В мечетях Татарстана с 1 октября стартуют бесплатные курсы татарского языка / Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана

3014В мечетях Татарстана с 1 октября стартуют бесплатные курсы татарского языка «Без — татарлар» («Мы — татары»). Курсы по инициативе муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина были организованы Духовным управлением мусульман РТ, сообщает пресс-служба управления.

В этот раз занятия охватят 20 мечетей, а не 10. Так, курсы «Без — татарлар» одновременно будут организованы в 5 мечетях Казани: «Тынычлык», «Ризван», «Гаиля», «Ярдэм», «Энилэр».

Кроме того, курсы пройдут в 15 республиканских мухтасибатах: Набережночелнинском, Нижнекамском, Альметьевском, Бугульминском, Лениногорском, Агрызском, Елабужском, Зеленодольском, Ютазинском, Чистопольском, Спасском, Нурлатском, Менделеевском, Верхнеуслонском, Алексеевском.

Срок обучения увеличится до 6 месяцев, уроки будут проходить два раза в неделю. Организаторы намерены установить наиболее удобное для слушателей время посещения. Также для всех желающих предусмотрят возможность ознакомиться с культурой ислама.

К обучению привлечены преподаватели из числа дипломированных специалистов — филологов татарского языка. 

Отмечается, что на курсы «Без — татарлар», которые прошли с февраля по апрель, записались около 500 человек. В этот раз ожидается, что обучение пройдут около тысячи слушателей.

tatar-inform.ru

* * *

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • «Без – татарлар» татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла. Курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган булса, бу юлы аларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.

Аерым алганда, курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Нурлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.

Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында «Хозур» нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла. Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: февраль – апрель айларында уздырылган «Без – татарлар» татар теле курсларына язылучыларның саны 500 гә якын булды. Бу юлы мәчетләр саны артуга бәйле рәвештә, курсларга татар телен өйрәнергә теләүче 1000 ләп кеше йөрер, дип планлаштырыла.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

Татар теле курслары уздырыла торган мәчетләр турында тулырак мәгълүматны нәзарәт сайтында http://dumrt.ru адресы буенча белергә була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1141

Один комментарий

  1. Сколько татар в процентном соотношении ходят в мечети сейчас? Нельзя довольствоваться только тем, что нам не запрещают родной язык в мечетях и успокаиваться, а надо добиваться обучению в детских садах и учебных заведениях!