«Исхакый – сатлыкҗан дигән сүзләр ешрак ишетелә башлады»

F9E837F6-287D-4938-A932-A74FBC337D0D_cx9_cy4_cw92_w1023_r1_sГалимнәр соңгы елларда Гаяз Исхакыйга игътибар кимүен, аңа сатлыкҗан ярлыгы тагучылар арта баруын әйтә. Көч структуралары конференциягә каршы булган.

Казанда татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуны тыйнак кына билгеләп үттеләр. Татарстан фәннәр академиясендә әдип һәм сәясәтчегә багышлап конференция оештырылды. Бу җыенны да республика зур авырлык белән үткәргән. «Конференцияне оештыруга махсус хезмәтләр каршы чыкты», диде Азатлыкка исемен күрсәтмәүне сораган тел белгече. Көч структураларын Гаяз Исхакыйны бары әдип буларак, ә сәяси эшчәнлегенә күз йомып күрсәтү генә тынычландырган.

​»Гаяз Исхакыйның беренче әсәрләреннән соң иҗатына романтик, лирик сентименталь дулкын килеп керә, ул психологизм алымнарын куллана», диде конференцияне башлап Татарстан фәннәр академиясе президентының урынбасары Дания Заһидуллина.

Гаяз Исхакый – язучы, сәясәтче. Татар халкын изеп яшәгән Русия империясенә, аннан большевикларга каршы көрәшкән шәхес. Ярты гомерен мөһаҗирлектә үткәрергә мәҗбүр була.

Юбилейга Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты Исхакыйның 15 томлык җыентыгын әзерләп бастырды. Ләкин аның исемен мәңгеләштерү тәкъдимнәренә дәүләт күз йома. Татар җәмгатьчелеге соравына карамастан, Исхакыйга һәйкәл куелмады. Ә аның исеме белән аталган урам тыкрык кадәр генә, озынлыгы ярты чакрым тирәсе. Бу хакта элегрәк Азатлыкка Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнгән галимә Лена Гайнанова да әйткән иде.

«Исхакыйның басылмаган хезмәтләре бар»

Фәнни җыенда йөздән артык галим катнашты. Төркия, Германия, АКШтан Гаяз Исхакыйны өйрәнгән белгечләр килде.

Төркиянең Мәрмәрә университеты профессоры, доктор Əхмәт Канлыдере Гаяз Исхакый шәхесен алты ел өйрәнгән галим. «Исхакыйның Төркиядә язган мәкаләләре бар. 1909-1911, 1923-1925 еллардагы язмалары бик кызыклы. Анда ул төрки хатыннар, төрки халыкларның телләре хакында яза. Мәкаләләрен укыганнан соң Гаяз Исхакый белән кызыксына башладым», дип сөйләде Канлыдере Азатлыкка.

Галим сүзләренчә, Төркиядә Исхакыйны яхшы өйрәнгән белгечләр аз түгел. «Исхакый Госманлы чорының соңгы елларында да килеп чыгышлар ясаган. Төрки дөньяны аңлар өчен Гаяз Исхакыйны өйрәнергә кирәк. Ул Госманлы әдипләрен дә тәнкыйть итте», ди ул.

Төркия галиме Казан конференциясендә 1928-1939 елларда басылган «Милли юл» журналы, анда дөнья күргән татар мөһаҗирләре мәкаләләре хакында чыгыш ясады.

«Гаяз Исхакый язган хезмәтләрнең бер өлеше басылмый калды. Хәтирәләре, онытылган мәкаләләре бар. Татарстанда 15 томлыгы дөнья күрсә дә, анда керми калган язмалар бар. Бер өлеше үзем әзерләгән «Гаяз Исхакый биографиясе» китабымда дөнья күрәчәк», диде Əхмәт Канлыдере Азатлыкка.

Игътибар кими, «сатлыкҗан» ярлыгы тагучылар арта

КФУ доценты, тарихчы Азат Ахунов соңгы елларда Гаяз Исхакыйга игътибар кимүен һәм аңа совет чорында булган ярлыклар яңадан тагыла башлавын әйтте.

«90нчы елларга әйләнеп кайтсак, Гаяз Исхакыйга игътибар зур иде. Берничә диссертация якланды, китаплар чыкты. Ләкин соңгы вакытта игътибар кимеде. Илдәге вазгыять үзгәрүе тәэсир итәдер. Исхакый – сатлыкҗан дигән сүзләр ишетелә башлады. Аның хезмәтләрен өйрәнергә теләүчеләр күп дип әйтмәс идем», дип сөйләде Ахунов Азатлыкка.

Ахунов Исхакыйның 140 еллыгына фотоальбом әзерләгән, ләкин чыганаклар белән эшләү кыен булган. Документлар яшерелгән. Исхакыйны күбрәк әдип буларак өйрәнәләр, ләкин сәясәтче буларак тикшерү аз ди ул.

«Сәясәтче буларак Гаяз Исхакыйга багышланган хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Бер кандидатлык диссертациясе һәм ике мәкаләне генә атый алам. Төп проблем – Исхакыйга кагылышлы документларны табу кыен. Германия, Польшаны алсак, алар иминлек хезмәтендә саклана. Анда барып җитү авыр. Безнең иминлек хезмәтендә сакланучы документларга чыгу кыен. Шуңа да Гаяз Исхакыйга тулы бәя биреп, ул сатлыкҗан дип әйтеп булмый», ди Ахунов.

«Инкыйраз Русия сәясәтенә дә бәйле»

Гаяз Исхакыйга игътибар җитәрлек булмавын АКШтагы Висконсин-Мэдисон университетында укытучы татар профессоры, Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы да әйтә.

«Франция, Төркия, Америкада булса, мондый язучы тыелмаган булыр иде. Американың хәзерге әдәбиятына нигез салган Марк Твенны барлык кеше белә, аны яраталар, укыйлар. Хәзерге татар әдәбиятына нигез корган Гаяз Исхакыйны белмиләр дә. 1989 елда мин Казанга беренче тапкыр килгәндә аның хакында куркып кына сөйлиләр иде. Ләкин аны бөек драматург буларак күрәләр», диде Шамилоглы Азатлыкка.

Юлай Шамилоглы сүзләренчә, Исхакый сәяси персонаж буларак төрки дөнья һәм татарлар өчен мөһим. «Фәүзия Бәйрәмова конференциядә әйткәнчә, ул татарларга дәүләтчелекнең кирәклеген аңлаткан кеше. Аның сәяси өлкәдәге язмалары тупланмаган», ди Шамилоглы

Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге фараз тормышка ашамы?» дигән Азатлык соравына Шамилоглы, бу Русия сәясәтенә бәйле, дип җавап бирде.

«Азатлыкта Искәндәр Гыйләҗевнең әңгәмәсе бар иде. Инкыйраз 200 елдан соң түгел, бәлки 100 елдан җитәр дигән иде ул. Русиядә сәяси хәл бик авыр. Татар мәктәпләре ничек үзгәрер, укытучылар җитешмәве, кафедралар ябылуы. Русиядә 5 елдан, 10 елдан ни булыр – әйтеп булмый», диде Юлай Шамилоглы Азатлыкка.

azatliq.org

Просмотров: 417

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>