Рифат Фәттахов: «Ваһапов фестиваленең логотибы гына алышына, асылы үзгәрми»

1Ваһапов фестиваленең Вконтактедагы рәсми төркемендә яңа логотибы чыкты. Фестиваль ребрендинг уздырды, әмма бу аның асылына кагылмый ди продюсер Рифат Фәттахов.

Рәшит Ваһапов фестиваленең нигез салучысы һәм продюсеры Рифат Фәттахов Азатлыкка сөйләвенчә, бу логотип алыштыру гына, ә фестивальнең асылы шул килеш кала. «Тиздән концертлар башлана. Алар Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышлана. Икенчедән, без 15нче концерт сезонына керәбез, үзенә күрә бер юбилей. Шуңа күрә уйлаштык, экспертлар белән дә киңәшләштек тә, логотипны алыштырырга вакыт дигән фикергә килдек. Бу табигый әйбер», диде продюсер.

9 октябрь фестивальнең концертлары башлана. Декабрьгә кадәр 17 концерт тәгаенләнгән. Бер концерт 27 октябрьдә Мәскәүнең колонналы залында узачак.

Рифат Фәттахов ике көн дәвамында социаль челтәрләрдә фестиваль тирәсендә купкан ыгы-зыгыга карата да фикерен белдерде. «Бу хәлдә иң сөендергәне шул: ике көн эчендә миңа шул кадәр күп шалтыратулар булды, нишлисез, нәрсә булды, диләр. Гади кешеләр дә, журналистлар да, дәүләт дәрәҗәсендәге затлар да шалтыратты. Димәк, татар җәмәгатьчелеге Ваһапов фестиваленә битараф түгел», ди Фәттахов.

Продюсерга Рәшит Ваһаповны мыскыл итәсез дигән гаепләүләр дә тагылды. «Инде мине дә Ваһаповны мыскыл итә дисәләр, моңа җавабым юк. Әмма тәнкыйтьтә бераз хаклык та бардыр. Дизайнерлар алдан уйлап бетермәгән, автомат рәвештә эшләгән. Алар өчен Ваһаповмы, Пушкинмы, Тукаймы – барыбер. Сүз Ваһаповны сызып ташлау түгел, иске логотипны сызу турында бара, шуны аңласыннар иде», диде Рифат Фәттахов.

11 сентябрьдә Ваһапов фестиваленең Инстаграмдагы рәсми битендә сәер рәсем чыкты – татар эстрадасына нигез салучы атаклы җырчы Рәшит ВаҺаповның фотосурәте кызыл буяу белән сызып ташланган иде. Соңрак гаугалы рәсем фестивальдә җиңгән җырчыларның Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Габитовның инстаграмнарында да чыкты.

Әлеге сурәт интернет кулланучы татар җәмәгатьчелегендә канәгатьсезлек тудырды. Кемдер рәсемне «наркоман саташуы» дип бәяләде. «Бүтән уздырылмый бу фестиваль» дип фаразлаучылар да булды. Җырчылардан бу сезнең проекттан китүегезне аңлатмыймы дип тә сорадылар. «Мәрхүм жырчыбызның нинди гаебе бар. Бу зур әдәпсезлек», диючеләр булды.

azatliq.org

Просмотров: 546

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>