Юбилеең котлы булсын!

image (2)

Фәрит ага хәләл җефете Рәмзия апа белән.

70 ел элек, 1948 елның 14 сентябрендә, Фәйзерахман ага һәм Минниса апа Сәфиуллиннар гаиләсендә көтеп алган беренче уллары туа, аңа Фәрит дип исем кушалар. Малай әкияттәгечә ай үсәсен көн үсеп, Сталинград сугышында бер кулын югалтып кайткан әтисенә ярдәмчегә әйләнә. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый, аннан армия сафларына алынып,  Польша һәм Германиядә хезмәт итә, сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. Армиядән соң егет  Куйбышев шәһәренә юл тота, биредә төзү техникумына укырга керә. 

Укуын тәмамлагач, яшь белгеч җиң сызганып эшкә керешә, читтән торып авыл хуҗалыгы һәм икътисад-статистика институтларын да тәмамлый. Һөнәри осталыгы, энтузиазмы һәм эшкә бирелгәнлеге аркасында ул мастер һәм прорабтан алып баш инженер, колхоз рәисе һәм Камышлы районы буенча дәүләт салым инспекциясе җитәкчесенә кадәр үсә, соңгы урында 15 ел хезмәт куя. Эшләү дәверендә ул белгеч, җитәкче, куелган бурычны нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле кеше буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе буларак та җитәкчелекнең һәм коллегаларының хөрмәтен казана. Фәрит абый Камышлы районын кайтаруга күп көч куя,  җәмәгать эшләрен башкаруда актив катнаша.

image (4)

Фәйзерахман ага һәм Миниса апа Сәфиуллиннар.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераны  Фәрит  ага хәләл җефете Рәмзия апа Нуриҗан кызы белән  46 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр. Югары белемле кызлары Алия һәм Гөлия, уллары Ринат үз белгечлекләре буенча эшлиләр, әти-әниләренә алты онык бүләк иткәннәр. Әби белән бабай биш вакыт намазларын укыган саен дөньяларга тынычлык, ә балаларына һәм оныкларына  исәнлек-саулык теләп торалар.

image (1)

image

image (2)

 

image (1)

 

image (3) image

Олы юбилее уңаеннан Фәрит абыйны тормыш иптәше Рәмзия апа, балалары, оныклары,  балдызлары-баҗалары, тирә-як күршеләре, туганнары, хезмәттәшләре ихлас күңелдән котлыйлар. Исәнлек, тормыш иптәше белән тигез гомер итеп, тирән картлыкка җитеп, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшәүләрен теләп калалар.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1207

Комментирование запрещено