Избирком признал Дмитрия Азарова победителем выборов губернатора Самарской области / Тавыш бирү ачык һәм гадел булды

5fcd90c2e114cc33Избирательная комиссия Самарской области признала Дмитрия Азарова победителем прошедших 9 сентября выборов губернатора региона. Соответствующее постановление опубликовано на сайте регионального правительства.

По данным избиркома, выборы признаны состоявшимися и действительными. Азаров набрал 72,63% голосов. Вице-спикер регионального парламента Алексей Лескин получил 9,99%, заместитель председателя Самарской губернской думы Александр Степанов — 5,73%, Виталий Кирсанов от партии «Коммунисты России» — 4,03%. 

* * *

Үткән якшәмбедә, бердәм тавыш бирү көнендә, Самара өлкәсе үзенең яңа губернаторын сайлады

100 процент протоколлар эшкәртелгәннән соң, регионда яшәүче халыкның 48 проценты сайлауларга килүе билгеле булды. Шуларның 72,63 проценты “Единая Россия” партиясе кандидаты Дмитрий Азаров өчен тавыш бирделәр. КПРФ партиясеннән Алексей Лескин — 9.99, ЛДПР вәкиле Александр Степанов — 5.73, “Россия коммунистлары” партиясе кандидаты Виталий Кирсанов — 4.03, “Гадел Россия” партиясеннән Михаил Маряхин — 2.62, “Россия пенсионерлары гаделлек өчен” кандидаты Галина Баранова — 2.56 процент тавыш җыя алганнар. Сайлауда катнашучыларның һәм читтән карап торучыларның фикере буенча, бу сайлаулар өлкә тарихында иң гадел, үтәкүренмәле, дип табылган.

Россия Федерациясенең башка субъектларында да президент киңәше буенча билгеләнгән губернаторлар үтте. Тик Приморье краенда губернатор вазифаларын вакытлыча башкарган Андрей Тарасенко өчен генә тавыш бирүчеләр аз булган.

Сызран һәм Тольятти шә­һәр Думаларына сайлау нәти­җәләре хөкүмәт партиясе вәкилләрен хәйран калдырды. Исемлек буенча “Бердәм Россия” кандидатлары 34.6 процент тавыш җыйган булса, КПРФ өчен сайлаучыларның 36,1 проценты тавыш биргән. Ә менә бермандатлы округларда “Бердәм Россия” кандидатлары күбрәк тавыш җыя алганнар. Шулай итеп, Сызран шәһәр Думасындагы 30 урынның унсигезе — “Бердәм Россия”дә, 8се — КПРФ партиясе вәкилләрендә.

Тольятти шәһәр Думасында коммунистлар тагын да күбрәк булачак — КПРФ — 35.87, “Бердәм Россия” — 28.59, ЛДПР — 15.06, “Гадел Россия” — 13.29 процент тавыш җыйганнар.

Самара өлкәсенең 158 сайлау округы буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда “Росгвардия” директоры киңәшчесе Александр Хинштейн, сайлаучыларның 56,98 процент тавышын җыеп, КПРФ партиясе вәкиле Михаил Абдалкинны, «Россия коммунистлары партиясе» кандидаты Вадим Байковны, «Гадел Россия» партиясе әгъзасы Александр Гусевны, «Яблоко»лы Игорь Ермоленконы һәм ЛДПРлы Роман Синельниковны узып, Дәүләт Думасына сайланды. Өлкә сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларның рас булуын белдереп, документларны Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрде.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 909

Комментирование запрещено