Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Күзәтүләрем белән уртаклашам»

image14-261x300Җәйнең соңгы көннәре

Август. Көз җитәргә санаулы көннәр генә калды. Табигать алышына. Хәзер бакчаларда чикерткә, күлләрдә бака тавышлары гына ишетелә. Тәрәз каршындагы баланнар да кызара башладылар. Алмагачта эленеп торган алмалар күзгә күренеп зураялар. Урамдагы үләннәр яшеллекләрен сары, кызгылт-сары төсләргә алмаштыралар.

Юк, юк әле көз түгел, бу бит әле җәйнең соңгы көннәре. Соңгылары булса да, җәй бит әле, җәй… 

Нәкъ мондый көннәрдә вакытны туктатасы, беразга булса да җәйне озынайтасы килә. 

Җәйнең әле җайлап кына
Көзләргә күчкән мәле.
Уфтансак та җәй китә дип,
Көз сөендерер әле…

Таң ата

Әкрен генә яктырып килә. Баганалардагы утлар да сүнә башладылар. Таң ата, табигать төнге йокысыннан уяна. Бер-бер артлы әтәчләр кычкыра башладылар. Менә офыктан кояш нурлары да күренә. Алар елтыр-елтыр итеп агачларның башларыннан сыйпап алдылар. Кояш югары күтәрелә башлады. Кайдадыр чыпчыклар чыркылдашалар. Коймага саескан да килеп кунды, парлашып күбәләкләр очтылар. Барсы да таң атуга куанышалар…

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм! 

 


 

Беренче сентябрь

Мәктәпләр кыңгырауларын кагалар, ишекләрен ачалар һәм бала-чагаларны белем алырга дәшәләр. Көне дә бик матур, кояш балкый, табигать тә куана сыман. Бүген бит — Беренче сентябрь, Белем бәйрәме, димәк яңа уку елы башлана… 

Чәчләренә ап-ак бантлар кадаган кызлар кулларына  аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә ашыга. Балачакны искә төшереп, колакларда кыңгырау тавышы яңгырый.

Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген балалар моңаймыйлар:

Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек, — диләр.

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.


КОНТЕКСТ:

Беренче адымнар

 

 

Просмотров: 1027

Комментирование запрещено