Юбилей пришел опять — нынче с цифрой 75! / “Бердәмлек” һәм аның мөхәррире

1-DSC_15057 сентября 2018 года 75 лет исполнилось главному редактору  Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Рафкату Набиулловичу Аглиуллину. По этому случаю в кафе «Белоснежка» на улице Гагарина прошел торжественный меджлис. 

Особенностью проведения семейных торжеств у татар, придерживающихся традиционного ислама, является то, что они начинаются чтением аятов из священного Корана. Не стала исключением и эта трапеза.  Затем все собравшиеся гости поздравили именинника с юбилеем. 

Много теплых слов было адресовано виновнику торжества.  Руководитель управления национальной и конфессиональной политики департамента мониторинга общественного мнения Администрации Губернатора Самарской области Осипова Надежда Петровна зачитала поздравление  врио губернатора Самарской области Дмитрия Игоревича Азарова.  Председатель общественной организации «Самарская областная организация Союза журналистов России» отделения Союза журналистов России Ирина Владимировна Цветкова сообщила о том, что в скором времени Рафкат Набиуллович получит почетное звание «Заслуженный журналист Cамарской области». Поздравить юбиляра также пришли главный казый ЦДУМ Вагиз-хазрат и муфтий региона Талип-хазрат Яруллины, руководители татарских национальных НКО, меценаты газеты, члены татарских общественных организаций, коллеги, близкие и друзья.

1-DSC_15051-DSC_1507 1-DSC_1508 1-DSC_1510 1-DSC_1514 1-DSC_1517 1-DSC_1518 1-DSC_1521 1-DSC_1523 1-DSC_1524

Присоединяясь ко всем поздравлениям, пожелаем юбиляру и его близким благодати Всевышнего Создателя, долгих лет здоровья, благополучия, счастья в обоих мирах, успехов в дальнейшей творческой деятельности, удачного претворения в жизнь новых замыслов.

Завершился вечер также, как и начался – чтением Корана. 

samtatnews.ru

* * *

Үткән җомгада “Бердәмлек” редакциясенә килгән кешеләр аптырап калганнардыр – эш бүлмәләребездә бер генә кеше дә юк иде. Бу көнне без, баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның 75нче туган көнен бәйрәм итәргә дип, Самараның “Белоснежка” кафесында җыелдык.

Бик матур һәм искиткеч җылы бәйрәм булды бу. Кунаклар юбилярыбызга иң яхшы сүзләрен әйтергә, котлауларын җит­керергә ашыктылар. Шуларны читтән тыңлап торучылар булса, мөхәрриребезнең данлы вә шанлы юл үтүе һәм шушы гомер эчендә үз милләте өчен зур эшләр башкарып өлгерүе турында ишетеп сокланыр иде. Шуңа күрә без газетабыз укучыларына да шушы матур кичә турында тәфсилләп сөйләргә булдык.

Хөрмәтле мөфтиебез Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН һәм аңа кадәр күп еллар региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып милләтебезгә хезмәт иткән Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН, аның хәләл җефете Асия абыс­тай табын түрендә урыннарын алганнан соң, юбилярыбыз һәм хәләл җефете Фатыйма ханымның мәрхүм әти-әниләренә, әби-бабаларына һәм башка туганнарына багышлап, Коръән сүрәләре укыдылар.

Россия журналистлары бер­леге секретаре, Самара өлкә оешмасы җитәкчесе Ири­на ЦВЕТ­КОВА шу­шы көннәр­дә генә Рәф­гать Әһлиул­линга “Самара өлкә­се массакү­ләм мәгълүмат ча­раларының атказанган хезмәткәре” исеме бирелүе турында карар кабул ителүен белдерде.

- 75 яшь — ул кешенең акылы җитешкән чак. Бу чыннан да шулай. Сез күп нәтиҗәләргә ирештегез, өлкә хөкүмәтенең иң зур бүләкләренә ия булдыгыз. Ләкин бүләкләр мөһим түгел, иң мөһиме гаилә, балалар, яраткан эшегез. Сездә болар барысы да бар. Сез бәхетле кеше. Киләчәктә дә шулай бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез һәм эшләгез. Ә без сездән үрнәк алырбыз, — дип сөйләде Ирина Владимировна.

Өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультанты Надежда ОСИПОВА Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровның затлы бүләген һәм котлавын алып килгән иде.

- Хөрмәтле дуслар, мин юбилярны котларга шатмын. Зур тормыш юлы үткән, татар халкы, милли журналистика өчен бәяләп бетергесез зур эшләр башкарган шәхес ул. Рәфгать Нәбиулла улы башка милли газеталарның укытучысы, дияр идем. Чөнки туксанынчы елларда “Бердәмлек” артыннан еврей, чуваш, морд­ва, украин, немец, башкорт, азәрбайҗан газеталары чыга башлаганда Рәфгать Нәбиулла улы аларга киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итте, — дип аның хезмәтенә шәхси бәясен бирде.

