Казан егете Айдар Шәрипов Алма–Ата кинофестивалендә операторлык сәнгате буенча приз яулады һәм ул катнашачак «Куандык» фильмы проекты Алма-Ата фестивале питчингында җиңде

0108Казан егете Айдар Шәрипов куючы операторы булган “Ласковое безразличие мира” казах фильмы I Алма-Ата Халыкара кинофестивалендә Операторлык сәнгате һәм куючы рәссам эше өчен жюриның махсус призын алды. Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивале нәтиҗәләре кичә билгеле булды.

Казахстан матбугатында чыккан мәгълүматта фильмның режиссеры Адилхан Ержанов, операторы Айдар Шәрипов булуы ассызыклана.

“Ласковое безразличие мира” казах фильмының премьерасы Канн кинофестивалендә булган иде. Биредә ул төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмны Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында катнашырга чакырдылар.

“Ласковое безразличие мира” фильмын Казан кинофестивалендә Айдар Шәрипов тәкъдим иткән иде. Казан кинофестивалендә фильм «Иң яхшы актер» номинациясендә җиңү яулады һәм гран-при алды.

Хәзерге вакытта Айдар Шәрипов Казахстанда яңа проектта эшли. Аның белән беренче интервью“Татар-информ”да чыкты. Шәрипов куючы оператор булган Казахстан фильмын Казан кинофестивале дирекциясенә “Татар-информ” тәкъдим итте.

  • Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивале 15–19 сентябрь көннәрендә шәһәр акиматы инициативасы белән үткәрелде. Кинофестивальнең жюри әгъзалары арасында француз продюсеры Пьер Спенглер, режиссер, продюсер, немец актрисасы Настасья Кински һәм француз продюсеры Марк Рускар бар. Жюрины өлкән совет һәм Россия кинорежиссеры Сергей Бодров җитәкләде.
  • Төрле илләрдән тәкъдим ителгән 10 фильм «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә көч сынашты. Кинофестиваль кысаларында питчинг та үткәрелде.

tatar-inform.tatar

* * *

Куючы операторы Казан егете Айдар Шәрипов булачак яңа фильм проекты Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивале кысаларында үткәрелгән питчингта җиңеп чыкты.

  • Фильмның эшче исеме “Куандык”. Аның авторлары — Серик Абишев белән Адилхан Ержанов.

Җиңүче сертификатын Алма-Ата кинофестивале ябылу тантанасында аның продюсеры Серик Абишев кабул итеп алды.

Питчинг шартларында күрсәтелгәнчә, Astana Film Found фильмга аның бөтен этапларында тулысынча финанс ярдәме күрсәтәчәк. Бер елдан фильм әзер булып, Almaty Film Festival II Алма-Ата Халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителәчәк.

“Куандык” проектын “Ласковое безразличие мира” фильмын төшергән команда эшләячәк. Фильмның куючы операторы Айдар Шәрипов буласы билгеле. Бу мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә Айдар Шәрипов үзе раслады. Хәзерге вакытта ул Казахстанда яңа проектта эшли.

“Ласковое безразличие мира” фильмын премьерасы Канн кинофестивалендә булган иде. Биредә ул төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмны Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында катнашырга чакырдылар.

“Ласковое безразличие мира” фильмын Казан кинофестивалендә Айдар Шәрипов тәкъдим итте. Фильм «Иң яхшы актер» номинациясендә җиңү яулады һәм гран-при алды.

Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивалендә Айдар Шәрипов бу фильмы белән Операторлык сәнгате буенча жюри призынаия булды.

  • Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивале 15 – 19 сентябрь көннәрендә шәһәр акиматы инициативасы белән үткәрелде. Кинофестиваль жюри әгъзалары арасында француз продюсеры Пьер Спенглер, режиссер, продюсер, немец актрисасы Настасья Кински һәм француз продюсеры Марк Рускар бар. Жюрины өлкән совет һәм Россия кинорежиссеры Сергей Бодров җитәкләде.
  • Төрле илләрдән тәкъдим ителгән 10 фильм «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә көч сынашты. Кинофестивлаь кысаларында питчинг та үткәрелде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1098

Комментирование запрещено