Камал театры Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова пьесасын куячак

011Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы буенча спектакль куярга җыена. Бу хакта Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта әйтте.

“Гүзәлнең әсәренә алынуыбызда аның Кариев театры директоры итеп билгеләнүенең катнашы юк. Безнең планнар алдарак билгеләнгән иде. Без яшь драматургларны үстерергә телибез”, — диде Нияз Игъламов.

Кече залда өч яшь авторның әсәре куелачак. Аларны Олег Кинҗәгулов, Рамил Гәрәев һәм Фәрит Бикчәнтәев куячак.

Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыкты. Жюри тарафыннан сайлап алынган җиде пьеса буенча Камал театрының Кече залында аларны уку оештырылган иде. 

Әсәрнең үзәгендә хатын-кыз проблемалары ята. Автор депрессиядә яшәгән, психология белән шөгыльләнә башлаган ханымны төп герой итеп ала. Әсәрнең азагында ханым баласын үтерә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 965

Комментирование запрещено