Айгөл Галиуллина: «Яулыклы актрисаларның танылуын телим»

0fb08fc00067a6bf«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с мусульманской актрисой Айгуль Галиуллиной 

5 сентября стартовал Казанский международный фестиваль мусульманского кино, где Турция представила документальный фильм «Путешествие Эвлия Челеби в Казань». Режиссер — Эмир Аксай. Фильм представлен во внеконкурсной программе и будет транслироваться на 3 телеканалах Турции, и на трёх языках: турецкий, арабский и английский.

Главную роль и роль ведущей исполняет Айгуль Галиуллина. Айгуль Галиуллину многие знают как актрису театра имени Карима Тинчурина, она, проработав там два года, уехала в Стамбул, где продолжила свою актерскую карьеру. Автор «Реального времени» Айзиряк Гараева-Акчура побеседовала с актрисой.

 

5—11 сентябрьдә узучы XII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш Төркиянең «Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмы тәкъдим ителде. Төрек режиссеры Әмир Аксай төшергән фильмында алып баручы ролен Төркиядә яшәүче татар артисты Айгөл Галиуллина башкара. Айгөлне тамашачылар Кәрим Тинчурин театры артисты буларак хәтерли. Бүгенге көндә ул актерлык эшчәнлеген чит илдә дәвам итә, «Син — минем Ватаным» һәм башка сериалларда уйный. Шулай ук Төркия каналларындагы рекламаларда еш күренә. Айгөл белән без фестиваль, документаль фильм һәм актерлык хакында сөйләштек.

— Айгөл, сүзебезне документаль фильм турында сөйләшүдән башлыйк әле. Ул нинди максат белән төшерелде?

— Без татар халкына 17 гасырда яшәгән сәяхәтче Әүлия Чәләби хакында сөйләргә теләдек. Аның дөнья күләмендә танылган сәяхәтнамәләре тарихи мәгълүматларга бик бай. Унынчы китабында исә Казанга килүе хакында язган. Казанда төннәрнең бик кыска булуы турында әйтә. Таң ату, кояш баю манзарасына искиткеч бер күренеш итеп соклана. Менә шулай, бик күп илләрне күргән сәяхәтче туган җиребезгә хас үзенчәлекләр, Россиядә яшәгән төрки халыклар, аларның җитәкчеләре — ханнар турында язып калдырган.

«Әүлия Чәләбинең Казанга сәяхәте» документаль фильмы безнең җирләргә Төркия һәм Казан арасында элемтәләрне ныгыту нияте белән аяк баскан тарихи шәхес эзеннән йөреп әзерләнде. Без бүгенге Татарстанны күрсәтергә омтылдык. Узган ел Башкалабыз Казанда һәм Төркиядә сабантуй вакытында төшердек. Фильмны төшерүче төркем төрекләрдән тора, режиссерыбыз Әмир Аксай да төрек. Үзара уртак тел табып, бик күңелле эшләдек. Фильм Төркиянең 3 телеканалында күрсәтеләчәк. Һәм шунысы да куанычлы, төрек, гарәп, инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Казаныбыз хакында өч телдә җиткерәбез.

Безгә ярдәм күрсәткән Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, әтием Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, аның урынбасары Лилия Диярова, Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров һәм башкаларга зур рәхмәт.

— Фильмдагы роль хакында ни әйтерсең?

— Мин һәр роль өчен аерым бер тойгылар кичерәм. Әмма һәммәсен дә бер тойгы берләштерә, ул да булса — шатлык. Бу фильмда баш рольдә — алып баручы буларак куренәм. Шуның өчен дә иң беренче чиратта сәяхәтченең китабын, аның белән бәйле җирләрне эзләп, Казаныбызның 17 гасыр тарихын җентекләп өйрәндем. Гомумән, тарихыбыз белән бик кызыксынам. Хәзерге вакытта Истанбул университетында, сәнгать тарихы бүлегендә магистратурада укыйм. Диссертациям «13—14 гасырдагы Болгар архитектурасы» дип атала. Тарихыбызны өйрәнү — икенче һөнәрем дияргә була. Безнең Төркия тамашачысы өчен кызык булырлык, мавыктыргыч һәм тарихи мәгълүматларны фильм аша үткәрәсебез килде. Теләгебезгә ирештек, дип уйлыйм. Бу бит бик зур шатлык. Фильм татарларга да кызык булыр дигән өметтә калам.

