Ришат Төхвәтуллинга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде

MioNZF-rE4sЯраткан җырчыбызга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде. 

Җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен татар-башкорт эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин иҗатына дәүләт дәрәҗәсендә бәя бирелде. Һичшиксез, аңа шушы исем бирелү бик гадел, вакытлы һәм урынлы. Үзенең күпкырлы таланты, кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, сәхнәдәге тыйнаклыгы белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы ул. Ришатны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, бетмәс илһам, рухи һәм матди муллык телибез.

vk.com/official_rishat

Просмотров: 1161

Один комментарий

  1. Я рада бесконечно!