Сокланабыз Сезгә, уңган-булган Гамилә ханым…

image (6)Матурлык, күркәмлек яратучы, һәр җирдә пөхтәлек тудыручы уңган ханым Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитованы гүзәллек алиһәсе, дисәң дә хата булмас.

Шулай беркөнне эштән кайтып барам. Авылдашым, минем кебек үк Иске Ярмәкнең «Биш мунча» очында үскән күршем Гамилә апа Вәлитова очрады.

- Әйдә, сеңелем, безгә кунакка кер әле. Тәмле чәйләр эчереп, җиләк-җимешләрем белән сыйлармын, — диде ул. Шулай матур итеп дәшкәч, мин каршы килмәдем инде.

Йортларына килеп керү белән үземне ниндидер могҗиза илендә кебек хис иттем һәм хәйран калдым. Оҗмах дигәннәре менә кайда икән, ләбаса! Чәчәкләрнең, җимешләрнең ниндие генә үсми биредә. Йорт алдындагы күкрәп үскән һәм күзнең явын алырлык төсләре белән җанны иркәләүче берсеннән-берсе гүзәлрәк чәчкәләр, ишелеп уңган җиләк-җимешләр, яшелчәләр хуҗабикәнең тырышлыгына дәлил булып тора.  Искиткеч!

image (6)image (2) image (3) image (4) image (5)

Зур һәм күркәм йортлары зәвык белән бизәлгән, өй эчендә якты, рәхәт, бүлмәләрдә һәр җиһаз тәртип белән урнаштырылган, сокланып туймассың.  Тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле гөлләр утыра. Бөтен җирдә дә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә.

image image (16) image (1) image (7) image (8) image (10)

image (9)

Бер бүлмәгә атладым, биредә чиккән һәм бәйләнгән күз авын алырлык кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар диярсең. Икенче бүлмәдә — төрле-төрле файдалы үләннәр киптерелгән. Аларны дөрес итеп җыю, җәй нигъмәтләреннән нәтиҗәле итеп файдалану ысуллары турында да сөйләде кунакчыл Гамилә ханым. 

Кышка запасны да бик мулдан әзерләгән хуҗабикә. Бик күп банка компот япкан, кыяр-помидор тозлаган, салат ясаган. Аларның хисабы юк…

Чәй табынына килгәндә, өстәлдә дүрт төрле кайнатма, үзе үстергән җимешләрдән как, төнәтмәләр… Кайсын  ашарга белмисең…

Язмам герое 1958 елның 4 декабрендә Кләүле районының Иске Ярмәк авылында,  Сәгыйть абый һәм Гөлминур апа Мөхәммәтҗановларның   гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Өч малай янына икенчесе кыз тугач, ана бик тә куана, билгеле.

Гамилә яшьтән үк хезмәт сөючән бала булып үсә. Әле беренче сыйныфта гына укыган кыз әти-әнисенең кырдан  кайтуларына агач бүкәненә менеп басып, казан астына учак ягып, аш пешерә торган була.

Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый ул, үз сыйныфында староста вазифасын башкара. Барлык спорт һәм мәдәни чараларда да актив катнаша. Чаңгы, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика буенча җинүләр яулый. Концертларда да күркәм музыкаль чыгышлар ясый.

Керләр юып, аларны чайкау да аның өстендә була, ә бит гаилә ишле, ничәмә тапкыр Сок елгасы ярына барырга туры килә аңа. Моннан тыш үсемлекләргә сибәр өчен киянтәләп тә су ташый иде. Шуңа күрә дә матур сылу гәүдәледер шул ул.

Хезмәт дәресләрендә укытучы кызларны чигәргә һәм бәйләргә өйрәтә торган иде. Кул эшләренә аеруча оста булган Гамилә 23 февральдә ир-егет сыйныфташларына үзе чиккән кулъяулыкларын буләк итә. Аннан армия сафларына китүче күрше егетләргә дә шундый ук күчтәнәчләрен тапшыра. 

Гамилә ханымның хезмәткә уңай мөнәсәбәте әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Иске Ярмәк колхозында үсентеләрне  утау, яшелчәләрне җыештыру вакыты бар иде бит. Һәр йортка эре һәм вак суган, кориандр, бәрәңге чәчкән җирләрне бүлеп бирделәр. Уңган-булган Гөлминур апага һәрвакыт күбрәк мәйдан үлчәнде, ул кызын Гамиләне дә эшкә җигә иде.

Мәктәпне тәмамлагач, Гамилә сәүдә техникумын, аннан юридик институтын тәмамлый.  41 ел элек, җиләкле матур җәй көнендә, авылдашы Гомәр абый Вәлитов белән кушыла. 1980 елда яшь гаиләдә уллары Таһир туа. Дүрт елдан соң икенче уллары Дамир дөньяга аваз сала.  

1991 елның апрелендә, Камышлы районы торгызылгач, район үзәгендә ГХАТ (ЗАГС) бүлеге дә эшли башлый, аның башлыгы итеп югары юридик белемле Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитова билгеләнә. 24 ел дәвамында ул эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкарды, үз вазыйфасын тугъры үтәде. Ирешкән уңышлары өчен аңа район администрациясенең грамоталары, дипломнары, истәлек медальләре һәм кыйммәтле бүләкләре, ГХАТ (ЗАГС) идарәсенең Рәхмәт хатлары, Губерна Думасының Мактау кәгазьләре тапшырылды.  Ул аларга  лаеклы, әлбәттә.       

Вәлитовлар балаларына һәрвакыт үрнәк булдылар, хезмәттән ямь һәм тәм табып яшәргә өйрәттеләр. Шөкер, ике уллары да югары белемлеләр. Олылары тормышлы, киленнәре Регина  кайнана туфрагыннан яралган, шундый ук уңган-булган чибәркәй. Гамилә ханымның ике  куанычы - курчак кебек оныклары  Алинә  белән  Дәринә дә бар.

image (11) image (12) image (13) image (14) image (15)

image17

Әби белән бабай бүген инде лаеклы ялда, әмма Гамилә апа һаман районда үтүче барлык чараларда да бик актив катнаша. Нинди генә конкурс-бәйге булса да, һичшиксез, ул  алдынгылар рәтендә тора.

Көләч йөзле Гамилә Сәгыйть кызының киләчәккә уй-хыяллары күп әле, төрле гүзәллекләр тудыру белән янып яши ул. Үзе дә чәчәкләре кебек башкаларга матурлык, күңел сафлыгы, сөенеч өләшә белә шул ул. Аның яшәү мәгънәсе дә кеше күңелен рәнҗетмичә матур гомер кичерү. Менә шушы матур сыйфатлары өчен без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Гамилә апа белән Гомәр әфәнде балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп, бик матур яшиләр. Эшли дә, ял итә дә беләләр. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш теләп калабыз.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

 Камышлы авылы.


КОНТЕКСТ:

Халык язмышлары шаһите…/ Свидетель судеб людских …

Просмотров: 1307

2 комментариев

  1. Алла саулыккына бирсен узегезгя.Гел чячяккя кумелеп яшягез.

  2. Молодец рукадельница так держать нам всем пример