Минәхмәт Мидхәт улы ХӘЛИУЛЛОВка!

article45480Хөрмәтле Минәхмәт әфәнде!

Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

iХалкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. 

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Гүзәл Әхәт кызы АЛЛАБИРДИНАга!

2e7cfd069ada417e3a2faee159dcbdefСезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.