Денислеләр иң матур, иң көчле, иң акыллы!

_p9PhRwY4okБорынгы Грециядә төкә таш коя башына шундый сүзләр язылган: «Көчле буласың килсә — йөгер, акыллы буласың килсә — йөгер, матур буласың килсә — йөгер». Бу сүзләрнең актуальлеге, кирәклеге еллар-гасырлар үткән саен көчәя генә бара.

Дөрестән дә, йөгергән саен тән көчебез генә түгел, җан көчебез дә арта бара, без тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәнәбез. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин да: «Спорт мине җиңәргә өйрәтте», — ди бит.

Акыллы булуга килсәк, йөгергәндә йөрәк тибеше ешая, кан әйләнеше көчәя. Ә кан баш миенә дә кислород алып бара, кислород җитешлегеннән исә акылыбыз турыдан-туры бик нык бәйләнештә.

Матурлык — дөньяны саклап калырлык көч ул. Йөгерү белән шөгелләнүче кешеләрнең гәүдәләре матуррак булуын  исбатларга кирәкми дә.

15 августта бөтен илдә йөгерү көне бәйрәме булды, моны башкача атап та булмый. Үзең кебек спорт сөюче дусларың белән очрашу, үзеңнең сау-сәләмәт булуыңны тою, ялкаулыгыңны җиңә алу шатлыгы — ул иң зур бәйрәм!

Бу көнне Шенталы авылында да район күләмендә йөгерү буенча ярышлар оештырылды, ә иң акыллылар шахмат буенча турнирда катнаштылар.

Денис авылы мәктәбе командасы йөгерү буенча өченче урынны яулады. Ә шахмат турнирына килгәндә, Нуртдинов Алмаз белән Сарымова Алсу җиңүчеләр исеменә лаек булдылар. Шулай ук шәхес ярышларында Нуртдинов Алмаз — беренче, Сарымова Алсу  һәм Фаләхов Айдар өченче урыннарны алдылар.

Шулай итеп денислеләр йөгерүнең иң матур, иң көчле һәм иң акыллы булырга ярдәм итүен тагын бер кат исбатладылар.

3VJklr5Okjc

Нуртдинов Алмаз белән Сарымова Алсу.

_p9PhRwY4ok

Иң матур, иң көчле, иң акыллы укучылар.

IMG_0209

Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.

Шенталы районы.

Просмотров: 1245

Один комментарий

  1. Бу ярышларда 50-59 яшьлекләр арасында Денис авылы ир-атлары Рөстәм Галяутдинов финишка беренче килде. Мине 60 яшьтән өлкәнерәкләр куып җибәргәч яшерәкләр белән узышып, 3 урынны яуладым.
    18 сентябрь көнне Денис авылы беренчелегенә мәктәп спортзалында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Беренчелекне быел да Залаков Габделхак беркемгә дә бирмәде. Икенче урында Кәримов Рафик, ә өченче урында Нуртдинов Алмаз.
    Денислеләр иң көчле, иң акыллы, иң матур гына түгел, әлә иң җитез дә.