Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы Камышлы төбәгендә дә тирән эз калдыра

P01231773 елның 17 сентябрендә Пугачёв манифесты Бөек Крестьян сугышы игълан итә. Богырыслан өязендә һәм анда кергән Камышлы төбәгендә дә бу сугыш тирән эз калдыра.

Пугачёв явындагы гаскәр башлыкларының берсе – Г. Давыдов. Аның әтисе Даут – Балыклы авылына нигез салучы. Анда Даут чишмәсе, Даут күпере кебек атамалар әле дә сакланган.

Г. Давыдов Бөгелмә һам Богырыслан өязләрендәге ясаклы крестьяннар тарафыннан Петербугтагы Уложенная (җәелгән) комиссияга депутат итеп сайланган була. Давыдов үзенең авылдашы, Балыклы авылы кешесе Йосыф Ангалышев һәм Нәдер Уразмәтовның энесе Аит Уразмәтов  белән тирә-яктагы күп кенә авыллардан һәм Богырыслан бистәсе тирәсеннән гаскәр туплап, Пугачёв явына кушылалар.

Йосыф Ангалышев үзенең гаскәре белән Бөгелмә, Сиделькино, Давлезеркино, Биләр Күл тирәләреннән әйләнеп, Пугачёвның указларын халыкка җиткерә. Кешеләрнең моң-зарларын тыңлап, аларны җәберләүче түрәләргә җаза бирә һәм үзенең төп станына – Кләүлегә кайта. Йосыф Ангалышев Аит Уразмәтов белән бергә хәрәкәт итә һәм алар генерал Фрейманның гаскәрләрен камап алып, чолганышта тоталар.

Кызганыч ки, Пугачёв гаскәрләре аерым-аерым, бер үзәккә генә буйсынмыйча, төгәл плансыз хәрәкәт итәләр. Алар төп көчләрне берләштереп, хәлиткеч юнәлештә патша гаскәрләренә ныгытып һөҗүм итә белмиләр. Чөнки тәҗрибәле гаскәр башлыкларының аз булуы да моңа сәбәпче була.  Нәтиҗәдә, Рәсәй империясен нигезен тетрәткән бу крестьян сугышы рәхимсез бастырыла.

Аит Уразмәтов, каты җазаланганнан соң, 1774 елның 7 февралендә төрмәдә үлә. Йосыф Ангалышевны махсус комиссия генерал Мюллер карамагына җибәрә. Ул аны 1774 елның 13 февралендә Биләрдә дарга астыра. Гаврила Давыдовны Казанга озаталар. Депутат булганга каты җазага тартмыйлар. Екатерина Икенче аны гомерлек каторгага озатыга боера. Юлда барганда аны үтерәләр.

Шулай да, патша тәхетен тетрәткән бу сугыш файдасызга кан кою булмый. Көчләп чукындыру туктатыла. Татар-башкорт морзаларына да урыс дворяннарына тиешле булган өстенлекләр бирелә башлый. Илдә урыс булмаган  халыкларны җәберләүгә бертөрле чик куела. Уфада Мөселман дини идарәсе оеша. Петербургта беренче тапкыр 3600 данә Изге Корьән китабы бастырыла. Мөселманнарга бертөрле дин иреге бирелә.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 1181

Комментирование запрещено