Шагыйрь Рим Идиятуллин вафат / Умер поэт и журналист Рим Идиятуллин

F5E0DB70-7814-4682-AB9C-319FD935F3FB_w1023_r1_sКүренекле татар шагыйре, үткер журналист Рим Идиятуллин 79 яшендә бакыйлыкка күчте.

Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Әтисе икенче дөнья сугышында хәбәрсез югала, әнисе дүрт баланы аякка бастыра. Гаиләдәге төпчек малай Рим күрше Илек авылында җиде еллык мәктәп тәмамлаганнан соң Уфага килеп, элек «Галия» мәдрәсәсе булган 15 санлы мәктәптә укый. Аны тәмамлагач дүрт ел заводта эшли, аннары Башкортстан дәүләт университетына укырга керә. Филология факультетының татар-урыс бүлегендә өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәлләре авыр булу сәбәпле, читтән торып укуга күчә. 1965 елдан «Кызыл таң» гәзитендә эшли. Кече әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары була.

Ул татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы. Аның китап исемнәре үзләре бер мәгънәгә ия. Беренче китабы – «Хәерле иртә» башкорт телендә 1983 елда басылып чыккан иде. Аннан соң «Хәерле көн», «Хәерле кич» һәм «Хәерле төн» исемле китаплары дөнья күрде.

Шагыйрь кыска гына шигырьләргә дә зур мәгънә, тирән фикер салу остасы иде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рим Идиятуллин 2010 елда Һади Такташ исемендәге бүләккә лаек булды.

Шагыйрьне соңгы юлга озату 14 сентябрь узачак.

azatliq.org

* * *

Умер член Союза писателей Татарстана, заслуженный работник культуры Башкортостана, поэт и журналист Рим Идиятуллин. Об этом сообщается на сайте башкортостанской газеты «Кызыл тан».

Рим Идиятуллин родился в 1940 году в селе Новая Муртаза Чекмагушевского района Башкирской АССР. Его отец Зинэтулла Еникеев до начала Великой Отечественной войны преподавал в школах Кушнаренковского района республики. В 1941-м он ушел на фронт и пропал без вести уже на первом году войны. Мать Джамиля осталась с четырьмя детьми и посвятила свою жизнь их воспитанию: тяжело трудясь в колхозе, она старалась поставить детей на ноги.

Младший сын Рим после окончания семилетней школы в соседнем селе Илек уехал в Уфу и поступил в татарскую школу № 15 (до революции – медресе «Галия»). После школы четыре года работал на заводе слесарем. С детства увлекавшийся чтением книг, Рим уже в школьные годы пробовал писать стихи. Переехав в Уфу, он стал отправлять их в различные издания.

В годы работы на заводе Рим Идиятуллин посещал литературный кружок при газете «Кызыл тан», которым руководил поэт и драматург Ангам Атнабаев. Он благословил молодого поэта, опубликовав подборку его стихов в газете «Кызыл тан».

Рим Идиятуллин поступил на татарско-русское отделение филологического факультета Башкирского государственного университета, в 1965 году его взяли в газету «Кызыл тан» литературным сотрудником. В 1987 – 1992 годах работал в журнале «Хэнэк» («Вилы»). Затем возвратился в «Кызыл тан», где был заведующим отделом и заместителем главного редактора. С 2000 года – на заслуженном отдыхе.

Стихотворения Рима Идиятуллина печатались в газетах и журналах Башкортостана и Татарстана. Автор пяти книг на татарском и башкирском языках. Он был истинным поэтом, проницательным журналистом, мудрым и искренним человеком, отмечается в некрологе.

«Светлая память о глубоко мыслящем, тонко чувствующем поэте, почтенном коллеге сохранится в наших сердцах. Выражаем искренние соболезнования родным и близким усопшего», – говорят авторы некролога.

tatar-inform.ru

Просмотров: 426

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>