Мәчәләйнең сугыш батыры

Хабибуллин АбдуллаПохвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәү­че Абдулла ага Хәби­буллин үзенең 95нче туган көнен бәйрәм итә.

Абдулла Сафиулла улы Хәбибуллин тулы гаиләдә бә­хетле бала булып үсә. Ул кечкенәдән техникага тартыла. Шуңа да җиде сыйныфны тәмамлагач, Сарбай машина-трактор мастерскоена оста яр­дәмчесе булып урнаша. Шунда ул трактор йөртергә өйрәнә һәм тракторчы булып эшли башлый.

Абдулла Хәбибуллин сугышка 1941 елда алына. Өч айлык курслардан соң егетне Белорус фронтына, чаңгычылар ротасына беркетәләр. Күп тә үтми, ул бик каты яралана. Кар өстендә канын югалтып озак ятарга туры килә аңа. Бәрелеш тәмамлангач кына, санитарлар яралыны табып ала һәм госпитальгә урнаштыра. Озак дәваланганнан соң Абдулланы реа­би­литация үтү өчен авылына кайтарып җибәрәләр. Та­гын 6 айдан соң гына сугышчы үз хәленә керә һәм хәрби-медицина комиссиясе аны Польшаның Познань шә­һәрендәге хәрби комиссариатка хезмәткә җибәрә. Абдулла дош­маннан азат ителгән объектларны саклый, авылларны немец гаскәрләре калдыкларыннан арчый. Бераздан авылда өйрәнгән һөнәре дә ярап куя — аңа Америкада җитештерелгән “студебеккер” җиңел машинасын ышандыралар һәм Хә­бибуллин сугыш ахырына ка­дәр шофер булып хезмәт итә. Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы ордены, “За победу над Германией” медале һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Абдулла Сафиулла улы тракторчы, төзү бригадасы бригадиры булып эшли. Шәмсехәят апа белән тугыз бала үстерәләр. Аларның 13 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Бүген сугыш ветераны ка­дер-хөрмәттә яши. Берничә ел элек Россия президенты указы буенча Хәбибуллиннарга ике бүлмәле фатир бирелгән иде. Ә быелгы 9 Май бәйрәме алдыннан сугыш ветераннарын район башлыгы Юрий Рябов кабул итте. Ветераннар район җитәкчесе белән даими күрешеп торалар. Бу юлы да Юрий Федорович аларга район яңалыкларын сөйләде, хәл-әхвәлләрен сорашты. Чәй­ләп алгач, бүләкләр биреп, өйләренә кадәр озатып куйды.

95 яшендә дә терекөмеш кебек актив Абдулла абыйны зур юбилее белән котлап, чирләр алдында башын имәскә, авырлыкларның барысын да җиңеп, 100 яшьлек юбилеен да шулай ук матур итеп каршыларга телибез.

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1091

Один комментарий