Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар (ВИДЕО)

0150Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар. “МИН ЮМОРИСТ” проекты 2нче сезонга яңа катнашучылар эзли. Шушы проект нигезендә Казанда юмор мәктәбен ачарга планлаштырабыз”, – дип хәбәр итте проектны оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин “Татар-информ”га.

“Үткән сезонда кастингка 26дан артык кеше килде, 12 кешене сайлап алдык. Төп җиңүче — Түбән Кама егете. Без аңа 30 мең сумлык сертификат бүләк иттек. 2нче сезонда катнашу өчен хәзергә 12 заявка килде, тагын да көтәбез”, — диде Рөстәм Хәбибуллин.

2нче сезонда катнашу өчен, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән заявка җибәрүчеләр бар.

“МИН ЮМОРИСТ” проекты — “StandUp” һәм “ComedyБаттл”ның бер симбиозы. Тамаша турнир форматында үтәчәк. Юморчы монолог сөйли. Импровизация кулланып эшләргә кирәк булачак. Яхшы чыгыш ясаучыларны 4 кешедән торган жюри сайлап алачак. Жюри рәисе — Гамил Әсхәдулла, жюри әгъзалары — Булат Бәйрәмов, Зөлфия Вәлиева. 4нче жюри әгъзасы һәрвакыт алышынып тора”, — дип аңлатты ул. Җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак, киләчәктә чыгышларын оештыруда ярдәм итү дә күз алдында тотыла.

“Бүгенге көндә без иң гади темалар белән генә эшлибез. Сәясәт темасына кагылмыйбыз, чөнки без әле сәясәт темасына шаярырдай дәрәҗәгә үсмәгәнбез. Кеше матур итеп, итагатьле итеп ул темага шаяра белми. Мондый очракта кеше нинди дә булса шәхескә бәйләнә башлый, я билдән түбән юморга кереп китә. Әгәр катнашучылар арасында яхшы, килешле итеп шаяра белүчеләр булса, бәлки ул темага кагылырбыз. Булса, хәтта Рөстәм Нургалиевич елмаерлык булсын”, — ди ул.

Рөстәм Хәбибуллин мәдәният министрлыгы белән берлектә бу проектны татар юмор мәктәбе итәргә теләвен әйтте. “Юморчылар, йолдызлар катнашында мастер-класслар үткәрәчәкбез. Ул “Фабрика звезд” форматында үтәчәк. Бәлки язын бу эшне тормышка ашырып булыр”, — диде ул. Аның сүзләренчә, проектны мәдәният министры Ирада Әюпова, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хуплаган.

“Бездә керәшеннәр дә,чувашлар да, хәтта руслар да чыгыш ясады. Татар әдәби телендә сөйләшә белмәсәләр дә, аңлашыла торган итеп шаяралар. Ә телне, юмор хисен камилләштерү — безнең эш. Кешенең сәләте булса – килсен. Барысына да өйрәтербез. Катнашучының тәҗрибәле юмористлар белән чыгыш ясарга, үсәргә мөмкинлекләре булачак”, — ди ул.

Катнашыр өчен Min-umorist@mail.ru эл. почтасына заявка җибәрергә кирәк була. “Иң мөһимме 18+. “Билдән түбән” юмор булырга тиеш түгел. Кастинг якынча 30 сентябрьдә була, заявкаларны 28 сентябрьгә кадәр кабул итәбез”, — дип сөйләде “МИН ЮМОРИСТ” проектын оештыручысының берсе Рөстәм Хәбибуллин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено