Җырчы Ришат Төхвәтуллин азнакайлылар белән бергә кросста йөгергән

0218Азнакайның «Юбилейный» стадионында «Милләтләр кроссы-2018″ бөтенроссия акциясе узды, дип хәбәр итә район басмасы. 
 
Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирде.

 
Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.
 
Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.
 

«Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм»,  диде ул. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 764

Комментирование запрещено