Похвистнево районы Гали авылының “Гали” мәдрәсәсендә һәр җәйне балалар өчен укулар оештырыла. Быел да шулай булды. Биредә кызлар һәм малайлар аерым укыйлар. Кызларның мөгәллимәсе Гамбәр Баһаутдинова көндәлек планын алдан ук төзеп куйган иде. Анда әдәп һәм әхлак кагыйдәләрен, догалар, намаз уку тәртибен, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү каралган. Балалар шулай ук туган як тарихын да белергә тиешләр. Шул нисбәттән Гамбәр абыстай аларны Морат бабкай чишмәсенә алып төшеп, аның тормышы белән таныштырды, авыл музеена алып барып, авылның тарихы турында сөйләде.
Аш-су пешерү серләренә кызлар Зәйтүнә Гыйрфанова, Лилия Гарифуллина, София Сәлимова, Гөлшат Хәйруллина, Илһамия Каримовалардан өйрәнделәр. Ә Наилә Фазуллина ярдәмендә роза чәчәкләре чиктеләр һәм инә мендәре ясадылар. Бу эшкә алар Гөлчәчәк Исхакованың җиңел кулы белән керешкәннәр иде, ә менә Лилия Гарифуллина кызларны шамаил ясау серләренә өйрәтте, Флюра Низамова белән бергә әниләренә күчтәнәчләр әзерләделәр. Китапханәче апалары Фәимә Зарипова туганлык җепләре турында әңгәмә үткәрде.
Малайларны исә имамнар Искәндәр һәм Юныс хәзрәтләр укытты. Тәнәфес вакытларында балалар уктан төз атарга өйрәнделәр, башка спорт уеннарын да читкә куймадылар.
Укулар тәмамлану алдыннан балалар “Хөсәен” мәчетендә җомга намазын укыдылар. Ә соңгы көнне мәдрәсәдә викторина үткәрелде.
Бәйрәм табыны да мул булды. Яңа туган игезәк кызларының берсенә багышлап корбанга чалынган сарык итен Рөстәм Кәлимуллин мәдрәсәгә күчтәнәч итеп биргән иде. Әбделвахит хәзрәт шул иттән бик тәмле пылау пешерде.
Шулай итеп, курсларны тәмамлау бәйрәме бик күңелле узды. Моның өчен укулар барышында ярдәм иткән ата-аналарга, мәхәлләләр, аерым Венера мәчете җитәкчеләренә, хәйрияче Мөдәррис Латыйповка һәм районыбызның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Камил Исхаковка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен иде.
Яңа уку елы башлангач, дин белеме һәм милли тәрбия программасы дәвам итәчәк.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1244