Өебезнең нуры ул

d2f6587ed4dfed5a2e670c496561a453Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче әбие­без Саимә Хаҗиәхмәт кызы Әһлиуллинага 90 яшь тула.

Яшүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килеп, тормышның ачысын татыса да, әбиебез киң күңелле, кешелек­ле, ярдәмчел булып кала алган. Ул гади колхозчылар Зәрига һәм Хаҗиәхмәт Габдрәфыйковлар гаиләсендә туып-үсә. 1934 елда, әтисе Байкал тирәсенә эшкә китеп баргач, кыз дүрт елга әнисенең бердәнбер ярдәмчесе булып кала — колхоз фермасында сыерлар саварга да, колхоз кырларында утау утарга да, йорт эшләрен алып барырга да булыша.

1941 елның декабрендә Саи­мәнең әнисе окоплар казырга китә. Бу вакытта әтисе Хаҗиәхмәт сугышта була инде. Озак та үтми, ул әсир­леккә эләгә һәм, сугыш тәмамлангач кына, совет гас­кәр­ләре тарафыннан азат ителә.

Саимә шул арада Гайфулла Әһ­лиуллин исемле егеткә кияүгә чыгып, үз тормышын корып җибәрә. Бер-бер артлы уллары Рөстәм, Илдар һәм Илгизәр туа. Каенанасы белән Саимә бик тату яши, үз әнисен дә онытмый — йорт корып, башка чыккач, аны үзләренә алып, 91 яшенә кадәр тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озата.

Саимә әби гомере буе кол­хозда эшләсә дә, йорт эш­ләренә дә өлгер иде. Бабай белән икәү балаларына олы юлга чыгарга булыштылар. Баласын югалту ачысын да татырга туры килә — Илгизәре вакытсыз бакыйлыкка күчә.

Әбиебез балалары, оныклары өчен үрнәк, киңәшче, яраткан әни, кайгыртучан әби. Бүген аның 9 оныгы, 10 оныкчыгы бар инде. Өебезнең нуры, яме булып балкый ул. Без аны бик яратабыз һәм, 90 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез.

Балалары, оныклары исеменнән оныгы Алисә ХАММАТШИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 982

Комментирование запрещено