мыподарок от муфтия СО Талипа хазрята Секретарь Союза журналистов России, председатель областного Союза журналистов Ирина Владимировна Цветкова Яруллины Вагыйз хазрят и Асия абыстай, Аглиулины Рафгат и Фатыйма

Самараның “Прогресс-В” тө­зелеш компанияләре генераль директоры, Россия Фе­де­рациясенең атказан­ган тө­зүчесе Вазыйх МӨХӘМ­МӘТ­ШИН Рәфгать Нәбиулла улын инде кырык ел буе белүе һәм хезмәттәшлек итүе турында әйтеп үтте.

- Ул “Волжская коммуна” өлкә газетасында хәбәрче булып эшләгәндә минем белән әңгәмәләр үткәреп, газета битләренә язып чыгара иде. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эшли башлагач, безнең хезмәттәшлек тагын да тирәнәя төште, — диде Вазыйх Гата улы.

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте президенты, “Самар татарлары” сайтын һәм шул ук исемдәге журналны оештырган Ильяс ШӘКҮРОВ та юбиляр турында бик җылы сүзләр әйтте һәм: “Татар милләтенә багышланган уртак эшебез телебезне, милләтебезне саклап калыр, аның чәчәк ату чорына китерер, дип ышанасы килә. Исәнлек-саулык һәм эшегездә уңышлар теләп калабыз”, — дип тәмамлады сүзен.

- Элек “Волжская коммуна” өлкә газетасында сезнең фамилиягезне күреп горурлана идем. Шуннан бирле кырык еллар чамасы вакыт узып киткән, һәм менә инде без хәзер бер юнәлештә эшлибез”, — диде өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр ГОРЛАНОВ.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик ГАЗИЗОВ та шушы котлауларга кушылды:

- “Бердәмлек” газетасы безнең мәктәп укытучылары өчен кулланма кебек. Хәбәрчеләрнең читтән карап язылган аналитик мәкаләләре үзебезнең эшләргә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Сез укучыларның, укытучыларның уңышлары турында да даими рәвештә язып торасыз. Мәктәптәге эшләребез турында “Бердәмлек” язып чыккан икән, димәк бу юлы эшебез уңган, дип нәтиҗә ясыйбыз. Шушы хезмәттәшлек ике якка да файдалыдыр, дип уйлыйм.

Хөрмәтле Рәфгать Нә­биулла улы! Ходай сезгә озын гомер бирсен һәм халкыбызга тагын озак еллар хезмәт итәргә насыйп итсен иде!

Шушы дәрәҗәле мәҗлестә редакция коллективы исе­меннән бүлек мөдире Эльмира ШӘВӘЛИЕВА чыгыш ясады:

- Менә биредә видеога төшерәләр иде. Безнең коллективны җыеп бастырдылар да Рәфгать абыйның сыйфатларын санап үтәргә куштылар. Башыма килгән беренче сүз — “изге җан” булды. Редакторыбыз чыннан да кеше хәленә керә белә торган шәхес. Аны “акыллы һәм таләпчән” дип тә бәяләдек. Ул без язган мәкаләләрне үз күзлеге аша үткәрмичә, бөтен исем-фамилияләрне, даталарны тикшертмичә, газета битенә куйдырмый. Кайчакта язмабызны берничә мәртәбә кире кайтарып, булмаган сәләтләребезне дә сыгып чыгара белә. Шул ук вакытта Рәфгать абыебыз гадел дә, тәҗрибәле дә, җаваплы да. Редакциядәге хатын-кызларга аның кулы астында эшләве җиңел, чөнки андый-мондый хәл килеп чыкса, безне яклап, амбразурага ул ташлана.

Баш мөхәрриребезгә чиксез исәнлек кенә телибез. Аның исәнлеге булса, дәрте дә була, дәрманы да табыла, газета да гөрләп эшли. Рәфгать абый, без сезнең белән горурланабыз һәм әле тагын озак еллар бергә эшләвебезне телибез.