— Айгөл — син яулыклы актриса. Яулыклы мөслимәләр киноларга төшә, актриса буларак үзләрен таныта аламы?

— Бу минем куптәнге хыялым. Шулай да Төркиягә киткәч бу профессияне, гомумән, калдырырмын, һич бу юнәлештә эшләрмен дип, уйламаган идем. Насыйп дигән әйбер бар, аннары өмет, хыял… Дөресен генә әйткәндә, яулыктан уйнаган актрисаларны бик сирәк очратам, тәкьдимнәр дә бик аз. Әмма безгә динебезне һәм дин буенча киенү рәвешен бер дә онытырга ярамый. Күбрәк мөселман фильмнарын төшерергә кирәктер. Тагын да дингә тартылучылар күбәер, тормышларын яхшы юлга салучылар артыр иде. Без — сәхнә кешеләре, яхшы яктан һәрвакыт үрнәк булырга тиешбез. Кино исә тәрбияви чара буларак бик күп нәтиҗә бирә ала.

— Ничек уйлыйсың, яулыклы мөслимә актрисаларга Татарстанда ихтыяҗ бармы? Әллә бу Төркиядә генә мөмкин эшме?

— Әлегә мин Төркиядә дә бик каты ихтыяҗ күрмәдем, шулай ук Татарстанда. Әлбәттә, игътибар Төркиядә күбрәк. Шуңа күрә, Аллаһ боерса, яңа проектлар булыр һәм аларга чакырырлар. Әйтик, мин «Әртугрул» киносын төшерүчеләр белән очрашкан идем. Әмма анда артистлар йорт эчендә төшерелгән күренешләрдә баш киемнәрен сала. Миннән дә: «Нишләрсең?» — дип сорадылар. Яулык киярмен, берәр альтернатива табармын дидем. Без бит Россиядә, сәхнәдә ни генә килеп чыкса да югалып калмаска, импровизация ясарга өйрәнгән. Сәхнәдә идән ярыгына аяк киеме үкчәсе кысылса да, кыен хәлдән чыгу җаен табарбыз. Ә монда андый «уйлап табулар» белән бик эшлиселәре килми, ахры…

— Төркиядәге татарлар белән аралашасыңмы?

— Әйе, актив булырга тырышабыз. 2015 елдан бирле сабантуйлар үткәрергә ярдәм итәбез, алып баручы буларак катнашам. Башка чараларга да йөрибез.

— Төркиядә йөзләгән сериаллар төшерелә, еллар дәвамында халык шулардан аерылмый. Әле алар төрекчәдән башка күп телләргә тәрҗемә ителеп, төрле илләрдә дан казана. Татарстанга нинди теләкләрең бар?

— Төркиянең киноиндустриясе башка күп кенә илләргә караганда алда бара. Чөнки, беренчедән, төрекләр ватанпәрвар халык. Икенчедән, Төркия үз халкын яраткан бер ил. Фильмнары да тарихларын яраттыру, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклау өчен хезмәт итә. Алар үз тарихларын, рухи мирасларын хөрмәт итә беләләр һәм хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Мин Татарстан киноиндустриясенең дә шулай алга китүен, яңа режиссерлар үсүен һәм, әлбәттә, фикер йөртә торган яңа татарча фильмнар чыгуын телим. Бигрәк тә тарихи киноларны төшерү мөһим. Һәм бу бездә мөмкин эш дип саныйм. Татарстанда «Оскар» яулый алырлык дини, рухи яктан бай фильмнар төшерергә язсын! Алга таба татарча тарихи фильмда бик тә уйныйсым килә. Шундый мөмкинлек насыйп булсын иде. Татарстанымнан тәгъдимнәр көтәм, бәлки берәр фильм, сериал төшерергә ниятләрләр. Әлбәттә, Төркия белән бәйле проектларыбыз бар, аларны да тормышка ашырырга язсын.

