Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче әбиебез Саимә Хаҗиәхмәт кызы Әһлиуллинага 90 яшь тула.
Яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килеп, тормышның ачысын татыса да, әбиебез киң күңелле, кешелекле, ярдәмчел булып кала алган. Ул гади колхозчылар Зәрига һәм Хаҗиәхмәт Габдрәфыйковлар гаиләсендә туып-үсә. 1934 елда, әтисе Байкал тирәсенә эшкә китеп баргач, кыз дүрт елга әнисенең бердәнбер ярдәмчесе булып кала — колхоз фермасында сыерлар саварга да, колхоз кырларында утау утарга да, йорт эшләрен алып барырга да булыша.
1941 елның декабрендә Саимәнең әнисе окоплар казырга китә. Бу вакытта әтисе Хаҗиәхмәт сугышта була инде. Озак та үтми, ул әсирлеккә эләгә һәм, сугыш тәмамлангач кына, совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә.
Саимә шул арада Гайфулла Әһлиуллин исемле егеткә кияүгә чыгып, үз тормышын корып җибәрә. Бер-бер артлы уллары Рөстәм, Илдар һәм Илгизәр туа. Каенанасы белән Саимә бик тату яши, үз әнисен дә онытмый — йорт корып, башка чыккач, аны үзләренә алып, 91 яшенә кадәр тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озата.
Саимә әби гомере буе колхозда эшләсә дә, йорт эшләренә дә өлгер иде. Бабай белән икәү балаларына олы юлга чыгарга булыштылар. Баласын югалту ачысын да татырга туры килә — Илгизәре вакытсыз бакыйлыкка күчә.
Әбиебез балалары, оныклары өчен үрнәк, киңәшче, яраткан әни, кайгыртучан әби. Бүген аның 9 оныгы, 10 оныкчыгы бар инде. Өебезнең нуры, яме булып балкый ул. Без аны бик яратабыз һәм, 90 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез.
Балалары, оныклары исеменнән оныгы Алисә ХАММАТШИНА.
Просмотров: 983