Өлкә татар хатын-кызла­рының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ӘЮПОВА юбилярны тәбрикләп, шулай ук озын гомер теләде, чәчәкләр һәм чәкчәк бүләк итте. Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать ХУҖИН, шәһәр Думасы депутаты буларак, юбилярның эшчәнлеген ил сәясәте белән бәйләп сөйләде һәм бик шәп букетын тапшырды. Тугандаш башкорт халкының “Ыргыз” газетасы мөхәррире Сәлимә КРАСНОВА-ИГЕНБЕТОВА исә “Бердәмлек” газетасының һәм аның баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның башка милли оешмаларга һәм газеталарга ясаган зур йогынтысын билгеләп үтте. Гаиләнең якын туганнары исеменнән Рәфгать аганың олы апасы — 89 яшьлек Фәһимә апаның улы Минзаһит Гыйззәтов Рәф­гать абыйсын шушы олуг бәйрәме белән котлап, хәерле озын гомер, шулай гел бергә һәм дус булып яшәргә язсын иде, дип теләде.

Рәфгать Нәбиулла улының бүгенге зары, омтылышы, зур теләге — каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның музеен ачу, әлбәттә. Бу бәйрәмгә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче шагыйрьнең бертуган энесе Наил ага һәм җиңгәсе Ха­лидә ханым килгәннәр иде. Кичәне бик матур һәм күркәм итеп Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалаучы Рәйсә һәм Гакыйль ШӘКҮРОВЛАР алып барды. Алар мөхәрриребезгә бөтен Ульян татарларының сәламнәрен һәм котлауларын җиткереп, эшләрендә уңышлар теләделәр:

- Сезнең кебек янып йөрүче кешеләр күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз. Сез үзегезне жәлләмисез, күбрәк эшләр эшләп өлгерергә тырышып яшисез. Хәзер инде Вазыйх ага Мөхәммәтшин да сез­нең идеяләр белән кабынып китеп, Гакыйль Сәгыйров музеен төзү һәм ачу эшләре белән шөгыльләнә. Аллаһы бирсә, тиздән Гакыйль Сәгыйровның музеенда очрашу да насыйп булыр, дип өметләнәбез, — диде Рәйсә ханым.

Табынга дога кылу өчен сүз кабат Вагыйз һәм Талип хәзрәтләргә бирелде. Аларның һәркайсы бик үтемле вәгазьләр сөйләде, ә Вагыйз хәзрәт Рәфгать Нәбиулла улына мөрәҗәгать итеп:

- Самарада без барыбыз да дин аркылы, тел аркылы таныштык. Өлкә “Туган тел” җәм­гыятен, “Бердәмлек” газетасын оештыручылар, әл­хәм­­дүлиллаһи шөкер, зур авыр­лык­ларны, каршылыкларны җи­ңеп, эшләрен ташламады­лар, дин өчен, милләтебез өчен тырыштылар. Бүген без бердәм. Әйдәгез инде, хәзер аксакаллар булып мәчетләргә килик. Шушындагы абруйлы ке­шеләребез мәчетләргә йөр­сә, әлбәттә, динебез дә кү­тә­релер, телебез дә сакланыр, балаларыбыз да артыбыздан иярер иде, — дип әйтте.

Кичә ахырында хөрмәтле юбилярыбыз да сүз алып, аны котларга килүчеләргә дә, тәб­рикләүләрен җибәрү­че­ләр­гә дә, килә алмаучыларга да рәхмәт сүзләрен белдерде. Өлкә башлыгы Дмитрий Иго­ревич Азаровның да телефон аша шалтыратып, аңа котлау сүзләре җиткерүе турында әйтеп үтте. Киләчәктә яңа сайланган губернаторыбыз “Бердәмлек” газетасын ярдәмсез калдырмаячагына, аны элеккеге еллардагы кебек үк өлкә карамагына алачагына ышаныч булуына ишарә ясады.

Бөтендөнья татар конгрес­сының милли Шура җитәк­чесе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиев һәм аның ярдәм­челәре кичәгә килә алмасалар да, тәбрикләү җибәрделәр һәм юбилярга бүләк тә тапшырылачагы турында белдерделәр. Димәк, “Бердәмлек” газета­сының киләчәккә ышанычы юк түгел. Өметсез шайтан гына, диләр бит.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Изге хыялларыгыз тормышка ашсын! / Человек и «Бердэмлек»

Просмотров: 1840

3 комментариев

  1. КАДЕРЛЕ РИВГАТ АБЫЙ ТУГАН КЕНЕГЕЗ БЕЛЯН СЕЗГЯ ОЗЫН ГОМЕР,КЫРЫЧТАЙ ИСЯНЛЕК,ИЖАДИ УНЫШЛАР.

  2. Ривгат абый! Сон булсада юбилеегыз белэн тэбрик итэм! Сезнен кебек шэхеслэр Самара олксендэ бармак белэн санарлык кына калып бара….Сезгэ исэнлек озын гомер ян тынычлыгы тормыш иптэшегез белэн пар канатларыгыз сынмыйча матур картлык насыйб итсен Аллах Тэгалэ

  3. Наши поздравления юбиляру !!! Главное здоровье и всех земных благ