«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Вәлиулла Якуповны искә алдылар

061Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә VII Якупов укулары үтте. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә. 

Быелгы укуларда катнашучылар да аның күпкырлы эшчәнлеген барлады, мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юллары хакында фикерләште.

Чарада Татарстан дини уку йортларының алдынгы шәкертләренә республикабыз мөфтиенең махсус стипендиясен тапшыру һәм Вәлиулла хәзрәт үзе нигез салган “Таян Аллага!” әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Конференция эшендә Валиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, дуслары, остазлары, шәкертләре, фикердәшләре катнашты. Араларында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире урынбасарлары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Наил хәзрәт Яруллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасы Президенты эчке сәясәт департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе белгече Айнур Солтанов бар иде.

Конференция Коръән укып, Вәлиулла хәзрәт Якуповның рухына дога кылудан башланды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин укуларны ачып җибәрде һәм аны алып барды. “Вәлиулла хәзрәт кебек атаклы, зыялы, милләтпәрвәр шәхесләребезне киләчәк буыннар танысын, белсен, хөрмәтләсен өчен, шәкертләребезнең аңына сеңдерергә кирәк. Шул максаттан, бүген мәдрәсәбез укучылары һәм республикабызның алдынгы шәкертләре катнашында үз эшчәнлеген Вәлиулла хәзрәт тырышлыгы белән башлап җибәргән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә җыелдык. Аллаһы Тәгалә эшләребезне күркәм кылсын, динебез юлында армый-талмый хезмәт итәргә язсын”, – дип теләкләрен җиткерде.

ТР Президенты Аппараты вәкиле Айнур Солтанов киләчәктә Вәлиулла хәзрәтнең тулы хезмәтләре җыелмасыннан торган китап чыгару тәкъдимен җиткерде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 987

Комментирование запрещено