Өлкәбездә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Шуларның иң зурысы, гадәттәгечә, Самараның Куйбышев мәйданында җәелдерелгән. 300ләп сәүдә урыннарында өлкә районнарыннан, Татарстаннан, Мари-Элдан, Саратов, Пенза, Оренбург кебек күрше-тирә регионнардан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр тауарларын җәеп салганнар.
Ярминкәне ачу чарасында Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина һәм Самара өлкә хөкүмәтенең сәнәгать, эшмәкәрлек, туризм, куллану базары һәм хезмәт күрсәтү департаменты җитәкчесе Александр Андриянов та катнаштылар. Махсус куелган зур-зур чатырларны, пенсионерлар өчен оештырылган бушлай сату урыннарын карап чыкканнан соң, түрәләр ярминкәгә югары бәя бирделәр. Шулай булмый мөмкин дә түгел! Өлкәнең төп ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләр, фермер һәм шәхси хуҗалыклар киң ассортиментта ашамлыклар тәкъдим итәләр.
Нефтегорски районының Дмитриевка авылында яшәүче Канат Хөсәенов хәләл ит сатып тора:
- Быел ярминкә бик шәп итеп оештырылган. Сәүдә урыннары җайлы, барысы да бер стильдә бизәлгән. Оештыручылар сатучының һәм җитештерүченең исемнәрен, продукция сыйфаты турында белешмәләр язып элүне дә таләп итәләр. Чыннан да, сатып алучылар өчен дә, сатучы өчен дә бу бик тә уңайлы. Һәрберсенә аңлатып торырга кирәкми, язганны үзләре дә яхшы күрәләр. Мондый ярминкәләр крестьян хуҗалыгында үстерелгән җиләк-җимешне, яшелчәләрне, суелган мал-туарны, савып алынган сөт продукциясен һәм балны тиз арада сатып алучыларга җиткерергә ярдәм итә, — дип сөйләде ул.
Отрадный шәһәрендә яшәүче Әнисә Икрәмова да шәхси хуҗалыгында үстерелгән яшелчәләрне сатарга алып килгән. Аның помидорларының төрлелеге, зурлыгы хәйран калдыра.
- Утыз алты сутый җирдә “Самсон”, “Айсан”, “Голден”, “Розовый рай” кебек гибридлар һәм безнең һава шартларына чыдам сортлы помидор үстерәбез. Яшелчәче киләсе ел уңышын көзен үк кайгырта башлый. Ноябрьдә орлык чәчсәң, майда үсентеләрне теплицаларга (алар бездә сигезәү) чыгарып утыртырга мөмкин була. Мәшәкате күп, әлбәттә. Хуҗалыгыбызда ике гаилә эшли. Барыбызга да эш җитә, — дип авыл кешесенең авыр икмәге турында сөйләде әңгәмәдәшем. — Ел әйләнәсендә тир түгеп үстергән яшелчәләрне арзан бәягә сатасы килми шул. Мондый зур ярминкәләрдә бәяләр әллә ни югары булмаса да, сатучыга да файдасы кала.
…Халык ит, балык, бал, йомырка кебек товарлар тирәсендә дә күп иде. “Самаралылар туң май яраталар икән, дөрләп алып бетерделәр”, — дип канәгать елмая Татарстанның Аксубай районыннан килгән Гөлсинә Гыйльметдинова.
Сатучылар гына түгел, сатып алучылар да шат:
- Пенсионерлар өчен мондый ярминкәләр бик кирәк. Бәяләр дә кыйммәт түгел. Дөрес, Куйбышев мәйданыннан Овраг Подпольщиков тукталышына кадәр сөйрәп кайтуы кыен шул. Минем шулай газаплануымны күргән күрше хатыны: “Пятерочка” кибетендә дә яшелчә арзан бит. Йөрмә шунда кадәр”, — дип мине үгетләгән иде. Ә мин андагы черек бәрәңгене яратмыйм шул. Кайдан китерелгәнен дә белмисең. Ә ярминкәгә ул түтәлдән турыга килә, дип әйтсәң дә була. Экологик ягыннан да шик юк. Үстергән кеше үзе дә шуны ук ашый бит.
Ә бүген бал алырга килдем. Берничә ел инде “Петропасека” җитештергән балны ашыйм, — дип уртаклашты Халидә апа Фролова-Ганиева.
Көзге ярминкәләр 25 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Кыш буе экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе ашарга телисез икән, һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр Куйбышев мәйданына яисә шәһәрнең башка ярминкәләренә барып, җаныгыз теләгәнне сатып ала аласыз. Ашыгыз тәмле булсын!
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1033