«Бердәмлек» газетасыннан, 15 сентябрь, 2018 ел

i

 

Похвистнево районы,

Красный Мост бистәсе

Габделфәрит Габделхак улы Алтынбаевка – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан ба­бабыз! Сине юбилеең белән котлап, булган теләкләребезне җит­керәбез. Иң мөһиме — ал­дагы гомереңне иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көн­нәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә бала­ла­рыңның, оныкларыңның шәф­кать­лелеген тоеп, әниебез белән тыныч картлыкта гомер ит.

Котлы булсын синең юбилеең,

Без барыбыз шушы теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                         йөзең,

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Зур бәхетләр сиңа юлдаш

                                     булсын,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән

                                       үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәлифә, кыз­ла­рың, кияүләрең, онык­ларың.

* * *

зарипова на 15 сентСамара шәһәре,

Севастопольская урамы

Рәмзия Гермус кызы

Зариповага – 50 яшь!

Кадерле кызыбыз, апабыз, сеңелебез! Без сине ихлас кү­ңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлык­ларның иң олысын юллыйбыз. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, ях­шы, күтәренке кәеф юлдаш бул­сын сиңа. Алга таба да шат­лыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып,

Сөеп-сөелеп яшә.

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң

                                       атсын.

Котлап сине туган көнең

                                         белән,

Юлларыңда үссен ак чәчәк.

Алып килсен сиңа бүгенгесе

Бәхетле һәм матур киләчәк.

Изге теләкләр белән әтиең, әниең, энеләрең, абыйларың гаиләләре белән.

* * *

Рәмзия Гермус кызы

Зариповага!

Кадерлебез! Йөрәгебездән чык­кан иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән сине юбилеең белән котлыйбыз һәм изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәх­мәт сиңа. Алдагы гомер юл­ла­рында пар канатлы булып, әтиебез белән исәнлектә, шат­лыкта, күңел тынычлыгы белән яшәгез.

Туган көнең — юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык,

                                 куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр

                                         яусын,

Шатлык балкып торсын

                                     йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                         узсын,

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Булат, кызларың Динара, Диләрә, киявең Рафаэль.

* * *

низаметдиновКошки районы,

Иске Җүрәй авылы

Наил Салих улы

Низаметдиновка!

Сөекле, кадерле тормыш ип­тәшем, әтиебез, яраткан баба­быз! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итә­без. Исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, күңел яктылыгы, иминлек телибез. Һәр­вакыт шундый олы йөрәкле, ягымлы, ярдәмчел, әйбәт кеше булып кал. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән ташла­масын, балаларыңның һәм онык­ларыңның игелеген күреп, әни белән матур, хәерле картлык үтәргә язсын.

Туган көнең котлы булсын,

Тыныч үтсен көннәрең.

Язлар кебек наз китерсен

Җәйләрең һәм көзләрең.

Гомер буе хәсрәт күрми,

Аяз булсын күкләрең.

Шатлык нуры чәчеп торсын

Елмаюлы күзләрең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миңнеруй, кызларың Регина, Эльмира, Руфия, улың Раил, кияүләрең, оныкларың Диана, Алия, Кәрим, Әмир.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Әхмәдулла Галиулла улы Исмәгыйлевка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәла­мәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бә­хете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен

                                               дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                           чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                     барында.

Еллар үтә дип, борчылма син,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленнәрең, онык­ларың, оныкчыгың.

* * *

Самара шәһәре,

Георгий Димитров урамы

НаиләҖәгъфәр кызы

Гайсаровага – 55 яшь!

Кадерле апабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тор­мыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Матур тормыш, сәламәтлек

                                         теләп,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер

                                           үтеп,

Яшәвеңне генә телибез.

Гомер үтә, диеп моңсуланма,

Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.

Алтын төсендәге якты

                                         көннәр

Барыр юлларыңны бизәсен.

Теләкләрнең кайсын теләсәк

                                               тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

Изге теләкләр белән Илшат, Юлия, Рөстәм, Диана Зө­бәеровлар.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Абдулла Сафиулла улы Хәбибуллинга – 95 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык исәнлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт. Без синең белән горурланабыз. Гомер буе безнең өчен тырыштың, безне кеше итү өчен бөтен көчеңне куйдың, шуңа да без сиңа рәхмәтлебез.

Йөз дигән киртәләрне

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга

Бәхет бүләк итәсе.

Утлар, сулар кичтең,

                               батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга.

Чын мәгънәсендә кеше

                                     булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез,

                                 авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Изге теләкләр белән кы­зың Румия, киявең Минегали, оныкларың Нурия — Наил, Юлия — Марат, оныкчыкларың Алия, Диләрә, Самира, Ислам, Самир.

 

 

Просмотров: 528

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>