа директоры белән таныштырып үткәннән соң, моңа кадәр күп еллар мәктәпне җитәкләп килгән Мәсхүдә Минегали кызы Габидуллина турында да бик җылы сүзләр әйтте. “Кызганычка, Мәсхүдә Минегалиевна бу линейкага килә алмады, чөнки аңа гомерендә беренче мәртәбә үзенең оныкларын җитәкләп, мәктәпкә алып бару мөмкин булды. Без аның шушы хисләрен аңлап, исәнлек-саулык теләп, рәхмәтле булып калыйк”, — диде.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов та быел беренче мәртәбә Иске Ярмәк мәктәбенең Белем көнендә катнаша икән.

- Үзегезнең арадан үсеп чыккан Равилә Хәйдәр кызы Гыймадиеваны директор итеп тәкъдим итәбез. Шушы мәктәптә укучы балалар аны балалар бакчасыннан ук яхшы беләләр. Шуңа да беренче сыйныфка укырга килүчеләргә кыен булмас дип ышанам, чөнки шул ук яраткан Равилә апаларын яңа дәрәҗәдә генә күрәчәкләр алар.

Ә менә укытучылар коллективы алдында җаваплы бурычлар тора. Россия президенты алты ел эчендә техника һәм технологияләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү бурычын куйган иде. Мәктәпне тәмамлаган балалар бу технологияләрне белергә һәм үс­терергә тиеш булачаклар. Аларга уку, белемнәрен үстерү кызыклы булсын өчен, без кулыбыздан килгәннәрнең барысын эшләячәкбез, — дип белдерде ул һәм Иске Ярмәк мәктәбе спортчыларына яңа спорт формалары тапшырды.

Белем көнендә Дамир Годжама­нов, Тимур Гыйбадуллин, София Шә­рәфетдинова, Аскар Годжаманов, Люзия Ибраһимова, Әлмирә Сәлахова, Аделина Гыйбадуллина, Нигъмәтулло Абдусаматов, Рәйсә Гыймадиева, Артур Шамкаев һәм Ревал Мәрданов кебек яхшы билгеләргә генә укучы балалар бүләкләнделәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Зөһрә Кәримова — өлкә Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, шушы көнне 55 яшьлеген билгеләп үтүче Сәрия Гыйлаҗева Камышлы администрациясенең Рәхмәт хатына ия булдылар.

Тантанага өлкә хөкүмәтеннән Самара өлкәсенең Спорт министры урынбасары Андрей Харин да килгән иде.

- Бүген кем өчендер беренче, ә кем өчендер соңгы уку елын башлап җи­бәрүче кыңгырау чыңлады. Беренче сый­­ныф укучысына да, инде мәктәпне һәм югары уку йортын тәмамлап, эш­кә чыккан кешегә дә һәрвакыт укырга, белемен арттырырга кирәк, чөнки хә­зерге технологияләр тоташ үзгәреп тора.

Укуга гына түгел, белемгә омтылуыгызны, сезгә мәгълүмат биргән, тормышыгызда ярдәм иткән кешеләргә карата рәхмәтле булуыгызны телибез.

Шушы мәктәп укытучылары, ата-аналарыгыз биргән белем сезгә таяныч булсын, сайлап алган профессиягез гомерлек булсын иде, — дип бик тә үтемле сүзләр әйтте. Шулай ук балалар тавыш көчәйткечләр аша губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның юлламасын да тыңладылар. Ахырда мәктәп каршында җыелучылар Ватан сугышында биш баласын югалткан Пәрвәз апа Гыйльметдинованың һәйкәле янына чәчәкләр куйдылар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В гостях у сельских школьников (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 1773

Один комментарий

  1. Яна директорга ун,ышлар