— Амин. Быелгы фестивальгә кабат әйләнеп кайтыйк әле. Иң гаҗәпкә калдырганы ни булды?

— Беренчедән, оештыру көчле. Икенчедән, быелгы фестивальгә гәжәеп күп фильм тәкъдим иителгән. 1000 гә якын! Конкурс өчен ни кадәр эш каралган, тикшерелгән! Бу сан бик күпләрнең мөселман киносы өлкәсендә тырышуын, хезмәт куюын күрсәтә. Аннары фестиваль ачылышында катнашкан «Саф» квартеты чыгышына аерым тукталасы килә. Алар башкарган мөнәҗәт берәүне дә битараф калдырмады.

— Фестивальдә актриса буларак катнашасың. Әмма бу чара фотоларын, видеоларын карый башласаң, сине күргәч, нәкъ менә шушындый мөслимә татар кызы бу мөселман кино фестивальнең йөзе булырга тиештер кебек. Чөнки бу образда татарлык күренә, чигүле түбәтәй, милли күлмәк… Ягымлылык, яктылык бөркелә. Шулай ук мөселманлык бар, әйтик, баш капланган…

— Бу образ күптән туды. Әнием Кәүсәрия Галиуллина «Кәүсәр» мөселман брендынын дизайнеры. Ул миңа бу күлмәкне 19 гасыр татар киеменә охшатып текте. Яулыгын, «толым»ны мин үзем уйлап чыгардым. Гел шулай, яулыкны үреп, милли чигүле калфак киеп йөрергә яратам. Образ заманча һәм тарихи. Буыннар бердәмлеге дип аңларга кирәк.

— Толым дигәннән, шушы көннәрдә генә Сочида «Яңа дулкын» («Новая волна») җыр фестивале башланды. Аның ачылышында җырчы Алсу үзенең чәченә өстәп үрелгән озын кара толым белән чыкты. Аның бу стилен «Инстаграм» битендә хуплаучылар да, хурлаучылар да күп булды. Синең «ак толым» да күзгә тиз ташлана, җәй көне узган Истанбул сабантуенда да толымлы идең. Сиңа үз фикерләрен җиткерүчеләр бармы?

— Америкадан килгән Шон Стоун фестивальдә: «Уау, бу шундый стильме? Бик кызык. Беренче тапкыр күрәм», — диде. Аннары тагын бер итальян комплимент әйтте. Әлегә мактадылар гына. Исламда хатын-кызга чәч күрсәтергә ярамый бит, әбиләребезнең дә яулыклары астыннан чулпылары гына куренеп торган. Чәчләрен үреп йөрткәннәр. Шул хакта уйланып йөргәч, менә шундый бер дизайн уйлап чыгардым. Чулпы да куям әле, безнеңчә, татарча булсын дип.

— Монда килгәнче, миңа калса, сез барыбер башта өйдәге жюрины үткәнсездер. Әниең артист өчен бик тә мөһим булган образны тудырырга ярдәм итсә, әтиең хәзрәт кеше буларак үз сүзен әйтми калмагандыр.

— Әйе, минем өчен иң мөһим жюри — әти-әнием. Чөнки алар барлык омтылышларымны, хыялларымны яхшы беләләр, күңелемне аңлыйлар. Аларга бу проект бик тә ошады. Фильмне күрсәткәч уңай фикерләрен ишетүдән таулар аша сикерергә әзер идем. Әти-әнием фатихасы бар, Аллага шөкер. Проект яхшы, димәк, тырышырга кирәк дип уйладым. Фестивальдә без конкурстан тыш катнашсак та, миңа калса, иң житди бәяләү көтелә. Чөнки 30 га якын фильмнан иң яхшысын «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме бәяли. Белгәнебезчә, әлеге төркемнең рәисе президентыбыз Рөстәм Миңнеханов. Шуңа күрә монда катнашу ук үзе бер горурлык, үзе бер мәртәбә һәм сөенеч.

realnoevremya.ru

Просмотров: 1011

Комментирование запрещено